Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

КФУның Алабуга институты укытучысы хәрбиләргә машина җибәрде

Олег Разживин УАЗ автомобилен сатып алган һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәргән.

КФУ Алабуга институтының физик культура теориясе, методикасы һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы укытучысы Олег Разживин «Тимер» батальонына УАЗ машинасын тапшырды. Шул рәвешле ул хәзерге вакытта алгы сызыкта, махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәргә булган.

Олег Анатольевич УАЗ автомобилен сатып алган һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәргән. «УАЗик» яралыларны йөртү өчен алыштыргысыз ярдәмчегә әйләнгән инде.

Инде бу киң күңелле гамәлнең алшартлары турында сөйлик. Ачыкланганча, Олег Анатольевич «Вместе к Победе» иҗтимагый хәрәкәте координаторы Илшат Шәйморатовка мөрәҗәгать итә. Актив гражданлык позициясе белән яшәүче алабугалы беренче чиратта фронтка нәрсә кирәклеге белән кызыксына. УАЗ машинасы таләп ителүен белгәч, Олег Разживин, кичекмәстән, ярдәм итәргә була.

— Мин моны пиар яки сөйләп йөрү өчен эшләмәдем. Ышаныгыз, болар барысы да артык. Студентларымның спорттагы уңышлары һәм казанышлары турында сөйләү — ул бер нәрсә. Ә фронт өчен техника сатып алу — бөтенләй башка. Мин моны ниндидер казаныш дип санамыйм. Иң мөһиме, егетләребезгә ярдәм вакытында булырга тиеш. Сугыш хәрәкәтләре зонасында техника тиз сафтан чыга, — дип уртаклашты Олег Анатольевич.

Язма герое әңгәмә вакытында да берничә тапкыр үзенең гайре табигый бернәрсә дә эшләмәвен ассызыклады. Аның омтылышы — чын йөрәктән.

— Минем турыда язарга кирәкми. Безнең сугышчылар турында, аларның бүләкләре турында язарга кирәк. Менә алар — чын геройлар. Һәм без аларга тыныч тормышыбыз белән бурычлы. Һәрберебез моны аңлап, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен ярдәмебезнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын сизеп, гуманитар акцияләрдә катнашса, Җиңү дә тизрәк якынлашыр иде, — дип ышана гаять зур йөрәкле һәм киң күңелле укытучы.

Олег Анатольевич үзенең ясалма патриотизм рухында тәрбияләнмәвен ассызыклады. Олег Разживин үзенең тамырлары белән горурлана: Бөек Ватан сугышында танкист булып сугышкан, Сталинградны яклаган бабасы турында истәлекләрне кадерләп саклый. Моннан тыш, хәзерге вакытта аның күп кенә танышлары һәм дуслары махсус операция урынында хезмәт итә. «Битараф калырга ярамый», — ди әңгәмәдешебез.

Ә шушы көннәрдә генә безнең герой «Тимер» мотоукчы батальоны командирыннан Рәхмәт хаты алды. Анда Олег Анатольевичка күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәт сүзләре язылган. Олег Разживин белдергәнчә, ул киләчәктә дә егетләргә ярдәм итәргә әзер. Үзе әйтүенчә, һәр керткән өлешебез безне Җиңүгә якынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев