Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр җитәкчеләре район басмаларына язылу бүләк итте

Алабуга муниципаль районы Советы бинасында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу буенча хәйрия акциясе үтте.

Предприятие һәм оешма җитәкчеләре тыл хезмәтчәннәренә бүләк итеп район басмаларына язылу рәсмиләштерде. Искәртеп узабыз, хәйрия акциясе ел саен үткәрелә. Һәм бу, һичшиксез, безнең укучыларыбыз тарафыннан уңай бәяләнә, чөнки аларның кайберләре өчен район газетасы басма гына түгел, ә дус һәм әңгәмәдәш тә. 

Бу юлы хәйрия акциясенә ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Алабуга һәм Алабуга районы территориаль бүлеге җитәкчесе Ольга Гончар, район башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Руслан Деготьков, мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева, «Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ директоры урынбасары Рамил Әндәрҗанов, «Астра» реабилитация үзәге директоры Галина Калашникова, Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Александр Ябуров, Алабуга психоневрология интернаты директоры Кирилл Мокшин, район башкарма комитеты каршындагы «Муниципаль сатып алулар» МКО директоры Гөлүзә Миннекаева, район башкарма комитетының юридик бүлеге мөдире, юридик бүлек җитәкчесе Надежда Шалаумова кушылды.

— Җиңү көне алдыннан тыл ветеранына шундый кечкенә генә бүләк ясарга теләдем. Интернет, телефон һәм планшетлар булмаганда яңалыкларны газеталардан белеп барганнар. Әби-бабайлар өчен бу хәзер дә шулай. Аеруча районыбызның «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары алар өчен бик якын, — дип ассызыклады Рамил Әндәрҗанов.

Күп кенә җитәкчеләр өчен акциядә катнашу гадәткә әверелгән. Аларның берсе — Надежда Шалаумова.

— Безнең тыл хезмәтчәннәребез, әби-бабайлар мәгълүматны телевидение аша гына түгел, ә газеталардан да алсын, шәһәр һәм район тормышында барган вакыйгалардан хәбәрдар булып торсын. Аларга бу бик ошый, алар моңа күнеккәннәр һәм бу традиция дәвам итсен. Бәлки, аларга карап, балалары-оныклары да укый башлар, — ди ул.

Бу көнне мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә дә район басмаларына язылу бүләк иттеләр.

Ольга Гончар шундый гаиләләрнең берсендә куратор булып тора, һәрвакыт алар белән элемтәдә булырга тырыша. 

− Яңалыклардан хәбәрдар булып торсыннар өчен, бу гаиләгә район газетасына язылу бүләк иттем, — диде ул.

Теләге булган һәркем ветеранга, күп балалы гаиләгә, ялгыз күршесенә бүләккә газета яздыра ала. Моның өчен безнең редакциягә 3-81-11 телефоны буенча (Төзүчеләр урамы, 16а) мөрәҗәгать итү җитә. 

Истә тотыгыз: иң яхшы бүләк — башкаларга яхшылык эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев