КФУның Алабуга институты Оренбург якларында: яшьләр киләчәгенә юл ачу
Татар филологиясе кафедрасы доценты Гомәр Филгиз улы Даутов белән интервью.
Соңгы елларда Татарстан югары уку йортларына чит төбәкләрдән килүче студентлар саны артуы — республикабызның белем бирү системасы үсешенең ачык күрсәткече. Шул максаттан, КФУ Алабуга институты вәкилләре Оренбург өлкәсендә профориентация эшләре алып бару өчен сәяхәт кылды.
Бу очрашуларда нәрсә сөйләштеләр, Оренбург татарларының Татарстанга мөнәсәбәте ничек — бу сорауларга җавапны татар филологиясе кафедрасы доценты Гомәр Филгиз улы Даутов белән интервьюда эзлибез.
— Гомәр Филгизович, Оренбург якларына барырга нәрсә этәргеч булды?
— Белгәнегезчә, институтыбызда директор алышынды. Әлбәттә, һәр килгән җитәкче үз командасын туплый. Бу хәл кабул итү комиссиясенә дә кагылды. Кабул итү комиссиясенең җитәкчесе итеп минем элеккеге студентым, татар җанлы милли кеше, белеме буенча тарихчы, Булат Мөхетдинов билгеләнде. Үз вакытында уку йортына дәүләт советы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар килгән иде, без студентлар белән очрашу үткәрдек һәм шунда чыгыш ясаганда директор татар теленә үзенең хәерхаһлы икәнен ассызыклап, билгеләп үтте. Бу, әлбәттә, безне, татар җәмәгатьчелеген сөендерми калмады. Эшкә килгәч, яңа директор, Марат Файзуллаевич, сүздә генә түгел, гамәлдә дә татар теленең кулланылышын киңәйтү тарафдары икәнен күрсәтте. Без Булат Ильшат улы белән тәкъдим иткәч, каршы килмәде, үз тарафыннан Оренбургка баруда ярдәм күрсәтте. Шулай итеп без әлеге шәһәргә юл тоттык.
— Оренбург турында берничә сүз әйтеп китә аласызмы?
— Оренбург Казан белән мәдәни үзәк буларак ярышып яшәгән төбәк ул. Шәһәр үзенең атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе, меценат бертуган Хөсәеновлар, бертуган Закир Рәмиев (Дәрдмәнд буларак билгеле) һәм Шакир Рәмиев һәм башка танылган кешеләре белән билгеле.
— Нәкъ менә әлеге шәһәргә баруыгызның максаты нинди иде?
— Оренбург татарлары арасында үзебезгә, татар бүлегенә генә түгел, гомумән, башка юнәлеш, бүлекләргә дә абитуриентларны, татарча әйткәндә —"кодаларга«, терминнар белән әйткәндә — профориентация эше белән бардык.
— Оренбургта татар мәдәнияте ни дәрәҗәдә саклана?
— Оренбург хәзер дә миллилеге, русча итеп әйткәндә «татарскость» белән билгеле ул. Дөрес, элеккеге белән чагыштыра торган түгел, ләкин монда бүгенге көндә тулы заллар җыеп, гөрләтеп, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт татар драма театры эшләп килә. Оренбург университетында татар бүлеге дә эшли иде, дөрес, ул инде ябылды. Бу табигый хәл, чөнки үзебезнең Татарстанда да татар бүлекләре хәзер элеккеге кебек шаулап тора торган түгел. Гомумән, уку йортларында студентлар аз булуы белән бәйле рәвештә хәлләр башка юнәлешләрдә дә мактана торган түгел. Хәзер югары уку йортларына абитуриентлар әзләү үзе бер проблемага әйләнеп бара. Күп кенә укучылар 11 нче сыйныфка бармый, урта уку йортларына китә, шуның белән бәйле ул. Бу Рәсәй күләмендәге күренеш.
— Оренбург сезгә ничек тәэсир итте? Төбәк һәм аның тирә-ягы Татарстаннан ничек аерыла?
— Сәяхәтебезне татар автономиясе рәисе, депутат, бизнесмен, Илдус Ядкәр улы Дәүләтов эшләгән һәм яшәгән Әсәкәй районыннан башларга булдык. Оренбургка кергәч тә, нишләптер, шәһәр мине үзенә тарта кебек. Безнең төбәкләрдә кая гына карасаң да, күз нәрсәгә дә булса барып төртелә, я урманга, я авылга, я калкулыкларга. Оренбургта да бар алар, ләкин монда алар ничектер киң, масштаблы, иркенлек сизелеп тора. Авыллары да бездәге кебек еш урнашмаган. Моңа мин яхшы яки начар хәл дип бәя бирә алмыйм, ләкин табигый яшәеш өчен әлеге төбәк яхшырак дип саныйм.
— Очрашудан соң кызыксынучы укучылар күп булдымы?
— Әсәкәйдә безне Батыр комплексында бик җылы, матур итеп каршы алдылар. Әсәкәй районының урта мәктәбендә дә булдык. Тагын игътибар иттем: монда балалар тере, кызыксынучан. Дөрес, татар телен белү дәрәҗәләре мактана торган түгел, нигездә рус телендә аралашалар. Мин Татарстан экономикасы, Алабуга икътисади зонасы, андагы хезмәт хаклары, КФУның Алабуга институтында укып, инженер, энергетик, чит телләр буенча белем алу мөмкинлеге турында сөйләдем. Күп кенә укучылар агитацион буклетларны карый-карый, сораулар биреп, хәтта, очрашу тәмамланганнан соң да минем яңга килеп кызыксынуларын белдерделәр. Киләсе елга безгә эшне сентябрьдан ук башларга кирәк дигән фикергә килдек. Әлеге фикерне директорыбыз да хуплады.

Сәяхәтебезне авыллар буенча дәвам иттек. Ләкин авыллар зур булса да, андагы балалар саны, кызганычка, әз. Мәсәлән, бер авылда 11 сыйныфлык мәктәптә барлыгы 9 бала укый. Илдус Ядкәровичның туган авылы, Солтангол авылында безне матур итеп милли киемнәргә киенгән 11 сыйныф балалары ипи-тоз күтәреп каршы алдылар. Әлбәттә, чит төбәккә барган кешене мондый җылы каршы алу сөендерми калмый, сүз дә юк. Чигенеш ясап әйтергә кирәк, минем Чувашиянең гөрләп торган гаять зур Шыгырдан авылында да булганым бар, ләкин менә мондагы кебек, безнең белән чын күңелдән кызыксынып, безгә килергә теләк белдерүче булмады. Түбән Новгородта да, Пенза өлкәсендә дә булганым бар, ләкин әйткәннәрнең барысы да, фәнни телдә мишәр этник төркеменә карыйлар һәм алар бөтенләй икенче «камырдан» кебек тоелды миңа. Әйтик, Оренбург татарлары бездән берни белән дә аерылмыйлар. Мамадыш, Актаныш, Мөслим, Сарман районы татарлары кебек үк дөньяга карашлары, менталитетлары, сабыр булулары һәм башкалар белән охшаганнар.

— Сез булган башка җирләрдән Оренбург татарлары нәрсә белән аерыла?
— Мин санап киткән Пенза, Шыгырдан, Түбән Новгород мишәрләре алар кайнап, ашыгып яшиләр. Аларның телләрендә дә аерма бар, матди байлыкны беренче урынга куеп яшәүләре күзгә ташлана. Шулай ук аларның үз авылларыннан ерак китәсе килмәүләре сизелә. Ә менә Оренбург татарлары алар икенче. Аларның фикерләүләрен, сабырлыкларын гел үзебезгә охшатам. Мөгаен, шуңа күрә дә ул төбәк минем күңелгә якындыр. Аннары, кичкә таба, авылларны әйләнеп кайткач, Илдус Ядкәрович туган авылындагы Кинель елгасы буенча урнашкан кунакханә комплексына урнаштырды. Берсүзсез кичке якта булуга да карамастан каршы алдылар, шунда ук безгә җылы ризык әзерләп бирделәр. Моның өчен аерып Илдус Дәүләтовка рәхмәтне җиткәрәсем килә.

— Оренбургта сезне гаҗәпләндергән берәр нәрсә булдымы?
— Юллар безне Оренбургның үзенә илтте. Монда мине гәҗәпләнү көтә булып чыкты. Оренбургта татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнә торган 38 нче санлы мәктәп эшли икән. Зур мәктәп дип әйтә алмыйм, кечкенәрәк, Сибгат Хәким билгеләгәнчә, «мамыклы» гына, матур мәктәп. Шулай ук бик җылы каршы алдылар, 9-11 сыйныфлар белән очрашу оештырдылар. Укытучылар коллективы белән фикерләребез туры килеп, шул хәтле тыгыз аралашып киттек ки, алар безгә октябрь аенда Укытучылар көненә рәсми рәвештә чакыру җибәрәләр дигән килешү белән аерылыштык.
— Профориентация эше бу төбәктә нәтиҗәле булыр дип саныйсызмы?
— Әсәкәйдән аермалы буларак, Оренбургта шулай ук сабыр-салмак, ләкин алар катгый. Алар үзләренә кая укырга барасыларын хәл иткәннәр һәм аларның «өздереп» башка җиргә бармыйм дип әйтүдән бары тик БДИ нәтиҗәләре нинди булуы гына тотып тора. Безнең белән очрашу вакытында шулай да үзләренә «запас» вариант итеп булса да куйган укучылар бардыр. Татарстан Рәсәй күләмендә чагыштырганда яшәү өчен «привлекательный» регион санала. Алга таба, сентябрьдән алып укучыларга үзебезнең юнәлешне күрсәтеп, бәлки студентлар белән дә чыгыш ясарга туры килер, кызыктырырлык итеп Оренбург белән эшне оештырырга була. Бу «һава селкетү» генә булмаячак, монда реаль җирлек бар. Мәсәлән, башка йөргән җирләрдән мин килүче булмас диеп кайттым. А монда алар икеләнә, димәк өмет бар дигән сүз!
Күптән түгел бер психологның интервьюсын укып утырдым, ул хәзерге балалар мәгълүмат белән туенган, аларда кызыксыну юк диеп әйткән. Менә безнең чорда төп мәгълүмат чарасы китапханә иде. Радио-телевидение да үсеш алмаган. Мөгаен шуңа да, без китапханәгә йөреп үстек, нәрсәгә дә булса өйрәнер өчен, безгә тырышырга кирәк иде. Ә бүгенге балаларның барысын да алларына китереп салалар, кызыксынучанлык юк. Нәкъ менә Оренбургтагы балаларда мин Татарстан республикасы, Алабуга институты белән кызыксынуны күрдем һәм бу миндә өмет уята.
Зөһрә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Алабуга институтының татар һәм инглиз филологиясе бүлегенең 1 нче курс студенты
Фотода: Гомәр Даутов (уңда) һәм Илдус Дәүләтов (сулда) — Оренбург өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты, Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты белән Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында.
Шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев