Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түләүләрдән баш тарту – җинаять санала

2017 ел башыннан, бюджет классификациясе буенча кодлар салым түләүче тарафыннан дөрес тутырылмаган очракта, иминлек хезмәтенә түләүләр Россия Федерациясенең бюджет системасына тулысынча һәм вакытында керсен өчен, Федераль казначылык түләүләрне автомат рәвештә яңадан кодлаштыру буенча эш алып бара.

Шунысына игътибар итәргә кирәк, яңадан автоматлаштыру вакыты тәмамлангач, 2017 елда гамәлдә булмаган КБК бенча рәсмиләштерелгән исәп документларын Федераль казначылык идарәсе ачыкланмаган кертемнәр итеп караячак. Шуның белән бәйле рәвештә, пенсия буенча мәҗбүри иминиятләштерүгә, вакытлыча хезмәткә яраксызлыкка һәм ана булу белән бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә, мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләү кәгазьләрен тутырганда игътибарлы булырга кирәк.

Иминлек хезмәтенә кертемнәр

Иминият хезмәтенә түләүләр бенча йөкләмәләр салым законнарында каралган. Алар үтәлмәгән очракта, салым түләүчегә штраф салынырга мөмкин, чөнки 2017 елдан башлап, хокукка каршы кылган гамәл (яисә гамьсезлек) салым хокук бозуы булып таныла, РФ Салым Кодексы тарафыннан аның өчен җаваплылык билгеләнгән.

Өлешчә, РФ Салым Кодексының 122 маддәсе нигезендә, салым базасын (иминият хезмәтенә кертемнәрне исәпләү базасын) киметү нәтиҗәсендә салым акчаларын (җыем, иминият хезмәтенә кертемнәрне) түләмәү яисә тулысынча түләмәү, салымның (җыем, иминият хезмәтенә кертемнәрнең) башкача дөрес исәпләнмәве, яисә башка хокукый булмаган гамәлләр (гамьсезлек) очрагында, әгәр аларның РФ Салым Кодексының 129.3 һәм 129.5 маддәләрендә каралган билгеләре булмаса, түләнмәгән салым (җыем, иминият хезмәтенә кертемнәр) күләменең 20 проценты күләмендә штраф салына. Әлеге гамәлләр юри эшләнгән булганда, штаф күләме түләнмәгән салым (җыем, иминият хезмәтенә кертемнәр) күләменең 40 процентын тәшкил итә.

Шәхси эшмәкәрләр игътибарына

РФ Салым Кодексы тарафыннан салым декларациясен тапшыру йөкләмәсе каралган. Ул эмәкәрлек моңа кадәр файдаланган салым тәртибе буенча башкарыла:

- гомуми салым салу тәртибеннән ел саен файдаланганда, физи к затлар керемнәренә салым буенча декларация (3-НДФЛ);

- салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланып ел саен түләгән салым буенча декларация;

- эшчәнлекнең аерым төрләре өчен исәпләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын кулланганда, эшчәнлекнең аерым төрләре өчен исәпләнгән керемгә (ЕНВД) квартал саен салым декларациясе.

Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге тукталган очракта, ел дәвамында календарь ел башыннан алып, эшчәнлек туктаган көнгә кадәр вакыт өчен салым хисабы шулай ук тапшырылырга тиеш. Шәхси эшмәкәр чынлыкта эшчәнлек алып бармаган булса да, Салым Кодексы тарафыннан ул салым декларациясен тапшыру йөкләмәсеннән азат ителми.

Хисапның бирелү-бирелмәве хакында салым органнары РФ Пенсия Фонды органнарына мәгълүмәт бирә, бу эш үзара бәйләнешләр турында килешү нигезендә бара.

Салым органына салым хисабы тапшырылмаса, Пенсия фонды 8 минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә исәпләнгән түләү билгели ала. Аларның күләме:

- 2014 ел өчен - 138627 сум,

- 2015 ел өчен - 148886 сум,

- 2016 ел өчен - 154851 сум тәшкил итә.

2017 елның 10 августыннан тагын бер үзгәреш: иминлек хезмәтенә түләүләрдән баш тарту җинаять санала, аның өчен эзәрлекләү каралган. Бу маддә буенча иң йомшак җәза - 100 мең сум күләмендә шртаф, иң каты җәза - эшмәкәрләрне 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү. Оешма җитәкчеләрен 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган, шул ук вакытта алар өч елга аерым вазифалар хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ПРивет Мир!