Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәлимә Нотфуллина: татар теле һәм әдәбиятына багышланган гомер

40 елдан артык гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган Сәлимә Хәмит кызы шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтте.

Сәлимә. Мәктәп сукмаклары мине аның белән очратуына, таныштыруына, бергә эшләгән хезмәт юлларына мин бик рәхмәтлемен. Аңа үзеңә ышанган кебек ышанырга, таянырга була. Ул сине ярты юлда ташламас. Тиешле ярдәмен бирер, булышыр, киңәшләре белән дә авырлыклардан чыгарга мөмкинлекләр ачар.

Тормыш җиңелләрдән түгел. Сынау өстенә сынау өстәп кенә тора. Ул юлны үтәр өчен таяныр терәк кирәк. Сәлимә терәк тә, илаһи бер көч тә.

Төгәллек, пөхтәлек, чисталык ярату аның канында. Тиз генә ялт иттереп эшләп тә куяр. Беркайчан кешегә салынмас. Кулыннан килмәгән эше юк аның. Аллаһыбыз яраткан бәндәсенә барсын да мулдан бирә. Аның өстенә гаиләдә алган тәрбия дә килеп кушыла. Әтисе Хәмит абый, әнисе Динә апа да бик тырыш кешеләр була. Балаларына чын татар гореф-гадәтләрен өйрәтеп үстерә. Халкыбызда шундый мәкаль дә яши ич: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр». Сәлимә Хәмит кызы Нотфуллина әти-әнисен һәрвакыт искә төшереп кенә тора. Балаларында үзләренә гомерлек мәхәббәт тәрбияләп калдырган бу изге җаннар.

Сәлимә Хәмит кызы бик туган җанлы да. Үзе белән бик охшаш энесен Хәйдәрне бик сагына ул. Бу дөньядан иртә киткән энесе — аның гомерлек йөрәк ярасы. Дүрт туганның өчесе бүген бер-берсенә терәк. Апасы, энесе — аның өчен бик тә якын. Алар турында җылы хисләр белән еш искә ала Сәлимә Хәмитовна.

Буа якларында дөньяга килгән бу кыз гомер юлын Алабуга шәһәре белән бәйләде. Алабуганың 8 нче мәктәбендә белем бирә ул. Татар телен һәм әдәбиятын укыта. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, балалар аны бик үз итә. Ничә карасаң, янында, сырып алган булалар. Уртак тел дә, туган телгә мәхәббәт тә, якынлык та чагыла монда.

Туган авылы Бик-Үти якыннардан түгел. Шуңа бик еш кайтып та йөреп булмый. Ә күңелдә балачакның онытылмас истәлеге булып ул яши. Яратып һәм сагынып искә ала Сәлимә Хәмит кызы үзенең бала чагын. Гаиләдә икенче кыз булса да, әтисе аны бик ярата. Менә ул йөгереп әтисен эштән каршыларга ашыга. Хәтта бервакыт шундый хәл дә була: йөгереп килгән кызын Хәмит абый күреп кала, ә туктауга ул юкка чыга. Әтисе баламны таптаттым дип, кузгалырга да куркып, кабинада төшә алмый утыра. Әниләре чыга, Сәлимә юк. Кечкенә кыз туктаган «Белорусь» астына качкан була.

Суга коега «чәй суы»на йөрүләрен юксына. Әле анда гөлләр үстерү өчен туфрак та әйбәт. Шуннан алып кайткан туфракка матур-матур гөлләр утырталар. Тәрәзә төбе шау чәчәктә. Ә Сәлимә аларга су сибә, тәрәзә төпләрен сөртеп, корыган яфрак һәм чәчәкләрен өзеп тора. Өйнең һәрвакыт чиста, бар әйбернең тәртиптә торуын ярата ул. Яраткан эшең нәрсә иде, дип сорагач, хәзер дә «өй җыештыру» дип җавап бирә.

Чәчәкләр үстерергә дә, бакчасын тәртиптә тотарга да вакыт таба Сәлимә ханым. Бар эшен яратып эшли. Тырыш димичә, ни дисең аның турында.
Сәлимә Хәмит кызының таянычы, гомер иткән ире Ренат та бик булган кеше, кулыннан килмәгән эше юк. Һәр нәрсәгә үз карашы, тырышлыгы аңа Алабугада шәхси үз нигезен булдырырга да ярдәм итте. Бергәләп төзегән нигезләрендә аккошлар кебек матур пар, балаларына терәк булып озак-озын гомер итәргә язсын.

Ринат белән Сәлимә Хәмитовнаның ике баласы — улы Риман һәм кызы Рамилә зурлар инде. Һәрберсенең яраткан эше, гаиләдә алган тәрбиясе бар. Икесе дә 8 нче мәктәпне тәмамладылар. Улы Риман һөнәри белем үзләштерде, кызы Рамилә мәктәпне дә бик яхшы билгеләргә тәмамлап, югары белем алды. Балалары да әти-әниләре кебек тырыш бу гаиләнең. Ире Ринат — шофер, улы да әтисе һөнәрен үзләштергән егет. Техникага мәхәббәт һәр ир-егетнең яраткан шөгыле! Юлда йөрү ошаган кешегә, юл — илһам чыганагы ул. Хәерле юллар гына насыйп булсын.

Кызлары Рамилә ата-ана җанлы бала. Әти-әнисе өчен барысын да эшләргә әзер бу кыз газизләрен дөнья илләре белән таныштыра. Әле июнь аенда барысы бергәләп Кытайны күреп кайттылар. Бу аның әнисенә юбилей бүләге булды.

Мәктәп сукмаклары
8 нче урта мәктәпкә Сәлимә Хәмит кызы 1997 елда укытучы булып килде. Башлангыч сыйныфларда 28 ел белем бирә инде ул. Хезмәттәшләре аны кешелекле булуы, төгәллеге һәм ярдәмчеллеге өчен үз итә. 

Беренче булып 8 нче мәктәптән Казанга башлангыч сыйныф укучысы Шамилне олимпиадага алып барып, аның призер булуы да аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ул бала урта сыйныфларда да олимпиадаларда көч сынаша. Сәлимә Хәмит кызы ачкан юл үз җимешләрен бирә. Бүгенге көндә ул югары квалификацион категорияле укытучы, остаз һәм балаларның яраткан укытучысы. Шул ук вакытта гап-гади хатын-кыз, әни дә ул. Боларның барысын да Аллаһыбыз бер шәхескә кызганмыйча җыеп биргән.

2024 елда Сәлимә Хәмит кызы «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, мәктәп данын яклады. Бик матур дәрес һәм чара күрсәтте. Кайларда гына фәнни конференциялрдә катнашмады ул. Актаныш, Арча, Чаллы, Менделеевск, Казан шәһәрләрендә аның укучылары чыгыш ясады. Призлы урыннар яулады. Шәһәребез бәйгеләренең дә берсен дә калдырмый ул. Катнашып, балаларны чыгыш ясарга өйрәтә.

2016 елда Кырлайга Габдулла Тукайның 130 еллыгына Алабугадан Гайнетдинов Раил белән барып, Алабугада бердәнбер җиңүче дипломын алып кайтты. Әхмәтгәрәева Әминә белән 2017 елда «Илһам» бәйгесендә катнашып 1нче урынга лаек булды. Бүгенге көндә дә укучыларын төрле бәйгеләргә әзерли. Тик торуны белми торган тынгысыз шәхескә уңышлар теләргә генә кала. Аллаһыбыз яклап-саклап йөртсен.

26 июнь аның туган көне, олы бәйрәме. Аңа уңышлар, хәерле гомер, сәламәтлек, балаларына пар канат, миһербан-шәфкать кенә теләп калам.

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев