Казанда бүләк алдылар
"Сосновка", "Танайка-2" һәм "Колосовка" микрорайоннары -4нче территориаль җәмәгать үзидарәсе карамагында. Быел бу оешма "Республиканың иң яхшы ТОСы" конкурсы призеры булды.
Беренче урынга лаек булып, 665 мең сум күләмендә грант алуга һәммәсе шат.
- Бу үзидарә 2014 елда барлыкка килгән, 2016 елдан мин аның рәисе булып торам. Эш халык белән танышудан, совет оештырудан башланды - аңа нигездә күпфатирлы йорт советы рәисләре һәм актив гражданнар керә. Берничә ел рәттән "Танайка" микрорайонының "Тридевятое царство" дип йөртелгән урманлы урынында төрле чаралар уздырабыз. Үзидарә үзе, аерым бина ачар мөмкинлегебез булмаганга, "Мәрхәмәтлелек планетасы" бинасында урнашкан. Дөрес, киләчәктә хәл кылырга ниятлибез, - ди Таңсылу Хөснуллина.
- Үзидарә эшләренә жюри ничек бәя бирде?
- Беренче чиратта, төрле юнәлештәге анык эшне тикшерделәр - чаралар, өмәләр оештыруны, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне. Һәрвакыт шәһәр җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итәбез, алар безне хуплый һәм һәр нәрсәдә булыша. Без күтәргән сораулар башлыча уңай чишелә, вакытында башкарып булмаганда, сәбәбен аңлатып бирәләр. Болгар урамын яктырту буенча кыенлык килеп чыккан иде, тиз эшләп куйдылар. Кышын юлларны кардан чистартырга кирәк булганда, һәрчак ярдәм булды. Кураторыбыз райбашкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ренат Сәмигулла улы Хәйруллин булуы бик яхшы. Безне рухландырып торуына, аңа рәхмәтлебез. Һәр ТОС рәисе өчен бу бик мөһим.
- Отылган акчалар нинди максатларда файдаланачак?
- Акча чаралар үткәрү, офис җиһазлары, оргтехника алу кебек социаль әһәмиятле мәсьәләләрне чишүгә тотылачак. Территорияне төзекләндерү - юнәлешләрнең берсе. Акча әрәм ителмәсенгә, һәрьяклап уйларга кирәк. Мәсәлән, Болгар урамында проблемалы ишегалды бар, 4нче йорт янында даими рәвештә казыйлар, һәм алга таба, бәлки шул мәсьәлә чишелер. Әйтергә кирәк, Казанда бөтен республиканың иң яхшы 120 җәмәгать үзидарәсен бүләкләделәр, алар 160 мең сумнан 665 мең сумга кадәр грант алды. Алар арасында - безнең 4нче һәм Котловка авылыныкылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев