Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Кама» уку театры бинасында Алабуганың истәлекле урыннарын күрергә була

Бу матурлыкны булдыру идеясе турында безгә Юлия Казакова сөйләде.

Тумышы белән алабугалы Юлия Казакова һәм Алина Ибраһимова уку театры "Кама«ның тышкы бизәлешен үзгәртү фикере белән чыктылар һәм эскизын эшләделәр. 

Тулысынча төзекләндерү вакытында ук, бинаның тышкы ягында Алабуганың истәлекле урыннары: Спас соборы, кавалерист кыз Надежда Дурова һәйкәле, Иван Шишкинның «Өч аю» һәм «Арыш» картиналарыннан коллаж, рәссамның портреты һәм Алабуга шәһәрлеге күренешләре барлыкка килде. Авторлары: апалы-сеңелле Юлия Казакова һәм Алина Ибраһимова. Бу матурлыкны ничек эшләүләре турында Юлия Казакова сөйләде.

— Бик катлаулы булганга, бинаның рәвешен үзгәртеп булмаслыгын аңлагач, без диварларга игътибар итәргә булдык. Болай бина шәһәрнең бер өлеше булып калыр һәм үзенең космик формасы белән аерылып тормас. Кыен бурыч булды бу. Эскизны эшләдек, шул исәптән бик матур керү юлы белән, берникадәр театраль төсмердә. Анда афишалар урнаштырыла торган яктыртыла торган панель булачак. Ә мураллар (мурал — бина яки корылманың диварына ясалган олы рәсем — автор иск.) ярдәмендә шәһәрнең тарихилыгына басым ясыйсыбыз килде. сооружения.) Алабугалылар һәм шәһәр кешеләре өчен генә түгел, беренче чиратта, 2нче мәктәптә укучы балалар өчен, алар көн дә шушы бина янныннан үтеп йөри. Рәсемнәр эчтәлегенең авторы — минем туганым, ул — рәссам һәм дизайнер. Эскизларны үзе ясады, стеналарга рәсем ясаучы рәссам белән эшләде, алар озаклап төс сайладылар. Мин техник эшне оештыручы булдым, — ди Юлия Казакова.

Әйтергә кирәк, иҗади фикерне турыдан-туры тормышка ашыручы — Чаллы рәссамы Марат Билалов, ул йорт фасадларындагы граффитилары белән танылган кеше. 

— Эш барышында сулы катнашмалы һәм аэрозоль буяулар кулланылды. Проектны үтәүгә биш көн китте. Гаҗәпләнүемә каршы, башта кыенлыклар туар дип уйласам да, бары да яхшы узды. Алабугада пленэрчылар күп икән — һәр рәссам картинасын үзенчә күрә. Ни өчендер, иҗтимагый челтәрләрдә тискәре комментарийлар булыр дип көткән идем. Юк, эшемә бәя бирделәр. Граффити белән 20 ел шөгыльләнәм, коммерцияле язу белән — 2014 елдан. Мәскәүдә, Смоленск өлкәсендә, Яр Чаллыда объектлар булды, — дип сөйләде Марат. 

Үзгәртеп корылганнан соң, «Кама» уку театры Ленин мәйданында фотозоналы үзәк мәйдан булып, Алабуганың матур урыннарын искә төшереп торачак. Бина стеналарындагы төсләр якты да, күзгә дң бәрелеп тормый. Аерым рәсемнәрдән тулы бер картина барлыкка килгән. Моның бер шәһәр эчтәлеге икшнлеге күренеп тора. Рәссамнар вәгъдә иткәнчә, кичләрен диварлар яктыртылачак һәм тагын да матур булачак. Хәтерегезгә төшерәбез, биредә «Татнефть» ҖАҖ гранты хисабына төзекләндерү эшләре бара һәм бинаның тышы, түбәсе җылытыла. Ремонтка республика бюджетыннан 8,5 миллион сум акча кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев