Матур чыршы, шәһәрне дә бизәп торчы!
Ирле-хатынлы Кәлимуллиннар шәһәрдәшләренә чыршы бүләк итәргә булган.
Светлана һәм Фидүс Кәлимуллиннар Яңа ел бәйрәменә гадәттән тыш бүләк әзерләгән. Әлегә ул аларның өй каршысында үсә. Алар тәкъдим иткәнчә, бу чыршы Мәдәният сарае мәйданын бизәрме-юкмы, анысын махсус комиссия хәл итәчәк. Кәлимуллиннар белән очрашып, чыршы тарихын белергә булдык.
- Светлана Ивановна, ни өчен чыршыны шәһәргә бирергә булдыгыз?
- Тиздән Яңа ел, һәм тормыш иптәшемнең башына Мәдәният сарае каршындагы мәйданны безнең чыршы белән бизәргә дигән уй килде. Бу тәкъдим белән Мәдәният идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Без монда янәшәдә генә, урманга барып торасы юк. Үзебезгә аны кисәргә жәл, күпме үстердек.
Фидүс Зиннәт улы сүзләренә караганда, чыршыны моннан 25 ел элек, пихта белән бергә утыртканнар, шуннан бирле үсәләр.
- Тумышыбыз белән Башкортстаннан без. Бервакыт җәен шуннан кайтканда, урманда тукталгач, ике бәләкәй чыршы үсентесен күрдем. Үзебезгә алып кайтып утыртыйк, дидем. Башта йорт каршына чыршы утыртырга ярамый дип, ирем каршы килде, аннары ризалашты. Һаваны сафландырырлар, дидек. Башта акрын үстеләр, аннан соң түбәне үк узып киттеләр. Баштарак агачларның берсе пихта икәнен абайламадык та. Пихтаның энәләре йомшак, чыршыныкы катырак, - ди Светлана Ивановна.
Шуннан соң алар шаярып, пихта - әби, чыршы - бабай дип әйтә башлаганнар.
"Танайка-2" ("Могжизалар кыры") микрорайонында Кәлимуллиннар 1995 елдан бирле яши. Аларның йорты биредә беренчеләрдән булып барлыкка килгән. Аларга карап, күршеләре дә чыршы утырта башлаган. Никтер хәзер кошлар очып килми икән. Элек ылыслы ботакларга кунып, шатланып сайраганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев