Тимер караватны якын итә
Зоя Пономарева Күклек авылында дөньяга килгән.
Капканы ачып керүгә, безне гадәти булмаган күренеш каршы алды. Бу матурлык кул астындагы әйберләрдән барлыкка китерелгән: мәсәлән, тишек табакларны агач төбенә каплап ясалган чебен гөмбәләре, гномнар, алар арасында чәчәкләр... Тагын да алгарак үтсәң, йортның арткы ягында урнашкан ял итү урынына килеп чыгасың, биредә борынгы тимер карават тора, аның тирәли тәгәрмәч резинасы эченә утыртылган бакча гөлләре, агач ботакларыннан үреп ясалган киртә... Шушы йортта кызы белән гомер кичерүче Зоя Пономарева әлеге тимер караваттан бер дә баш тартырга теләми.
- Шушында утырып ял итәргә ярата әни. Бу караватны инде ничә тапкыр ташларга теләсәм дә, әни риза түгел, - ди Галина Иван кызы.
Сугышта катнашкан Иван Петр улы Пономаревның тол хатыны, тыл хезмәткәре Зоя Степан кызы Пономарева 1929 елны Күклек авылында дөньяга килгән, гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Колхозда эшләгән, аннары мәктәптә пешекче булган.
- Сугыш вакытында урманга йөрдек, утын ташыдык, ашарга булмады. Мин әле кечкенә идем, әби белән йөрдем. Бездә алмагачлар күп иде, алмаларны Черкас якларына алып барып, бәрәңгегә алмаштыра идек.Алабутаны күп ашадык инде, - ди Зоя Степан кызы. - Укырга Морт авылына җәяү йөрдек. Иртәнге дүрттә чыгып китә идек, өскә кияргә юк, аякларда чабата, бигрәк тә яз көне читен, аякларга юеш үтә, кышларын туңып бетә идек. Бүреләр очрый иде каршыга, куркып көтеп утыра идек киткәннәрен.
Тормыш иптәше Иван Петр улы офицер булган, күп җирләрдә сугышкан, Берлинга барып җиткән, туган ягына 1949 елда гына әйләнеп кайткан. Сугыштан соң Алабуга шәһәрендә, Морт авылында беренче секретарь булып эшләгән, Лубянда коммендант булган, аннары калган гомерен комбайнчы һөнәренә багышлаган. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, Галина - иң олысы.
Зоя Пономарева, 87 яшендә булуына карамастан, һаман кәҗә асрый, эш арасында җырларга ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев