Проектлар төрле, тик уртаклыгы да күп
Алабуганың Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” паркы буенча проектлар озак вакыт шәһәр халкы, музей хезмәткәрләре, депутатлар һәм җәмәгатьчелек, бер сүз белән әйткәндә, һәркем өчен фикер алышу предметы булып торды. Үзгәртеп корганнан соң, Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” паркы территориясенең нинди булачагы хәл ителде. Озак бәхәсләрдән һәм берничә тапкыр ачык тыңлаулардан соң, бер үк вакытта диярлек эшне ике ноктада да башладылар.
Архитекторлар фикеренчә, “Чебурашка” мәйданы балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә өлкән буын вәкилләренең дә ял урыны булырга тиеш. Биредә барлыгы 7 мәйданчык булдырырга уйлыйлар. Мәсәлән, “Дусларны каршы алу”, “Үзеңне табу”, “Ботаника лабораториясе” һәм башкалар. Хәзер эшчеләр калган җиһазларны сүтү һәм территорияне чистарту белән мәшгуль, грунтның беренче катламы салдырыла, дип сөйләде хәбәрчебезгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин. Киләсе этап – планлаштыру.
Төзүчеләрнең ниятләре зурдан – яктырткычлар, эскәмияләр, бәдрәф, беседкалар, балалар мәйданчыклары һәм кече архитектура формалары урнаштыру. “АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты” МКУ директоры Рөстәм Латыйпов сүзләренә караганда, әлеге максатларга республика бюджеты 100 миллион сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әлеге сумманың яртысыннан аз гына артыгы төзү-кору эшләренә, калганы – кече архитектура формалары, эскәмияләр һәм башкаларны сатып алуга тотылачак. Хәер, финанслау мәсьәләсенә без әле әйләнеп кайтачакбыз – ул аерым игътибарга лаек.
Ленин мәйданында бу көннәрдә монтаж эшләре бара. Ул шулай ук тиздән үзгәрергә тиеш. Яңа юллар, куаклар, балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр һәм хәтта “Кама” уку театры янындагы амфитеатр – реконструкциядән соң яңартылган Ленин мәйданы нәкъ шундый булачак, дип сөйли Рөстәм Латыйпов. Бу үзгәрешләр 50 миллион сумлык акча таләп итәчәк. Акчаларны федераль казна бүлеп биргән инде.
Хәзер бу ике проектны финанслау турында тулырак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина сөйләде.
– Узган ел Ленин мәйданын реконструкцияләү проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында отты. Шуңа күрә Россиянең Төзелеш министрлыгы моның өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирде. Гомумән, Алабуга ике номинация буенча югары балл җыйды – бу элеккеге Ленин мәйданын һәм “Чебурашка” паркын үзгәртү проектлары. Әмма, конкурс шартлары буенча, без берьюлы икесенә дә акча ала алмадык. Эшкә Татарстан Президенты – Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа “Чебурашка” проекты ошады, ул республика казнасыннан акча бүлеп бирергә кушты. Ленин мәйданына килгәндә, Төзелеш министрлыгы акчасыннан тыш, реконструкция проекты шәхси затлардан акча таләп итәчәк. Сүз Ленин мәйданы территориясендә урнашкан биналарның милекчеләре турында бара. Үз биналары янындагы территорияләрне төзекләндерү һәм фасадларны үз хисапларына тәртипкә китерү буенча эшләр алып барачаклар. Алар моңа риза булуларын белдерде инде, – ди Ольга Никитина.
Шулай итеп, әлеге ике проект финанслау чыганаклары буенча да, үсеш концепциясе буенча да төрле булуга карамастан, алар арасында уртаклык күп. Әйтик, ике эскизның вакыты да, проектлар авторы да бер – “Оркестра дизайн” Санкт-Петербург фирмасы. Төзүчеләр Ленин һәм Чебурашка мәйданын реконструкцияләү буенча барлык эшләрне дә рәсми рәвештә 2019 елның 31 декабренә кадәр тәмамларга тиеш, моңа кадәр подрядчының өч айга якын вакыты бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев