Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучы һәм остаз елына: «Адымнар-Алабуга» укытучысы Зөлфирә Данилова

Менә 30 ел Зөлфирә Данилова балаларга татар теле серләрен өйрәтә.

Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Ул ярату чын йөрәктән булса гына балалар сине кабул итә. Ә балаларны берничек тә алдап яратып, яраттырып та булмый, ди минем остазым Зөлфирә апа.

Сүзем остазым — Зөлфирә Сәләхетдин кызы Данилова — «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексының иң тырыш, иҗади эшләүче укытучыларының берсе турында. Ул хезмәт юлын 1994 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, 4 нче гимназиядә башлап җибәрә. Менә 30 ел Зөлфирә Данилова балаларга татар теле серләрен өйрәтә, үзен укыту һәм тәрбия бирүнең киң ысулларын, метод һәм алымнарын камил белүче мөгаллимә итеп таныта. Дәрестә ул кулланган заманча педагогик технологияләр баланың белем сыйфатын, кызыксынуын арттыруга, шәхес буларак камилләшүенә юнәлдерелгән. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп оештырылган дәресләр аркылы фән буенча тупланган осталык һәм күнекмәләрне файдалана алу сәләтенә ия булган, туган телен яраткан, үз милләтен һәм башка милләтләрне дә хөрмәт иткән, нәселе, иле белән горурланып яши белгән шәхесләр тәрбияли.

Укытучының проблемалы укытуга корылган дәресләре тарих, әдәбият, рус теле һәм әдәбияты, рәсем, җыр дәресләре белән бәйләп алып барыла. Һәр баланың талантлы ягын ачарга тырыша ул. Дифференциаль укыту алымын куллану югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Эш системалы оештырылганда гына, уңышка ирешеп була, ди Зөлфирә Сәләхетдин кызы. Күп сабырлык, таләпчәнлек, җаваплылык сорый торган һөнәренең җимешләре дә байтак, әлбәттә. Мөгаллимәнең укучылары Рәсәй, республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Үзенең талантын һәр яклап ача. Ул бик күп авторлык программалар төзегән.

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә ирешкән уңышлары, тырыш хезмәте өчен, Зөлфирә Данилова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2013 һәм 2014 елларда «Безнең иң яхшы укытучы» гранты иясе; 2014 елда «Ел укытучысы-2014» лауреаты, Алабуга муниципаль районында яшь буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүне активлаштыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты; 2023 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Зөлфирә апа бүгенге үзгәрешләр заманында профессиональ дәрәҗәсен даими күтәрә. Кеше булса, эшләр эше булсын дигән гыйбарәгә тугры калып, укучыларын да үзе артыннан ияртә, киләчәктә аларны телебез сагында торучы фидакарьләр итеп күрергә тели. Казан федераль университетында оештырылган "Студентларның педагогик мәктәбе«ндә укучы шәкертләр белән мастер-классларда тәҗрибә уртаклаша.

Коллегалары, укучылары өчен үрнәк булган, аларның күңелен яулаган, һәрчак ярдәм итәргә әзер, зур тәҗрибәле, хөрмәтле остазым — Зөлфирә Сәләхетдин кызына сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалары, оныкларының игелеген күреп озак еллар яшәргә, эшендә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын!

Мин дә укытучы һөнәрен сайладым. Укытучы булуым белән мин бәхетле кеше, чөнки кулымда — балаларның Кешелек бәхете.

Рүзилә КӘРИМОВА,
«Адымнар-Алабуга» комплексы укытучысы

Фото: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев