Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучы гына түгел — дуслык таратучы

Һөнәрен яратып эшләүчеләр бик бәхетле.

Үз юлыңны табып, кешеләргә кирәкле булып яшәүгә ни җитә! Югары квалификацияле мөгаллимә, иҗади эшләүче шәхес — шәһәребездәге «1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге» укытучысы Ләюзә Гыйлембаян кызы Вәгыйзова — шундыйлардан.

Тышкы кыяфәте дә, холкы да артистларча аның. Оештыра белү сәләте дә тумыштан бирелгәндер, күрәсең.

— Бәләкәйдән бирле укытучы булырмын дип йөрдем. Гомеремне балалар белән эшләүгә багышлармын дигән ышанычым бар иде, — ди Ләюзә Гыйлембаян кызы. — Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуым белән горурланам.

Зур тәҗрибә туплаган, ТР, РФ Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау хатларына лаек Ләюзә ханым Мөслим якларында туып үскән. Ул 1968 елның 9 мартында туган, 1990 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Аның хезмәт стажы да кырык елга якынлашып килә.

Теләсә кайсы чара өчен сценарийларны үзе төзи. Тагын бер бик күркәм сыйфаты: хезмәттәшләре һәм ата-аналарга, шәһәрдәшләренә итәгатьле мөгаләмәдә булуы. Хезмәт сөючән, намуслы укытучыны Алабугада белмәгән кеше юктыр. «Сабантуй», «Нәүрүз», «Сөембикә», «Татар кызы», «Татар малае» һәм башка конкурслар гына түгел, шәһәр бәйрәмнәре дә аннан башка узмый. Ләюзә Гыйлембаян кызы җитәкчелегендә гимназиядә «Алабуга муниципаль мәгариф тарихы» музее ачылган, шагыйрь Фазыл Шәех исемендәге әдәби-патриотик мирасханә яңартылган. Бу музейга килүчеләргә гимназия балалары татарча да, русча да сөйләп бирә, чөнки укытучы апалары «Яшь экскурсияче» түгәрәген дә алып бара. Туган якны өйрәнү музейлары арасында муниципаль конкурста Фазыл Шәех музее беренче урынны алган. Ләюзә Вәгыйзова тырышлыгы белән, Фазыл Шәех исемендәге фәнни-тикшеренү укулары республика дәрәҗәсендә уздырыла башлады.

Билгеле булганча, АМР һәм Төрек республикасының Сафранболу шәһәр мэриясе арасында 2009 елдан бирле тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Ләюзә Вәгыйзова, 2012 елдан 2018 елга кадәр, гимназиячеләрне Сафранболуда уза торган Балалар фестиваленә алып барды. Төрек халкына татар җыр-биюләрен бүләк итеп, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләп һәм осталык дәресләре үткәреп, милләтләр арасында багланышларны ныгытуга зур өлеш кертте. Гимназия укучылары өчен ул «Төркия мәдәнияте» дип аталган программа эшләгән, балалар тел дә өйрәнә, төрек көнкүреше һәм мәдәнияте белән дә таныша. Әйтергә кирәк, Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендәге Мәсгуть Имашев исемен йөрткән урта мәктәп белән дуслык элемтәләре урнаштыруда да Ләюзә Вәгыйзова башлап йөргән.

Дәрес эшчәнлегеннән тыш оештырган чараларын санап бетерерлек түгел. Ул җөмһүриятебез һәм бөтен ил күләмендә үткән конкурсларда, конференцияләрдә җиңүче дә. Укучылары республиканың төрле иҗат конкурсларында, фестивальләрендә һәм шулай ук Сафранболуда Халыкара Балалар фестиваленең призерлары булган.

— Эшнең теләсә-кайсы өлешендә мин укучыларымны нәрсәгә өйрәтәсемне анык күзаллыйм, — ди Ләюзә Вәгыйзова.

Ул үз фәненнән 5-9, 10 сыйныфлар өчен автор программасы төзегән, сәләтле балалар белән эшләү, рухи-әхлакый тәрбия бирү программалары да үзенеке. 

2017 елдан хезмәт ветераны исеменә лаек мөгаллимә КФУның Алабуга институты студентларына булышырга да вакыт таба. 

Милли мәдәниятне торгызуда һәм үстерүдә нәтиҗәле өлеш керткән һәм Алабуга шәһәренең иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен, 2022 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа Татарстан халыклары ассамблеясенең мактау хатын тапшырды.

Игелекле хезмәттә, гаиләсендә дә куаныч алып яши Ләюзә ханым. Ире Вәкил белән ул һәм кыз үстереп, онык күрү бәхетенә ирешкән алар. Елмаеп торган бу мөгаллимәгә карыйсың да, бар эшен дә җиңел эшлидер сыман, ничек шулай барысына җитешә, дип уйлап куясың. Укытучылар арасында сүз чыкканда, тәрбиягә авыр бирелә торган балалардан зарлану еш ишетелә. Алдынгы мөгаллимәнең андый кыенлыкларга карата фикере нинди?

— Тәрбияләве кыен диләр икән, бу балага игътибар җитми дип уйлыйм. Ул уңышка ирешә алырлык өлкәгә җәлеп итәргә кирәк аны. Мин укучыларны сыйныфтан тыш чараларга тартам. Конкурслар вакытында һәркайсы үзенең кирәклеген тоя. Балалар бит фикерләүгә сәләтле итеп яратылган. Укытучының бурычы: аларның нәрсәгә һәвәс булуын күреп алып, сәләтләрен тагын да үстерү. 

Ләюзә Гыйлембаян кызы гимназиядә "Гаилә клубы"н да ачкан. Алга куйган максатына ирешүдә үзен дә, башкаларны да эшләтә белүче шәхес ул, шуңа да зур хөрмәткә лаек. Бүген ул үзе — остаз. Гомеренең түгәрәк бәйрәме дә килеп җиткән. Һөнәренең чын остасы, шәһәребез горурлыгы булган шундый мөгаллимнәребез күбрәк булсын иде.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев