Рөстәм Нуриев предприятиеләр коллективлары белән очрашты
Бу атнада район башлыгы «Челтәр кампаниясе» һәм «Алабугагаз» хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашуларда шулай ук ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик, АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм шәһәрнең төрле структуралары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Нуриев соңгы еллардагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Район башлыгы МХО зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү темасына аерым игътибар бирде.
Алабугалылар башлыкны кызыксынып тыңладылар, матур шәһәр һәм Алабуганың тарихи өлешен үзгәртә баруы өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук сорауларын бирделәр.
Чүп-чарны чиләкләп җыюдан контейнер мәйданчыклары оештыруга кайту мөмкинлеге турында сүз барды. Рөстәм Нуриев аңлатканча, стандарт контейнер мәйданчыгын урнаштыру мөмкин булмаган урыннарда гына чүпне чиләкләп җыялар. Әгәр халык махсус машина килүгә чүп-чарны чыгарып өлгермәгән икән, алар моны соңрак «Райпо» янындагы махсус җиһазландырылган мәйданчыкта эшли алалар.
«Алай булгач, ни өчен штраф салалар?» дигән өстәмә сорау бирелде. Җаваптан аңлашылганча, штрафлар контейнер мәйданчыкларына эре габаритлы һәм төзелеш калдыкларын ташлаган өчен салына. Мондый чүпне махсус килешү буенча аерым утильләштерү таләп ителә.
Элеккеге текстиль фабрикасы бинасының язмышы турындагы сорауга Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләрнең берсе аны реконструкцияләүгә алынган. Хәзер шәһәрдә барлыгы тугыз мәдәни мирас объектын реставрацияләү эшләре алып барыла.
— Шәһәр һичшиксез яхшы якка үзгәрә. Матур да, чиста да, тәртипле дә булып китте. Минем чагыштырырлык нәрсәм бар, мин төп алабугалы. Күптән түгел без Сарапулга бардык. Шәһәрләр тугандаш һәм күп яктан охшаш. Ләкин бездә матуррак! Күренеп тора, бик зур хезмәт салынган, һәм болар барысы да — кешеләр өчен, безнең өчен, халык өчен. «Александр бакчасы» бик үзгәрә, без анда йөрергә яратабыз. Анда кафе ачылсын иде. Ә болай — барысы да бездә яхшы. Администрация командасы кешеләр өчен тырыша, — дип уртаклашты «Алабугагаз» хезмәткәре Вера Пальчикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев