Искә алу кичәсе
Сишәмбе, 5 март гаять аяз, салкын булып туды. Кышның Ходай биргән матур көне ак төсләргә күмелгән, офыкларда җете зәңгәрлек уйный. Ләкин ак каланың көнчыгышыннан күтәрелгән кояшның яктысы никтер тонык, ул үзе дә салмак хәрәкәтләнә кебек иде.
КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасында, нинди дә булса чара алдыннан була торган ыгы-зыгы хөкем сөрә. Ләкин халык ничектер басынкы, ашыгалар, ләкин кабалану, ыгы-зыгысы юк, барысы да җитди. Хәтта коридорда да, иң чытлык студент кызлар да бүген көлмиләр. Институт шәһәрнең танылган сәхнә остасы, кафедра укытучысы, күп фәнни хезмәтләр калдырган, һәрвакыт җор телле, шагыйрь 57 яшендә вакытсыз арабыздан киткән Нигъмәтуллов Мөнир Миңнулла улының үлеменә бер ел тулу уңаеннан үткәреләчәк искә алу кичәсенә әзерләнә.
Кичә институтның актлар залында, сәгать кичке биштә, кафедра доценты Айгөл Мөхәммәтҗанова сценариесе буенча төзелгән видеоролик белән башланды. Экранда - Мөнир Миңнулла улының тормыш мизгелләрен хәтердә яңарткан фотолар, экранда аның тавышы. Башка чараларга куып та китереп булмый торган студентлар, бүген залны тутырып утыралар. Зал елый, зал остазны, шагыйрьне, яхшы дусны искә төшереп сагышлана. Күз яше белән күңелдәге керләр чыга, кеше эченнән тәүбә итә, гомеренең кыскалыгы, аны лаеклы итеп яшәргә кирәклеге турында уйлана, боларның барысына да сәхнә түренә эленгән фотодагы елмаеп, түбәтәй кигән Мөнир Нигъмәтуллов карап тора.
Сәхнәгә берәм-берәм мәрхүмнең хезмәттәшләре күтәрелеп истәлекләр белән уртаклашалар. Директорның иҗтимагый үсеш буенча урынбасары Ленар Әхмәтов сөйли, авырлык белән тамагына утырган төенне йота-йота сөйли:
- "Була шундый кешеләр, алар кырында сиңа рәхәт, күңелле һәм тыныч була. Мөнир нәкъ әнә шундыйлардан иде. Ул эшен һәрвакыт белеп, ышаныч белән башкарды, вазифаларына җаваплы карады һәм һәрвакыт көләч булды. Мөнир беркайчан да үз эченә бикләнмәде, аның кайгысы да, шатлыгы да тирә-юньдәгеләр белән уртак булды. Әле генә карыйсың - кашлары җыерылган, ул да булмый кемнеңдер мәзәк сүзеннән көлеп тә җибәрер иде. Күңелендә моң, йөрәгендә халык гаме яшәде.
Мөнир турында озак сөйләп булыр иде. Аның арабызда юклыгына әле бүген дә ышанып булмый, ишек ачылып китәр дә, шаулап-гөрләп, яки авыз эченнән генә ниндидер көй көйләп сөекле коллегабыз, иптәшебез, яраткан дустыбыз Мөнир килеп керер кебек. Ул безнең күңелләрдә мәңге шундый боекмас, эшлекле, күркәм йөзле булып сакланыр!"
Алып баручы, педагогика кафедрасы доценты, Сәләхи Таҗиев чыдамады, сәхнә артына чыгып китте.
Мөнир Миңнулла улының сәхнәдәш дуслары Владимир Мироваев, аның кызы, Тәлгать Зарипов сәхнәдән Мөнир Нигъмәт сүзләренә язылган җырларны яңгыраттылар. Ә инде сәхнәгә мәрхүмнең олы кызы Диана чыгып җырлый башлагач зал тынсыз калды. Булса да була икән матурлык, булса да була икән тавыш! Мөнир бит бу! Юк, тормыш бетми, тереклек мәңгелек, яшәү матур шулай да. Балалар калганда, кешеләр күңелендә синең турында күркәм хатирәләр калганда, сине шулай искә алганда - тормыш матур.
Кичәне Мөнир Миңнулла улының хатыны Рәмзия ханым сүзләре йомгаклады. Ул кызлары Диана, Диләрә, улы Сәйдәш исеменнән җыелганнарга рәхмәт әйтте, ире белән бергә үткән тормышларын искә алды. Еламаска тырыша, аның белән бергә студентлар да тырыша, ләкин тулган күңелләр әледән-әле чайкалып китә.
Кирәк, күңелләр сафлансын өчен кирәк икән мондый кичәләр. Хак әйтәләр: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел".
Гомәр Даутов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев