Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәрнең хәтере начараю — норма түгел: якыныгызның деменция белән авыруын белеп буламы

Деменцияне дәвалап булмый, шулай да кешегә тулы канлы тормыш бүләк итәргә мөмкин.

Татарстанның Республика клиник психиатрия хастаханәсенең 4нче хатын-кызлар бүлеге мөдире Елена Платова әлеге авыру турында сөйләде.

Кызганыч, вакыт үзенекен итә. Яше арткан саен кеше физик һәм психоэмоциональ йөкләнешләрне начаррак кичерә, таркаулана, акрынрак уйлый, стресс һәм үзгәрешләрне авыррак кичерә.

«Еш кына өлкән яшьтәгеләр сентиментальләнә. Эш шунда ки, өлкәннәр үткән гомерне яңадан бәяли башлый, тормышның мәңгелек түгел икәнлегенә төшенә, тормышка башка мөнәсәбәт барлыкка килә», — дип аңлата Елена Платова.

Белгечләр әйтүенчә, кешенең яше арткан саен аның кайбер сыйфатлары кискенләшә. Мәсәлән, ярсып китүчән кеше тагын да ярсулана. Кызганыч, шәхеснең яңа сыйфатлары барлыкка килми. Ә инде яңа сыйфатлары барлыкка килә икән — бу авыру билгесе. Когнитив тайпылышларның тагын бер билгесе — әйләнә-тирәдә булган хәлләргә кызыксынуны югалту. Кеше моңа кадәр яраткан хоббиына кызыксынуны югалта, аралашмый, йомыла, көнкүреш гамәлләргә игътибарсызлана һәм элек тату яшәгән кешеләр белән талаша.

«Кеше социаль нормаларга түзеп яшәүдән туя һәм үзен теләгәнчә тота башлый дигән фикер бар. Ул хәтта шәхси гигиенадан да баш тартырга мөмкин. Бу — норма түгел», — дип билгеләде табиб.

«Пенсиягә чыксагыз, бу өйдә утырырга кирәк дигән сүз түгел»
«Күпләр хәтер начараюны картаюның табигый билгесе дип саный. Шуны ассызыклыйсым килә: бу алай түгел. Әбиләр һәм бабайлар шигырьләрне тиз генә ятламасалар да, кичә нәрсә булганны истә тотарга тиешләр. Әгәр алар өй ачкычын кая куйганнарын һәм кибеткә нәрсә өчен барганнарын оныта икән, бу — бик борчулы сигнал», — дип ассызыклады Елена Платова.

Хәтер бозылу — деменция билгесе. Бу авыру кинәт барлыкка килә. Деменция белән авыручылар саны 60 яшьтән соң арта.

Психиатр сүзләренчә, деменцияне профилактикалауның гади һәм нәтиҗәле чаралары бар:

  • Булган авыруларны, мәсәлән, гипертонияне һәм шикәр диабетын контрольдә тотарга кирәк. Даруларны вакытында эчәргә һәм диспансеризация узарга кирәк.
  • Дөрес тукланырга һәм тән массасын нормада тотарга кирәк.
  • Алкоголь эчмәскә, тәмәке тартмаска. «Кайбер пациентлар «мин гомер буе эчтем, миңа 80 яшь, шуңа күрә хәзер эчмәсәм дә ярдәм итмәячәк», ди. Мин, табиб буларак, шуны әйтә алам: алкоголь һәм никотинны ташларга беркайчан да соң түгел», — диде табиб.
  • Социаль актив булырга кирәк. Табиб сүзләренчә, ялгыз кешеләр авыруны аеруча авыр кичерә.

«Әгәр пенсиягә чыккансыз икән, бу сезгә өйдә утырырга кирәк дигән сүз түгел. Әйләнә-тирә дөнья белән кызыксыну бик мөһим. Әгәр дә кеше элек таныш булмаган өлкәне үзләштерә, яңа хобби булдыра икән, ул баш миенең өстәмә ресурсларын эшкә җигә, аның когнитив резервын киңәйтә. Бу хәтта авыру башланган очракта да хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләде Елена Платова.

Авыруны препаратлар ярдәмендә генә туктатып була
Әгәр сез якын кешегездә деменция билгеләрен күрәсез икән, аны неврологка алып барырга кирәк.

«Беренче эш итеп сез җаваплылык алырга һәм якын кешегезне табибларга күрсәтергә тиеш. Невролог хәтерен әле генә югалта башлаганнар белән эшли. Әгәр пациентның йокысы бозыла, агрессия һәм психоз башлана икән, бу очракта психиатрлар кушыла», — дип аңлатты Елена Платова.

Деменция — ул берничә авыру җыелмасы. Деменцияне туктатып булмый, аны препаратлар ярдәмендә кичектереп торырга гына мөмкин. Даруларны даими һәм вакытында эчү кешегә актив тормыш еллары бүләк итә.

Табиб билгеләп үткәнчә, деменция кешенең үз тормышын да, аның якыннарының яшәешен дә үзгәртә. Авыруның якыннарына аның препаратларны кабул итүен контрольдә тотарга туры киләчәк, чөнки кеше үзе, дару турында онытырга мөмкин.

«Авыруны яшәгән урыныннан күчерергә киңәш ителми, чөнки деменция белән авыручыга яңа урынны истә калдырырга авыр. Яңа фатирга күченү психик халәтен шактый начарайтырга мөмкин. Кешегә моңа кадәр яшәгән урынында булу мөһим», — дип ассызыклады психиатр.

Туганнары еш кына деменция белән авыручылар белән принципиаль булмаган мәсьәләләр буенча бәхәсләшә. Табиб гаилә әгъзасы дарулар эчүдән, душ керүдән, һава торышы буенча киенүдән баш тарткан очракта гына каршы килергә киңәш итә.

«Кешене гамәлдәге чынбарлыкка җәлеп итү — мәгънәсез. Ул анда инде яшәми, чынбарлыкка ул берничә минутка гына кайта. Бәхәс беркемгә дә яхшылык китерми. Сез дә, якыныгыз да елап кына бетәчәксез», — дип аңлатты табиб.

«Деменция белән авыручыларга туганнары белән яхшырак»
Деменция белән авыручыга даими карау таләп ителә. Кызганыч, бөтен авыру да үз гаиләсе белән була алмый.

«Төрле сәбәпләр аркасында үзләре генә калган кешеләр дә бар. Балалары да, оныклары да үлгән деменцияле пациентларны да очратабыз. Озын гомер — ул яхшы, ләкин үзең генә калган чагында — фаҗига. Аларның кайберләре соңгы көннәрен биредә, Татарстанның Республика клиник психиатрия хастаханәсендә үткәрә», — дип сөйләде психиатр.

Табиб сүзләренчә, төрле очраклар бар — пациентларның туганнары авыруга искитмәле битарафлык та, искиткеч фидакарьлек тә күрсәтә. Ул балаларының карьераларын өзеп, әти-әниләрен карау өчен өйдә калган очракларны искә төшерде.

Табиб сүзләренчә, пациентларның хастаханәдән туганнары янына кайткан очраклары да бар. Алар якыннарын танымаска да мөмкин, ләкин якыннары белән бергә аларга яхшырак — бу шунда ук күренә», — дип нәтиҗә ясады Елена Платова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев