Татар теленең киләчәге турында бары тик ялкау журналист кына язмагандыр. Һәрберсенең әлеге темага карата уз фикере бар. Һәм менә мин дә үз уйлануларым белән бүлешергә булдым, дип яза "Мәгариф" газетасы хәбәрчесе.
Соңгы арада (10-15 ел дәвамында) татар теленең киләчәк язмышы турында барсыда кайгыра, чыгу юлы эзли. Һәм бу аңлашыла ки. Сезнең яшьләр сөйләшүенә игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, хәзер аларның диалогын төзеп күрсәтәм:
- Привет, - ди берсе.
- Привет, - дип җавап кайтара икенчесе.
Шул гына җитәдер дип уйлыйм. Яшьләр хәтта "сәлам" сүзен оныттылар. Бу шәһәрдә генә тугел, авылларда да шундый ук хәл. Чын татарча итеп исәнләшу юкка чыга. Мин узем һәр көнне күрәм бу хәлне, шуңа курә бу сүзләрнең буш сүз булмавына инана аласыз.
Әйдәгез, бу хәлгә төрле яктан килеп карыйк. Татар теле чыннан да бетү дәрәҗәсендәме соң? "Юк", - дип җавап бирәм мин башта, һәм берничә сәбәпне билгеләп узам:
1. Бераз тарихка күз салыйк. Бөтенләй тарихи вакыйгалар белән сезнең башыгызны әйләндермим, бары тик бөтенебез белгән мәгълүматны яңартам. Татар халкы һәм татар теле узенең яшәү дәверендә төрле яулар күрә, төрле хурлыклар кичерә: Иван Явызның Казанны яулавы, көчләп чукындыруы, хәзер инде беребезгә дә сер булмаган XX йөз башында Рәсәй хөкумәте тарафыннан башланган татарларга каршы көрәше. Соңгысында хәтта мәктәпләрне япканнар, татар телендә укытырга рөхсәт бирмәгәннәр. Никадәр куркыныч һәм куңелне тетрәндергеч хәлләр. Әмма хәзер урамда 2017 ел, телебез һаман исән бит, ни генә булмаса да. Бары тик "Аллага шөкер" диясе генә кала.
2. Статистикага килгәндә, ул шулай ук татар теле киләчәгенең оптимистик якларын яктырта. Беренчедән, татар теле - Рәсәйдә популярлыгы буенча икенче тел. Горурлык хисе шунда ук туды, тоясызмы? Әле ашыкмагыз. Алда тагын да кызыклы мәгълүмат: "Юнеско" оешмасы тикшерүләре буенча - татар теле дөнья телләре арасында популярлык ягыннан 95 урында, аңарда 5 млн кеше сөйләшә. Аз кеше тугел. Димәк, тел әле яшәячәк. Шулай да без бар әйберне чагыштырырга яратабыз. Мин сезне бу хокуктан да мәхрүм итмим. Менә сезгә чагыштыру: Беларусь иле территориясе һәм кеше саны буенча Татарстаннан 3 тапкырга зур, әмма дә ләкин бу телдә бары тик 9 млнга якын кеше сөйләшә. Телләре - 69 урында. Димәк, татар теле әле ул кадәр ук түбән дәрәҗәгә төшмәгән. Димәк, татар теле әле башка телләр белән көрәшә ала. Менә тагын бер факт: дөньяда якынча 7000 тел, татар теле - 95 урында. Йөзлеккә кердек! Горурлык хисе бөтенләй ташып чыга инде хәзер. Бу як өчен дәлилләр эзләвебезне дәвам итик.
3. Инде 20 гасыр башында ук, инкыйлабка кадәр, Финляндияда, Румынияда, Болгарияда һәм Польшада татар общиналары төзелә. Чит илләргә киткән татарлар бер-берсен эзләү эшен башлыйлар. Бу ни турыда сөйли соң? Татар кешесе инде шул вакытта ук узенең татарлыгын сакларга керешә.
"Юнеско" күзәтүе буенча, татар теле төзеклеге һәм логика ягыннан бөтендөнья телләре арасында 4нче урында тора. Купме оптимистик прогнозлар һәм фактлар таптык.
Әмма… Футбол уенында шундый бик кызыклы әйтем бар: "Статистика синең ягыңда да бит, әмма таблода нәтиҗә сиңа каршы". Минемчә, бу сүзләр безнең тикшерүгә дә хас. Хәзер инде татар теле юкка чыгу сәбәпләрен билгеләп узыйк.Никадәр татар теленең киләчәге якты һәм чәчәкле дисәк тә, чынында, ул тулысы белән алай гына тугел. Детектив романнарда шундый хәйләкәр алым кулланыла: язучы әсәр башында игътибарга лаек булмаган бер детальны язып уза, аны берседә күрми. Әмма азакта барсыда шул кечкенә детальга бәйләнгән икәне ачык була. Мин дә шундый алым кулландым дисәк була. Монологым башында ике укучының аралашуын мисал итеп китергән идем. Әлеге анализда ул диалог - төп деталь.
1. Киләчәкнең иң мөһим кешеләре - яшьләр татар телен хөрмәт итмиләр. Һәм мин арттырмыйм, киресенчә, бераз йомшартам да әле. Алар татар булуларыннан оялалар. Күз алдыбызга шундый вакыйганы китерик: яшь егет кибеткә керә. Кибетче - уртача яшьләрдәге хатын-кыз. Егет нинди телдә суз башларга дип уйлап тора. Ахырда русча сорый. Ирония шунда: кибетче апа шулай ук татар… Әгәрдә егет уз теленнән оялмаган булса, алар шартлатып, рәхәтләнеп татарча сөйләшерләр иде, шулай итеп татар телен саклауга уз өлешләрен керткән булырлар иде. Безнең төп проблемабыз - үз-үзебездән оялу. Әйе, нәкъ үз-үзебездән. Тел - ул без. Димәк, без үзебезнең барлыгыбызны хөрмәт итмибез.
2. Хәзерге буын татар булуын уңай курми. Һәм бу купмедер дәрәҗәдә материаль як белән дә бәйле. Татар булып эшләп, акча эшләп булмый. Менә мин узем язучылык белән шөгыльләнәм һәм чын язучы булырга телим. Беләсезме, туганнарым, дусларым миңа ни ди? "Яз русча, татар телендә танылып булмый, синең китапларыңны берседә укымыячак". Һәм күпмедер дәрәҗәдә алар хаклы да.
Әй, татар, кая синең мәгърифәтлелеккә омтылышың? Үзебез белемгә омтылмасак, ничек без телебезне саклап калырга җыенабыз?
3. Татар кешесе татар китапларын укымый. Татар классикларыннан алар бары тик Тукай белән Җәлилне генә беләләр…Анысы да бары тик актив пропаганда аркасында. Исхакый, Әмирхан, Ибраһим, Туфан, Кутуй...Алар бездә күп. Мәдәниятебезне, традицияләребезне оныту - упкынга таба беренче адым. Хәзер татар баласының татар булмавы хак.
4. Бу "татарсызлык" җебендә тагын бер буынны оныттык - ул әти-әниләр. Аларның кубесе заман таләпләренә сыешырга телиләр. Гаепләп тә булмый кебек... Балаларын татар мәктәпләреннән алып, рус мохитенә тапшыралар. "Алар татарча белем алып, нигә ирешә алалар соң?" - дип җавап бирәләр, сорасаң. Кызык…Әмма бит аңарда сез узегез гаепле. Әгәр дә өстә әйтелгәннәрне эшләмәсәгез, татар мәктәпләрен яклап чыксагыз, татарча белем биру йортларын ябырлар идеме? Гомумән, "минем өем читтә" дигән принцип белән яшәу җиңел ул, ләкин ул проблеманы чишми. Татар кешесе хәзер гомумән пассив. Искә генә төшерик: Сөембикә татарлыгын югалтырга теләмичә үлемне сайлый, Мулланур Вахитов, үлемгә илтәсен белә торып, татар булуын дәвам итәр өчен хөкумәт белән көрәшкән, Тукай җаны-тәне белән татар телен яклаган. Алар хәтта үлемнән дә курыкмаганнар, татар баласы XXI гасырда да яшәсен дип көрәшкәннәр. Кайсыбыз хәзер шулай булдыра ала? Хәзер алар безне курсәләр, "нишләдегез сез безнең җиңуләр белән" - дип сорарлар иде . Берәуләр: "Заманалар узгәрде" - дип җавап бирергә мөмкин. Ә мин болай әйтәм сезгә: замананың нинди булуы бары тик үзебездән генә тора. Йә син булмәгә кереп качасың һәм үлемеңне шунда көтеп утырасың, йә уз хокуларың өчен көрәшәсең.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов узенең бер очрашуында шундый сузләр әйткән иде: "Бүген телне, милләтне саклау юлларын эзләргә кирәк…Хәзер яңа мөмкинлекләр күп. Телевидение, интернет бар. Социаль челтәр кайный. Нишләп әле татарча челтәр ачмаска? Яшьләр өчен интернет, телевидение ачарга кирәк". Һәм бу бик уңышлы адым булыр иде.
5. Күз алдыбызга гына китерик: татар баласы татар социаль челтәрендә татарча сөйләшә. Югарыга зур адым булыр иде. Яки "YOUTUBE" сайтының татарча аналогын ачсак, ни булачак? Нонсанс кебек! Ләкин шулай да мин үземнең идеямны тәкъдим итәр идем: шул дөньякүләм танылган видеохостингка ошатып, безгә дә татар сайты ачарга кирәк. Әмма бер шарт белән: видео төшерүче блогер татарча сөйләргә яки татар дөньясын яктыртырга тиеш. Әлбәттә, бушка түгел. Билгеле бер түләү өчен (монсыз берничектә кешене кызыксындырып булмый. YOTUBEта түләү системасы шулай ук бар, ул «мониторинг» дип атала). Президентыбыз дөрес кузаллый. Хәзер татар телен нәкъ менә яшьләргә якынайтырга кирәк.
6. Татар телен устерүгә комачаулаган факторларның тагын берсе - ул БДИ (ЕГЭ). Бөтен имтиханнар да рус телендә бирелгәнгә күрә, татар баласы русчага җайлаша башлый, татар телен кирәк түгел дия. Һәм менә монда татар баласының башында башлана да инде реформация. Йошкар-Олада узган халыкара проблемаларга багышланган Советта Рәсәй Президенты В.В.Путин: "Төбәкләрдә икенче тел көчләп укытылырга тиеш тугел,- дип билгеләп үткән иде,- бу кешенең хокуларын бозу". Алайса шундый сорау туа: ник БДИны башка телдә биреп булмый? Әгәрдә хокукларга әйләнеп кайтсак, кешедә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, миңа калса. Бу безнең телне үстерүгә зур ярдәм кертер иде. Мөгаен, сез "кем сайласын инде татар телендә бирүне…"- дип астыртын гына елмаеп куйгансыздыр. Әмма әгәрдә мондый мөмкинлек булса, татар әти-әниләре баласына татар телендә бирергә рөхсәт итер иде, бу тәгаен. Чын татар булып үскән балага русчага җайлашу бик җиңел тугел, үземнең мәктәптә шундый мисаллар бар иде. Ә монда шундый зур мөмкинлек. Хәтта рус телен камил белгән күп кенә татар баласы БДИны татарча бирергә ризалашыр иде. Бары тик мөмкинлек кенә тудырырга кирәк.
7. Тагын бер проблема бар. Анысы дәуләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиештер, минемчә. Балык баштан чери диләр. Менә татар да нәкъ шулай. Татарның башы - авыллар. Чын, ихлас, татар авыллары бетү - зур бәла. Татар кешесе бит шул авылларда урнашкан. Әгәрдә авыл бетсә, кеше татарлыгын югалта. Хәзер авылларда колхозлар бетә, мәктәпләр ябыла, эш юк… Мин аңламыйм, без татар телен юк итәргә телибезме, әллә инде саклап калырга тырышабызмы? Дәүләт түрәләре моны ниһаять аңларга тиеш.
Ахырда ниндидер нәтиҗә ясарга кирәк бит. Татар теленең киләчәге бармы? Барсыда үз кулыбызда. Татар теле - уч төбебездәге кечкенә генә нәфис чәчәк кебек. Йә без аны йодрыгыбызны кысып, үзебез үк сытабыз, йә аны җиргә утыртып, аның гүзәл булып үскәнен күзәтәбез, саклыйбыз һәм даими чистартабыз. Бары тик бездән генә тора татарның якты язмышы!
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев