Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кояш кебек көчле, якты, җылы нурлар сибеп яшәдең

Изге Рамазан аенда язмамны Хаҗия Хәсәнҗан һәм Сания кызы Зирәк Садыйкова-Закирова истәлегенә багышлыйм.

Остазбикәбез Зирәк апаның мәңгелек урыны Кәүсәр чишмәле Фирдәвес җәннәтләрендә булсын!

Зирәк апа, чынлап та, кояш кебек якты йөзле, ягымлы һәм бик сөйкемле ханым иде. Ул тирән белемле, үзенә генә түгел, башкаларга да бик тәләпчән булды. Сүзен һич кичектерми турыдан әйтә белде. Әдәбият, сәнгатъ, музыка өлкәсендә дә тирән фикерле, яхшы әнгәмәдәш буларак хөрмәтебезне яулады. 

Гомер буе туган җирем, динем, газиз халкым, минем гаиләм диеп янып яшәде. Нечкә күңелле, сизгер, мәрхәмәтле, шигъри җанлы кеше иде.
Әтиләре сугыштан кайтмый калган авыл балаларның авыр язмышы, балачак кичерешләре турында сөйләгәндә аның гына түгел, безнең дә күзләр яшьләнде.

Тормыш ачысын нык татыгангамы, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә, авыру ятим-ятимәләргә карата бик игътибарлы, ярдәмче булды ул.

Безнең белән бергә табиблар дәва биреп тә тәненә сихәт таба алмаган бик сабыр ханым укырга йөрде. Ул мөлаем ханым Мансура исемле иде. Зирәк апа барыбызга караганда да аңа игътибарлырак булды. Килми калса, хәлен белеште. Өенә барып, шифа догаларын өйрәтте, эч серләрен уртаклашты. Дәрес барышында да аның укудагы уңышларын хуплап, җылы сүз белән булса да күңелен күтәрергә тырышты. Юкка гына кызы Зөбәрҗәт һәм оныгы Артур газиз әни-әбисен — «Безнең Кояшыбыз» димиләр.

Остазыбызның күнел җылысы, әйткән ягымлы сүзе күпләргә канат куйды, хыялда гына булса да күкләргә күтәрде.

«Дәрес буласы көнне көтеп алам, очып барам, очып кайтам», — ди торган иде Мансура (урыны җәннәттә булсын!) һәм без дә шул хисләрне кичерә идек.

Остазбикәбез Зирәк апа соңгы елларда бик күпләргә үз кыйбласын табарга ярдәм итте. Бар көчен куеп, вакытын кызганмыйча, гәрәпчә хәреф танырга, Коръән укырга өйрәтте. Хаҗ сәфәреннән соң шәкертләрен дә Зәм-зәм суларыннан авыз иттерде. Нинди шифаларга бай булуы һәм суны эчү кагыйдәсе белән таныштырды. Гаҗәеп Хаҗ сәфәреннән алган кичерешләре белән уртаклашты.

Зирәк апа Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтеп кенә калмады, кыска сүрәләрне укыганда аларның эчтәлеге һәм фазыйләте белән дә таныштырып барды. Кыска сүрәләрне ятлап, дәфтәргә кучереп яза идек. Намаз уку кагыйдәләре белән дә бик тиз таныштык. Үзе белән бергә Зирәк апаның шәкертләре дә намазга басты. Билгеле, күңелендә шәкертләреннең унышлары өчен куану хисе булгандыр. «Мин сәбәпче генә. Бөтен хикмәт Раббыбыздан!» — дип тыйнак кына елмая иде ул.

Исеменә җисеме дә туры килә аның. Зирәк апа бик зирәк булды шул.
Һич көтмәгәндә-уйламаганда, изге Рамазан аеның җомгасында уразалы килеш, Коръән укыганнан сон бакыйлыкка күчкән ул. Бөтен нәрсә Аллаһе Тәгаләдән шул.

Ак яулыклы Остазбикәбезнең якты истәлеге безнең җанда сүнмәс нур булып мәңге сакланыр!

Зирәк абыстайның шәкерте Римма Дәүләтшина

Фото: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев