«Өстенлекле тәртиптә карадылар»: Алабугада МХОда катнашучыларның гаиләләре проблемаларын оператив хәл итәләр
Әлфия Мөхәммәтҗанова — махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының тол хатыны.

57 яшьлек ир-ат Новоалександровка астында һәлак булган. Моннан бер-ике ел элек кенә алган йортта Әлфия Хәлим кызы ялгызы гына яшәп кала.
Яңа ел бүләге
«Хатын-кызга йортта ялгызы гына яшәве ничек авыру булуын ул үзе генә белә», − ди Әлфия Хәлим кызы.
Трудовой тыкрыгындагы Әлфия ханым яши торган йорт су белән тәэмин итүнең үзәк системасына тоташтырылмаган. Йорт ишегалдында скважина бар, әмма хуҗа хатын әйтүенчә, ул ышанычсыз: вакыт-вакыт ул ком белән каплана, чүп тула. Тол хатынның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә күп тә үтми, ярдәм килеп тә җитә.
— Минем үтенечемне өстенлекле тәртиптә карадылар. Район җитәкчелегенә, булышучыларга рәхмәт. Водоканал хезмәткәрләре килеп суны тоташтырып китте. Чып-чын Яңа ел бүләге булды, — дип сөенә Әлфия Мөхәммәтҗанова.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле районда хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү системасы булдырылды. Әлфия ханым йортына су кертү тарихы да — бу системалы эшнең бер мисалы гына.
Ярдәм системасы ничек төзелгән
— МХО башланганнан бирле район башлыгы Рөстәм Нуриев карары буенча мобилизацияләнгән һәр кешегә куратор беркетелде. Бу кешеләр безгә хәрбиләрнең гаиләләрендә килеп туган проблемаларны оператив җиткерә, — дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон.
Эш кураторлар, алты гуманитар штаб, администрациягә һәм «Ватанны саклаучылар» фондына шәхси мөрәҗәгатьләр аша алып барыла. Җаваплы кешеләр атнага бер тапкыр гаризаларны формалаштыру һәм карау өчен җыела. Беренче чиратта үтәлергә тиешле гаризаларны махсус төзелгән иҗтимагый комиссия билгеләргә ярдәм итә, аңа МХО катнашучылары үзләре дә керә.
Саннар һәм фактлар
Ярдәм фронтка да, тылдагы гаиләләргә дә күрсәтелә. Алабуга халкыннан, предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан гуманитар ярдәмнең гомуми күләме МХО башланганнан бирле 800 миллион сумга якынлаша, шуларның якынча 450 миллионы — 2025 елда.
Операция башланганнан бирле хәрбиләрнең гаиләләренә 82 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән (2025 елда — 30 миллионнан артык). Әле бу рәсми рәвештә теркәлгән ярдәм генә. Күпләр аноним рәвештә, «яхшылык эшлә дә, суга сал» принцибы буенча булыша.
2025 елда реестрда гаиләләрдән 221 заявка теркәлгән. 198е үтәлгән инде. Бу саннар гына түгел, ә хәл ителгән проблемалар:
- 44 заявка — утын белән тәэмин итү (бигрәк тә авыл җирлеге өчен мөһим).
- 37 — ТКХ мәсьәләләре (Әлфия Хәлимовна очрагындагы кебек су белән тәэмин итү, газ, канализация).
- 22 — юл эшләре (вак таш, асфальт салу).
- 20 — төзекләндерү (урамнарны яктырту, авария хәлендәге агачларны кисү).
- 19 — торакны ремонтлау.
Башка бик күп нәрсәләр — кар чистартудан һәм печән чабудан алып интернет һәм юридик консультацияләр уздыруга кадәр.
− Бу заявкаларны үтәү районның күп кенә предприятиеләре һәм оешмаларының актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Без аларга бу мөһим һәм катлаулы хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, — ди Елена Мерзон.
Бүгенге көндә шул ук юнәлешләр буенча тагын 34 заявка эшкә кабул ителгән.
Ярдәм — һәрьяклап
Эш көнкүреш мәсьәләләре белән генә чикләнми. Хәрби операция урыныннан кайткан сугышчыларга, инвалидлык алганнарга аеруча зур игътибар бирелә. Мәшгульлек үзәге эшкә урнашуда ярдәм итә (хәзер реестрда 9 кеше). Кайткан сугышчыларны аңлап каршы алып, аларга белем алырга, һөнәр үзләштерергә ярдәм итүче, хезмәт коллективына кайту өчен барлык шартларны тудыручы эш бирүчеләр булуы — аеруча кыйммәт. Кирәк булган очракта дәвалау, тернәкләндерү, протезлау оештырыла. МХО ветераннарының күбесе район тормышына актив кушылды, муниципалитет ярдәме белән оештырылган халык дружинасына керде.
Медицина ярдәме төгәл көйләнгән: үзәк хастаханә табиблары инвалидларны өйләрендә карый. 1 нче төркем инвалидлыклары булган ике катлаулы очрак аеруча зур игътибар таләп итә.
Социаль ташламаларның барлык дәрәҗәләрдә расланган тулы бер комплексы гамәлдә. Алар арасында:
— хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен мәктәпләрдә ике тапкыр түләүсез туклану,
— балалар бакчалары һәм түгәрәкләр өчен түләүдән азат итү,
— юлга, спорт залларына, кинотеатрларга, мәдәният учреждениеләренә баруга абонементлар,
— Татарстан шифаханәләренә чиратсыз хезмәт күрсәтү һәм юлламалар алу,
— бала туганда җирле бюджеттан 50 000 сум түләү,
— балалар лагерьларына юлламалар, һәр балигъ булмаган балага 20 000 сум күләмендә республика түләүләре,
— газ кертүгә гаиләгә 100 000 сум күләмендә субсидия,
— социаль ипотека буенча аерым чиратка керү.
Трудовой тыкрыгында яшәче Әлфия Мөхәммәтҗанованың тарихы — гомуми эш диңгезендәге бер тамчы гына. Әмма нәкъ менә шундый хәл ителгән проблемалардан, зур һәм кече ярдәмнән, Ватанны саклаучылар өчен бик мөһим булган ышанычлы тыл барлыкка килә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев