Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрбиячеләр көненә багышлана: 39нчы «Киләчәк» балалар бакчасындагы «икенче әниләр» турында

Балалар бакчасы... Аның белән бәйле истәлекләр күпме рәхәт һәм шатлык тулы хисләр уята.

Беренче шигырь сөйләүләр, әдәп кагыйдәләре, җәмгыятьтә «үсә» башлау вакыты. Менә шундый беренче адымнарны ясаганда, нәни генә кеше янәшәсендә бөтенесен дә аңлый торган өлкән кеше булу бик тә әһәмиятле. 

Синең сөеп үстерә торган сабыең күңел җылысы белән чолгап алынган ышанычлы мохиткә эләгә икән, тәрбиячеләр тарафыннан балаларның яклаулы булуында ата-ана тыныч булса, бу Бәхет. Балаң алтын йөрәкле, киң күңелле һәм һөнәренең остасы булган тәрбиячегә эләксә, бик шәп. Әтиләр һәм әниләр мине аңлар. Тәрбиячеләргә һәм бала караучыларга без иң кадерлеләребезне ышанып тапшырабыз бит. Нарасыйларыбызны. Мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәрләренең бәйрәме — Тәрбияче көне якынлаша! 27 сентябрьдә үзегезнең тәрбиячеләрегезне һәм аларның ярдәмчеләрен котларга онытмагыз. 39нчы «Киләчәк» балалар бакчасындагы «икенче әниләр» турында бу язма үзенең эше белән мәңгелек мәрхәмәт таратучыларның барысына да ихлас ихтирам билгесе булсын. 

Таныштырырга рөхсәт итегез. Иң гүзәл няня Ольга Юрьевна Грачева һәм искиткеч тәрбияче Ләйсән Хәлим кызы Изибаева. 

— Марат, син нигә эчмисең?
— Нәрсә бу: какао, кофе яки кофе эчемлегеме? 
— Син нәрсә телисең соң?
— Кофе эчемлеге!
— Алайса, бу — кофе эчемлеге! 
(Марат, 4 яшь)
(һәм эчеп куйды бит, — автор иск.)

— Марат, манный боткасын ник ашамыйсың?
— Мин өйдәгесен генә яратам.
— Әсин аны әниең пешергән дип уйла.
— Шул чакта ашый аламмы?
— Әлбәттә инде!
(Марат, 4 яшь)
(Һәм ашап бетерде бит, — автор иск.) 

Яисә тагын бер очрак. 
Өч яшьлек Ая иртүк елый. Әнисеннән башка төркемдә каласы килми. Башкаларның бернинди үгетләве дә булышмый. Кинәт:
— Нишләп әле минем ярдәмчем елый? Син бүген кухняда иң башы. Әйдәле, аш пешерүчеләрдән иртәнге аш алырга барыйк. Ипи өләшергә булышырсыңмы миңа?
— Әйе!
Менә шул. Күз яшьләре булмаган да диярсең. Сабый шундый җаваплы эшне ышанып тапшырган кешесенә кулын биреп, янәшә атлап та китә. Нәни бала шат — әнисе бәхетле.

Өч очракны гына мисалга китердем. Алар уйлап чыгарылмаган. Үзем шушы сөйләшүләрнең шаһиты булдым. Урта төркемдәге тәрбияче ярдәмчесе Ольга Грачева (балалар белән бу очракларда ул сөйләште) теләсә кайсы бала күңеленә ачкыч таба белә. Хәтта иң көйсезенә дә. Макаренко системасын үтмәгән ул. Ул йөрәге ничек куша, шулай эшли, ә йөрәге алтын аның! 

Ольга Грачева: «Балалар белән эш — минеке! Балалар мохитенә эләгү белән аңладым мин моны. Дөресен әйтим, мин заводта эшләп килдем, һөнәрем буенча бөтенләй дә рәссам-бизәүче. Биредә, 39нчы бакчада, бер елдан артыграк кына эшлим. Сабыйлар белән бергә булу нинди бәхет! Һәр бәләкәй кеше — ул шундый могҗиза, алар белән аралашу һәрчак куанычлы. Ата-аналар безгә үзләренең кызчыкларын-улкайларын ышанып калдыра. Һәм без, тәрбияче белән бергәләп, балаларның әти-әниләре эшләгән арада, алар биреп өлгермәгән мәрхәмәтлек һәм ихтирамлыкны балаларга бирергә тырышабыз. Болар барысы да тормыш өчен кирәк». 

Билгеле инде, кичерешләр дә, иҗат күнекмәләре дә, китаплар уку — камил шәхес тәрбияләү өчен бары да мөһим. Шулай да Ольга Юрьевна барыннан да бигрәк, бала дус булырга, кайгырта белергә өйрәнергә тиеш дип саный. Язылмаган кануннар. Уеннар һәм уенчыкларга килгәндә, без бәләкәй чакта курчаклар һәм машиналар аңлаешлы иде, дип көлә ул. Болар барысы да килә-китә, балаларга кешеләрчә мөнәсәбәт, яхшылык һәм ярату — алар заманнан тыш, дип саный. Шуңадыр, Ольга Грачеваны беркемнең дә беркайчан да төксе чагын күргәне юк, ул һәрвакыт елмая. Һәркемгә.

Ольга Грачева: «Тормыш девизым: «Теләсә нинди тискәре якның уңай якларын табарга». Шул вакытта яшәве җиңелрәк. Арыганлык тоясың, билгеле, ләкин рухи көчнең беткәне юк. Нәниләр белән аралашканнан күңел күтәрелә. Безнең эштә очраклы кешеләр була алмый! Андыйлар монда эшли алмау түгел, алар бирегә килми дә. Мин моңа ышанам! Балалар бакчасында эшләү өчен балаларны ярату гына кирәк! Шул гына!» 

Ләйсән Изибаева да балаларны яратып эшли, күзләре очкынланып тора. Ул кечкенәләр төркемендә I квалификация категорияле тәрбияче. Мәгариф өлкәсендә — 7 ел. Ике чыгарылыш артта калган. Быел ул чираттагы өч яшьлекләрне үз канаты астына алган. 

— 7 ел стаж, анысы рәсми төстәгесе, — ди Ләйсән Изибаева, — гомумән алганда, остаз һәм тәрбияче буларак тәҗрибәм ша-а-актый зур, — дип сөйли ул көлеп.

Ул үзе күп балалы гаиләдән икән. Олы апа буларак, ике сеңлесен һәм бер энесен кечкенәдән «аң-белемгә өйрәтергә» туры килгән. Ике тапкыр әни булу да эшендә ярдәм итә. Мәктәпкәчә эшне нык яратуын таный. Үз гаиләсеннән дә ким яратмый. Чит телләр укытучысыннан яңадан тәрбиячегә укуына да үкенми. Берсе икенчесенә бер дә комачауламый. Ләйсән Хәлим кызы полилингваль инглиз-татар телле төркемне алып бара, аның һөнәри белеме биредә бик мөһим. Мөгаллимлек эшенә килгәндә, ул барын да рәхәтләнеп башкара. Бу бик сирәк күренеш. 

Ләйсән Изибаева: «Тәрбияче эшендә миңа даими хәрәкәт, үсеш ошый. Чын мөгаллим һәрвакыт нинди дә булса яңалык өйрәнергә, балаларның кызыксынуларын белергә, заман белән бергә атларга тиеш. Мин төрле яшьтәге балалар белән рәхәтләнеп шөгыльләнәм. Нәниләр белән әкият укыйбыз, аларга яңа мохиткә ияләнергә кирәк. Аннары Корней Чуковский әкиятләренә күчәбез, мин аларны яттан өйрәнеп бетердем. Зурраклар белән сюжетлы-рольле уеннарны гамәлгә кертәм, «әниле-кызлы», «чәчтарашханә», мәсәлән. Миңа ошый. Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр белән музейларга, экскурсияләргә йөри башлыйбыз. Бу да мавыктыргыч. Күпме кичәләр, конкурслар үткәрәбез... Безгә бер дә күңелсез түгел. Эш көне ахырында, арысаң да, шулкадәр канәгатьлек тоясың: көн бушка үтмәгән». 

Әни буларак, миңа да аның балалар белән уртак тел таба белүе ошый. Ул һәр нәни балада шәхес күрә белә. Үз холкы, рухы, кичерешләре белән. Кешеләрне яратуның һәм әдәплелекнең язылмаган кануннары белән бергә, Ләйсән Хәлимовна туган телгә мәхәббәт тәрбияли һәм инглиз сөйләме белән кызыксындыра. Балалар өч яшьтән өч телдә дә «исәнмесез», «рәхмәт», «сау булыгыз» дип әйтә. Һәм бу бик яхшы! 

Билгеле, язма геройларымның икесенең дә һөнәри хыяллары, ниятләре бар, ләкин мин аларны ачмыйм. Барысы да чынга ашсын дип чын күңелдән телим. 
Мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә башлыча эчкерсез һәм мөлаем кешеләр эшләвенә ышанам. Язмам героеның берсе әйтүенчә, «бу һөнәрдә очраклы кешеләр юк». Тәрбия эше белән шөгыльләнүчеләр, төпсез коедан алган шикелле, илһамнарын арттырып торалар, һәм ул бер дә бетми. Алар бөтенесе артист та, психолог та, остаз да, дипломат та, укытучы да — бер үк һөнәрдә. Тәрбияче һөнәрендә, анда балаларны чиксез ярату кызыл җеп булып сузыла. 

P.S. Барлык ата-ана исеменнән хезмәтегез һәм балаларыбыз өчен рәхмәт. 
Барлык тәрбиячеләргә, тәрбияче ярдәмчеләренә һәм балалар бакчалары мөдирләренә җылылык һәм ихтирам белән, ике бала әнисе 
Лира ДӘҮЛӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев