Сабый җанлы һөнәр ияләре
Тәрбияче! Бу сүзне ишетүгә, гомерен балалар дөньясы белән бәйләгән гүзәл зат күз алдына килеп баса.
Бөтен кеше дә бу һөнәргә ия була алмый, чөнки бала көйләү, аңа тәрбия бирү җиңел кәсепләрдән саналмый.
Төрле чагы булган баланың да үзенә генә хас эчке сыйфатлары бар. Гаиләдә аңа нинди тәрбия бирелә — бу да әһәмиятле сыйфатларның берсе булып санала.
Иртә таңнан кулыннан җитәкләп алып килгән сабыйга ничек якын килергә, аны ничек башка эш төренә җәлеп итәргә — моны тәрбияче булып эшләүче кеше үзе генә белә. Көн буе шул балалар язмышы аның кулында. Алар синең һәр адымыңны күзәтә, яратмаса — үз мөнәсәбәтен белдерә, яратса — артыңнан калмый йөри.
Күп еллар тәрбияче булып эшләүчеләр бала дөньясы белән яши. Бар җирдә сабыйларга җаны тартыла, чөнки ул аларны күреп кенә калмый, башкалар аңламаган якларын сизә, еласа — юатырга, егылса — торгызырга, шатланса — аның кебек үк шатланырга өйрәнә.
Балалар дөньясы — үзгә дөнья. Аңа һәркем ачкыч ярата алмый. Ачар өчен серле сүзләр, алар аңлый торган ягымлы, җылы караш кирәк. Ана назы, тәрбияченең осталыгы балага иркен үз дөньясын ачарга мөмкинлек бирә. Беренче матур сыйфатларын барлыкка китерүдә дә тәрбияченең йогынтысы зур роль уйный. Әле ич аның үсәсе, укыйсы, үз карашларын формалаштырасы бар. Бары бергә генә аны шәхес итеп тәрбияли. Киләчәк алар кулында булачак ич. Нинди тәрбия орлыкларын чәчсәң, шуны җыясың да. Чәчү дә, җыю да — тәрбияче үстергән шытымнарның торышына бәйле. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», — ди халык мәкале. Яхшылык кына урасы иде лә бит! Ә кайчагында киресе дә булырга мөмкин.
Тәрбияченең олы җаны бала күңелендә мәңгелеккә сеңеп кала. Ул аны онытмый, аңа тартыла. Бала күңелендә тәрбиячесенең игелекләре яши.
Элекеге әбиләр юлыннан бүген тәрбияче үтә. Башка мөмкинлекләр, башка юллар белән генә. Аларга бу вазифаларында бары уңышлар гына телик. Сабыр канатлары ныклы булсын, үзләре тәрбияләп үстергән буын балалары аларны сөендереп торсын. Бәйрәмегез котлы булсын, бәхет-шатлык чәчеп торсын! Тәрбиячеләр көне белән сезне!
Әбием тәрбиясе
Әбием Мәгъсүмә Юныс кызына багышлыйм
Искә төшсә, матур бала чагым
Күз алдыма әбием килә.
Ягымлы һәм нурлы карашыннан
Кояш җылылыгы сибелә.
Без, ич — әби белән үскән буын.
Алар тәрбиясен сеңдердек.
Ярый һәм ярамыйларны да
Алар сүзе аша без белдек.
Елаганда, янда әби булды,
Егылганда, тартып торгызды.
Чәен куеп, тәмле ризык белән
Җаныбызга сөю тутырды.
Без дөньяны башкачарак сөйдек,
Башкачарак аны яраттык.
Әбиләрнең йомшак телләреннән
Игелекләр җыйдык, наз таптык.
Эшкә өйрәтүче әби булды,
Булышырга безне өндәде.
Телендә ич изге дога булды,
Шул догалар безне көйләде.
Әби тәрбиясе үзгә булды.
Татлы булды барлык нәрсәдән.
Әбиемне дөнья бәхәседәй
Шәхес итеп искә төшерәм.
Хашия Төхбәтуллина
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев