Төп йорт килене: Алабуга районы Морт авылында яшәүче Хуҗина Гәүһәрия 70 ел гомеренең 48 елын төп нигездә яши
Төп йорт килене дигән категория кешеләр бар. Кемнәр соң алар?
Сүзем, 70 ел гомеренең 48 елын Морт авылында төп нигезне саклап торучы килен булып яшәп ятучы апам Хуҗина Гәүһәрия турында.
Хай бу гомер агышлары, Нократ елгасы аръягында калган шанлы һәм данлы Урта Кирмәндәге туган нигезеннән аерылып китүенә дә шактый вакыт икән бит инде.
Җизни белән яратышып өйләнештеләр алар. Мамадыштагы эрләү-туку фабрикасында эшләгәндә дус кызы Рәмзия белән Мортка кунакка кайткан җирдән авылның беренче егете Миннегали белән танышып-күрешү, дусларча очрашу-аралашулар олы мәхәббәткә әйләнә. Миннегалие «некрут» булып, армиягә чакыру килгәч, ныклап катып та бетмәгән, баскан саен шартлап торучы көзге Вятка бозы өстеннән «Солдат ашы» на кайтырга чыгуы да бүген бер хатирә генә инде. Вятка аркылы күпернең булмавы яшь йөрәкне тыеп тора аламыни! Мәхәббәтнең көче дә шунда бит аның. Ике арада йөргән чуктин-чук сәләмле хатлары белән ике ел үтеп тә китә.
Миннегалие армиядән кайткан аенда ук өйләнергә карар кылып, апаны сорарга килеп тә җитә. Мин сигезенчедә укып йөрим. Апаны биреп тә җибәрәсе килми, җизниле булып, яштиләр арасында «кайнеш» булып та йөрисе килә. Җизниләр сөяк саплы пәке бүләк итәләр икән дигәнен дә укыган бар.
Җизни гаиләдә төпчек, биш баланың дүртесе инде башлы-күзле. Өлкәнәеп килүче кода белән кодагыйны тәрбияләү кече малай өстендә. Җизнинең аерым салган йорты юк, төпчек малай әти-әни нигезендә калырга тиеш, апа төп йортка килен булып барганын белеп барды. Аларны беркем дә башка чыгарырга теләмәде, үзләре дә ул турыда сүз кузгатмадылар. Әнә шулай, төп йорт килене булып яшәлгән дә яшәлгән.

Килен булып төшкән нәселнең тамырлары нык, ата үз урынында булган, ана үз урынын белгән төпле татар гаиләсе. Үз хезмәтләре белән көн күрүче, сугыш ветераны Нәҗип — каенатасы белән дә, хезмәт ветераны Миңселу-каеанасы белән дә уртак телне тиз таба тик тормас килен. Бергә гомер итәргә дип килгән киленне кайнатасы белән каенанасы сабыйларча куанып каршы алалар. Килгән көненнән үк аларны әти-әни дип, бер эштән дә куркып тормаганын күрсәтеп, җиң сызганып килен хезмәте күрсәтә башлый.
Җитмәсә, каенатасы «Хай, килен, булдырасың» дип гел үсендереп тора. Унбиш яшеннән Мамадыш эрләү-туку фабрикасына эшкә барып кергән орчык хәтле генә кызның монда да тырышлыгын күрше-күлән дә тел шартлатып күзәтә. Ирле-хатынлы икесе дә колхоз производствосына эшкә чыгалар: берсе шофер, икенчесе ашханәдә пешекче. Баштан пешерәсе, кабат шуны кырларга алып чыгып игенчеләрне тукландырасы — яздан көзгә кадәр шулай. Көн төнгә авышкач кына эшнең бүгенгесен бетереп, йортка кайтып керәсең. Анда сарай тутырык мал, кайсын саварга, кайсын ябарга дигәндәй. Яшьлек үзенекен итә, эштән куркып тормый Кирмән кызы. Күкрәк баласы Ильнары белән дә ашханәдә эшли әле ул. Бала тугач әбисенә дә эш арта, оныгын күтәреп үзләреннән ике урам аша урнашкан ашханәгә баланы күтәреп имезергә йөгерә. Ул вакытта инде үзе дә өлкәнәя баручы кайнанасының бу изге гамәлләрен тирән ихтирам белән искә ала төп йорт килене. Эшнең берсеннән дә куркып тормый ул, колхоз фермасына барып сыер савучы булып та, бозау караучы булып та эшли. Мортның үзен дә, халкын да ярата Гәүһәрия Миннегаян кызы. Үзенең һәркемгә ачык йөзле булуы, юмартлыгы белән авыл халкының ихтирамын һәм хөрмәтен күреп яши ул. Лаеклы ялга чыкканчы, 20 ел, үзләреннән шактый еракта урнашкан участок хастахәнәсендә намуслы хезмәт итә.
Килен белән кайнана бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярашып-чөкердәшеп гомер кичерәләр. Өч дистә елга якын бергә яшәүләре дәверендә бер кайчан да телгә килгәннәре булмады. Бәлки киленнең беркайчан да каенана сүзеннән чыкмавы шулай дус-тату булуга китергәндер. Аннары, телләшеп утырырга вакыт та юк бит. Колхоз эшеннән бушаган арада йорттагы эшне дә эшләп бетермәле түгел. Мал-туар өстенә алма бакчасы, олы гына яшелчә бакчасы. Төп йорт булгач, ирнең башка туганнарының да сукмагы шушы нигезгә илтә бит. Ничек шулай булмасын, әти-әни, туган нигез барыбызга да кадерле инде. Кайтканда-киткәндә аларны бергәләп каршы алалар, тәм-томын пешерәләр, биреп җибәрергә күчтәнәчләрен хәстәрлиләр. Берсенә биреп икенчесен нәүмиз калдырмыйлар. Миңселу әнисе килененең барлык хатын-кыз эшен белеп, улын хөрмәтләп, өлкәннәргә ихтирамлы булып яшәвенә куана. «Матур җанлы ул, чәчәкләр ярата, өйне ялт итеп тота», — дип мактый.
Инде бакыйлыкка күчкән каената белән каенаны да зурлап, тәрбия кылып соңгы юлга озату да төп йорттагы малай белән килен өстендә бит. Анысын да җиренә җиткереп башкаралар.
Нәсел-ыруны куандырып ике малай, бер кыз үсеп килә. Бала җанлыклы булган Нәҗип кайнатасы белән Миңселу кайнанасы балаларны үстерешкәндә беренче таянычлары булалар. Әти-әниләренең тырышлыкларын күреп үскән балалары да эштән куркып тормыйлар. Өлкән малай Илнар Казан шәһәренең мәдәният һәм сәнгать институтында белем алып, тормыш иптәше, Кайбыч кызы Гөлнара белән туган авылы Мортта йорт салып, үз профессиясе буенча эшли. Кызлары Гүзәл шәфкать туташы белгечлеге алып, Минзәлә егете Шамиль белән гаилә корып, Чаллы шәһәрендә профессиясе буенча хезмәт куя. Кече малай Ленар Казан ветеринария академиясендә белем алып, Дөм-Дөм кызы Раиләне үзенә пар итеп сайлап, Алабуга икътисади зонасы резедентларының берсендә эшли. Әнә шулай, яраткан тормыш иптәше Миннегалие белән иңне-иңгә куеп, тырыш хезмәтләре белән мал табып, бөтен балаларын белемле иттеләр.
Шатлык белән кайгы янәшә диләр бит. Балалар үсеп бетеп, инде куанычларын күрә генә башлаган мәлдә, әле кайчан гына бер-берсе өчен җанын бирердәй булып яшәгән җирдән, 60 яше дә тулмаган җизни арабыздан китеп барды. Апа бик авыр кичерде бу хәсрәтне. «Ялгызларның күңеле — пыяла, саксыз кагылсаң уала» диләр. Арабызда ялгыз канатлар яшәвен дә онытып җибәрмәсәк иде. Аларның болай да кан саркып торган яраларына саксыз кагылмасак иде! Пар канатлы булып яшәгәндә тормыш итү бер бәйрәм кебек булса, канатлар каерылгач кәефләр үзгәрә шул. Яшьтән хезмәт белән чарланып үскән кыз, монда да сынатмады. Ирем үлде дип шунда ук сыерын да бетермәде, мал-туарын да элеккечә асрады. Шулар янында кайнашып, үзенең күңелен юатты. Инде җитмеш яшен тутырып килсә дә әле дә сарае тутырык сарыгын, кош-кортын асрап торган мәле. Алар минем сердәшләрем, ди ул шаяртып.
Уллары-кызлары, киленнәре-кияве буш вакытлары булуга туган нигезгә ашыгалар, әниләрен ялгыз калдырмыйлар. Туган-тумачалар, хәзер инде аларның балалары ирләре-хатыннары белән әти-әниләренең нигезенә, Төп йорт Килене янына, юлны суытмыйлар. Аларга кечкенәдән караңгы чырай күрсәтмәгән Кирмән кызына бүген үзләре кулдан килгән кадәр хөрмәт күрсәтәләр. Кайчан килеп керсәләр дә үзләренә якты йөз буласын белә бит алар. Хуҗиннар нәселен туплап, төп нигезне саклап торучы Гәүһәрия апамны дисбедәге Мәрьям ана төймәсенә тиңлим мин.

«Килен булу берни түгел, кайнана булу авыр», — дигән бер кайнана. Төп йортка килен булып килгән кыз бүген инде тулы куәтенә кайнана, әби ролендә. Ике улының хатыннарын — киленнәрен дә, кызының ирен — киявен дә үз балалары кебек якын күреп гомер итә. Кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша. Киленнәр үзара дус булса малайларның да дус буласын белә ул. Шуңа күрә берсенә дә караңгы чырай күрсәтми, ачык йөз белән каршы ала, озатып кала. Берсеннән берсе калышмыйча сузылып үсеп килүче сигез оныкның яраткан әбисе дә ул. Оныкларын бик ярата әбиләре. Яратмаслыкмыни, нәсел дәвамчылары бит алар. Гомер ничек яшәсәң дә үтә, олыгайган көнеңдә балаларың барысы да гаиләле, исән-сау булып, оныкларың рәхмәт белдерәләр икән, синең дөрес яшәвеңнең бәясе бу.
Ринат Хәйруллин,
«Нократ» гәҗитенең Д. Крещенев исемендәге, Республиканың Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премияләре лауреаты.
Урта Кирмән — Морт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев