Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялгыз пенсионерларга нинди ташламалар тиеш булуын аңлаттылар

Белгеч ялгыз пенсионерларның салым ташламаларына хокуклары барлыгы турында әйтте.

Россиядә ялгыз пенсионерларга акчалата ярдәм итү чаралары лаеклы ялдагы башка кешеләрнеке кебек үк диярлек, бары тик төбәкләр буенча искәрмәләр генә бар. Ә менә социаль яклау планында аерма бар, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына милли финанс грамоталылыгы үзәгенең «Финанс сәламәтлеге» сервисы эксперты, фәннәр докторы Елена Бобкова. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Күпчелек финанс чаралары барлык пенсионерларга да кагыла. Бу милеккә, җир салымына салым ташламасы һәм пенсиядән һәм пособиеләрдән НДФЛ түләү ташламасы. Шулай ук кайбер төбәкләрдә махсус җиһазландырылган транспортка кагылышлы автомобиль салымына ташлама да бар.

Ялгыз пенсионерларга ярдәм итүнең төбәк чаралары социаль хезмәт күрсәтүгә басым ясый. Күпләр өчен мөстәкыйль рәвештә азык-төлек сатып алу, фатирны карап тоту, хәтта поликлиникага чыгу проблема булып тора. Боларның барысын да социаль хезмәткәр хәл итә, ярдәм сорап җирле социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төбәкләрдә ялгыз пенсионерлар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр, телефон чыгымнарын компенсацияләү, әйберләтә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Шартларны социаль тәэминатның Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (үз төбәгеңне исәпкә алып), социаль яклау бүлекләрендә яки пенсия фондында ачыкларга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев