Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Тере тарих: Мирсәид Салихов 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте

Тыл ветеранын котларга авыл халкы, җитәкчелек һәм мәктәп укучылары килде

Иске Юраш авылында яшәүче Мирсәид Салихов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын котларга авыл халкы, җитәкчелек һәм мәктәп укучылары килде. Бу хакта Иске Юраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйләде.

5 февраль көнне Иске Юраш авылының мөхтәрәм кешесе, тыл ветераны Мирсәид Салих улы Салихов олуг юбилеен — 95 яшен билгеләп үтте. Әлбәттә, мондый зур даталар авыл халкы тарафыннан да, республикабыз җитәкчелеге тарафыннан да игътибарсыз кала алмады.

Мирсәид Салихов 1931 елда Салавыч авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Мирсәид бабайның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, бүген дә әле ул тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Картлык көннәрендә ул балаларының ихтирамын, яратуын һәм кайгыртуын тоеп яши.

Аны гомер бәйрәме белән котларга Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов, мәктәп директоры Фәймә Сәләхетдинова, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары килде. Алар юбилярга үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы юбилярга матур теләкләрен җиткереп, РФ Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевның котлау открыткасын тапшырды. Анда түбәндәге тәбрикләү сүзләре язылган иде: «95 яшь ул — төпле акыл, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллар. Без чын күңелдән Сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен салган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез! Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын, күңел җылысын тоеп, шатлык-куанычларда гомер итүегезне телибез!».

Мирсәид бабай кебек кешеләр — көчле рух һәм сынмас ихтыяр кебек төшенчәләрнең гәүдәләнеше ул. Авыр тормыш юлын үтеп тә, тормышка мәхәббәтен саклаган, хезмәткә тугры булып кала алган кешеләр алар. 95 яшь — зур, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр дә.

Мирсәид Салих улы ихлас сөенеп бүләкләрне кабул итте, сәламәтлеге турындагы сорауларга да анык итеп җавап бирде. 95 яшькә җитү — үзе олы бәхет. Авылдашлары да Мирсәид абыйны хөрмәт итәләр.

Мирсәид бабайны 100 яшьлек юбилее белән котларга да насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев