Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тән ярасы белән җан ярасы — табиб кулларында

Бу язмам Гиппократ антына гомер буе тугры калып, кешеләрнең сәламәтлеген саклауда намуслы хезмәт итүче шәхес — Гөлсинә Юнысова турында.

 Алабуга шәһәренең үзәк район хастаханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче Гөлсинә Муллахмәт кызының эш стажы 41 елдан артып киткән. 

Белемле, тәҗрибәле, киң күңелле, ләкин бик тә гади һәм гадел. Табиб булу серләрен дә аннан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Үз гомерендә кемнәр генә аның кулы аша узмаган да, кемнәргә генә ярдәм кулы сузмаган ул!

Табиб булу — җиңел һөнәр түгел,
Табиб булып кирәк туарга.
Дәвалауны үз максатың итеп,
Тормыш юлын кирәк узарга.
Табиб булу — чиргә каршы тору,
Көрәш кырын узу җаныңда.
Тән ярасы белән җан ярасы —
Барысы гади табиб кулында.

1988 елда шәһәребезнең үзәк хастаханәсендә реанимация бүлеге ачыла. Шул елның сентябреннән Гөлсинә Муллахмәт кызы бирегә эшкә килә, табиб-ординатор булып башлый һәм бүгенге көнгә кадәр шунда намуслы хезмәт куя.

Гомер агышларында
Реанимация бүлегендәге ике тернәкләндерү палатасында тәүлек буе төрле профильдәге авыруларны карарга туры килә: травма, хирургия, акушер-гинекология һәм күп төрле башка авыруларга кичектергесез ярдәм итү зур осталык таләп итә. 

Ак халатлы табибларның көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап кеше гомере өчен көрәшүчеләрнең берсе була Гөлсинә Юнысова. Шушы тынгысыз эше аның кыйбласы, гомер агышына әверелә. Бер генә секундка да соңга калырга ярамаган авыр очракларда, еллар буе башкарылган хезмәт осталыгы, өлгер кулы ярдәмгә килә. Шундый тәҗрибәле табиб ул — безнең Гөлсинә апабыз, әбиемнең энесе Муллахмәт абыйның өченче кызы. Алабуга районының Лекарь авылында, ике апасы һәм абыйсыннан соң дүртенче бала булып дөньяга килгән ул. Әтисе Муллахмәт абый шул авылда машина йөрткән. Ул —Курск дугасы орышларыннан да исән калып, Бөек Ватан сугышыннан сау кайткан бердәнбер абыебыз. Юныс бабабызның өч улы сугышта булган, икесе яу кырында башын салган. Төпчек улы Нургаян абыйның язмышы бигрәк тә кызганыч. Җиңү алдыннан, 1945 нче елны, батырларча һәлак булган. Танкчылар бригадасы командиры үз танкында соңгы сулышын алган.

Районыбызның Салавыч авылында гомер иткән 14 балалы Юныс бай нәселенең бер җебе шулай өзелгән. Бабабызның исемен бүген Юнысова фамилияле табиб Гөлсинә апабыз горур яшәтә. Үз мөмкинлекләре белән, үз йөрәге аша уздырып яшәтә ул аны.

Йөрәге кушканча
Тик торуны белмәүче, эш өчен җанын-тәнен биреп тырышучы Гөлсинә Муллахмәт кызы өчен табиб булу — югарыдан бирелгән сәләттер. Кешеләргә игелек кенә китерү — аның канында. Шулкадәр олы йөрәкне Аллаһыбыз аңа ышанып бүләк иткән. Авыр хәлдә калучыларга да, авыру бала караучы анага да матди ярдәм күрсәтергә алына ул. Беркем кушмаганны, йөрәге кушканны үти белә.

Эше дә иң авыр хәлдәге кешеләрнең гомерен саклап калу белән бәйле. Моның өчен бөркет йөрәге, бөркет канатлары кирәктер. Үзенә дә тормыш сынауларының ниндиен генә узарга туры килмәде. Якыннарын югалту да аның тынгысыз җаны аша узды. Кайгырды, уйланды, борчылды. Гөлсинә апаның таянычы да, юанычы да үзе сайлаган һөнәренә барып тоташа. Эше белән онытылып та тора, чөнки белә: башкаларга ярдәм итү, аларның сәламәтлеген саклап калу — төп бурычы, иң игелекле эше.

Табигатьне, чәчәкләрне, йорт хайваннарын, балыкларны, аларның үсүен бик ярата ул. Матур табигать күренешләрен фотога да төшереп ала, үзенчәлекләрен белеп, бергә туплый, гүзәллек дөньясы хасил итә. Мөмкинлеге булганда, табигать кочагында булырга ярата, чөнки 
табигать нечкә күңелле шәхескә рәхәтлек мизгелләре бүләк итә.

— Табигатьне, бигрәк тә туган ягымны, аның намуслы кешеләрен яратам, — ди табибә. — Шулай булмаса, бу һөнәрне сайлавым бер кешегә дә яшәү бәхете китермәс иде... — дип һөнәренә мөнәсәбәтен белдереп куя.

Яшәү ямен таба белә
Ел фасылларын һәрберсен үзенчә яратуына сокланырлык аның, гүя, алар да кешеләр кебек, барысын да тоя, кайбер нәрсәләрне үзгәртә генә алмый. Март — аны дөньяга тудырган ай, күңеленә аеруча якын. Озакламый гомер бәйрәме дә җитә. Барлык туганнары аңа сәламәтлек, хәерле гомер, шулай кешеләрне шатландырып озак еллар яшәвен тели.

Кешегә нинди язмыш бирелгәнен берәү дә алдан белми. Бары тик нәселеннән килгән күркәм сыйфатлары, намуслылыгы белән Гөлсинә Муллахмәт кызы тормыш юлын күркәм уза. Зарланмыйча, тимердәй нык чыдамлыгы белән билгеле бер дәрәҗәгә ирешә һәм моның белән мактанып та йөрми. Кешеләргә яхшылык эшләүдән яшәү ямен таба. Гөлсинә апабызның тормыш кануны шундый. Ул шулай яши, шуңа канәгать тә. 

Гомерен изге һөнәргә багышлаган кеше турында: «Табиб булып туган», — диләр. Алабуга шәһәренең бердәнбер хатын-кыз хирургы Тәския апа Сабирова да аның турында шулай дип, бик мактап сөйләгән иде. (Аның да исемен искә алыйк әле, ул моңа бик лаек). «Тырыш, үз эшен яратып, төгәл итеп башкаручы Гөлсинә Муллахмәт кызын үзем кебек хирург булыр, дигән идем...» — әле дә Тәския Мөхәммәт кызының шул сүзләре колагымда яңгырап китә.

Гөлсинә апага:
— Ник хирург булып китмәдең? — дигән сорау биргәч, ул:
— Минем эшем болай да хирургия белән бәйләнгән. Күп операцияләрдә катнашырга туры килә, — дип җавап кайтарды.

Алабуга шәһәре тарихында алтын куллы табиблар шактый. Аларны хөрмәт белән искә алалар. Үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән, шәһәрдәшләребезнең сәламәтлеге сагында торучы табиблар бүген шул игелекле һөнәр ияләренең эшен дәвам итә, ә Гөлсинә Муллахмәт кызы Юнысова — шуларның берсе.
Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА

ФОТО: Шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев