Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Күңелле бакчабыз”га рәхим итегез!

Яз кояшы тәрәзәгә елмаебрак караса, җир белән бәйләнеше нык булган халкыбыз бакча ягын кайгырта башлый.

Помидор, кәбестә үсентеләре үстерә, матур-матур чәчәк орлыкларын хәстәрли. Без, Алабуга шәһәренең 34нче номерлы "Салават күпере" 8нче төркем балалар бакчасы тәрбиячеләре, күңелле, кызыклы бу эшкә кечкенә балаларны да җәлеп итәргә кирәк, дип уйлыйбыз. Җир эше электән күмәк эш, бөтен гаилә катнашында башкарылган. Безнең "Күңелле бакча" композициясе дә ата-аналар, тәрбиячеләр һәм, әлбәттә, зурлар төркеменә йөрүче балалар тарафыннан башкарылды. Тәрәз төбендәге бакчабызда помидор, кыяр, борыч, чөгендер, баклажан, суган, борчак, кукуруз, петрушкалар тишелеп чыгып, балаларны сокландыра; кашкарый, бархатцы, петуния, циния гөлләре дә уңышлы шытып чыкты. Хәзер балалар, бакчага килү белән, иң беренче чиратта тәрәз төбе бакчабыз янына ашыга. Без бергәләшеп су сибәбез, үсентеләребезнең үсеше артыннан күзәтәбез.

Күңелле бакчабызның кунаклары - кул астындагы материалдан эшләнгән бал кортлары белән күбәләкләр. Ә инде берәрсе бакчабызга яман ният белән кул сузса, сакчыбыз - карачкыбыз да бар. Дөрес, анысы да бик мөлаем, бер дә куркыныч чыкмады.

Озак үтмәс, көннәр тагын да җылынып, матураеп китәр, бакчабыз да тәрәз төбеннән уен мәйданчыгына күчәчәк, көзгә кадәр барыбызга да ямь биреп торачак. Балалар үсеп килүче кыяр, помидорларны күреп, тагын да ныграк сөенер, дип уйлыйбыз. Үз хезмәтеңнең җимешен күрү рәхәт шул!

Людмила ШИГАЕВА, Нурисә ГӘРӘЕВА, тәрбиячеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев