Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Президенттан бүләк

Биш ел рәттән үткәрелеп килә торган Спас ярминкәсендә Алабуганың гаилә тибындагы балалар йорты быел беренче мәртәбә катнашты.

Күргәзмәгә куелган эшләр арасында балалар кулы белән эшләнгән батик, пастель һәм акрил буяулар белән рәсемнәр төшерелгән керамика бар иде. Кечкенә осталар бу эшләнмәләрне балалар йорты директоры Елена Гырдымова җитәкчелегендә соңгы ярты ел эчендә булдырган. Ярминкәдә балалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аралаша алды. Алар Президентка үз куллары белән эшләнгән сувенирлар бүләк итте, аның белән бергә фотога төште. Җавап итеп Рөстәм Миңнеханов Татарстан турында истәлек китаплары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250