Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йомгак очы югалган яки кайнар сусыз да яшәп була

Алабуга халкы җәйнең җәй буена кайнар сусыз яшәргә ияләнгән инде. Җәйләр буе кайнар сусыз торабыз. Салкынын гына бетереп куя күрмәсеннәр, дибез язгы вакыйгаларны искә төшереп. Тик менә быел җәй башланганда бирелгән вәгъдәләр шул язгы суларга кушылып агып юкка чыкты, кызганыч.

Беренче тапкыр кайнар суны опрессовка-юдырту сәбәбе белән 10 майда ук туктатканнар иде. Шуннан бирле кайнар суны бер биреп, бер өзеп әллә ниләр кыланып, ПТС халыктан гафу үтенеп хәлдән тайды. Гафу итәбез, итмичә кая барасың.

Менә хәзер дә Спас ярминкәсе алдыннан торбаларны юдырту сәбәбе белән 10 көнгә туктатылган кайнар су әлегә кадәр юк. Алабуганың кайбер микрорайоннарында булса да, 4 нче мәхәллә халкы җәй буе кайнар сусыз иза чикте.

Подъезд ишегенә идарәче компания "авария бетерелгәнче булмаячак" дигән "юаткыч" язуы элеп куйган. Тик ул язу халыкның хәлен бер генә дә җиңеләйтми. Хәер, без кайнар сусыз гына түгел, акчасыз яшәргә дә өйрәнеп киләбез ахрысы.

Авыру, өлкән яшьтәге, яшь балалы гаиләләргә бигрәк тә авыр кайнар сусыз. Аның белән өзлексез тәэмин итә торган бойлерны кую да һәркемнең хәленнән килми. Шуңа күрә шәһәр халкының күбесе кәстрүлдер, чиләктер белән су кайнатып юынып мәш килә. Шул чакта авыл кешесенең ишегалдында торган үз мунчасы булуына көнләшеп тә куясың.

Бу юлларны инде үткән атнада ук яза башлаган идем. Рәхмәт төшкере, якшәмбе көнне кайнар сулы булдык бит. Тик озакка микән бу рәхәтләр дигән сорау кайнар сулы бәхет мичкәсенә бер кашык ышанмау дегетен салып куя.

Кайнар су булмау проблемасы узган атнада ук шәһәр хакимиятенең зур залында үткән киңәшмәдә күтәрелгән иде.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов Автомобилистлар урамындагы 10 нчы йортта яшәүчеләр кайнар су юклыкка зарланып язган хатны район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдиновка юллады. Җитәкче сүзләреннән суүткәргеч магистральнең хуҗасыз булуы аңлашылды. Димәк, ПТС һәм "Водоканал" җитәкчеләре торбаларның кемнеке булуын үзара аңлашып, йомгакның югалган очын эзләгән арада халык бер гаепсезгә җәфа чигә булып чыга. Бездә генә булырга мөмкиндер мондый хуҗасызлык.

Кайнар суга тиенгән якшәмбенең икенче көнендә, ягъни 3 сентябрьдә шәһәр киңәшмәсендә, әлеге дә баягы, кайнар су булмау, магистральдәге өзеклекләр проблемасы күтәрелде.

Җылылык челтәрләре генераль директоры вазифаларын башкаручы Валерий Гурьянов әйтүенчә, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләрендә, җылылык челтәрләрендә булган өзеклекләрне бетерү буенча эшләр көн саен бара. Эшчеләр ял көннәрендә дә эшли. "Диспетчерлардан алынган иртәнге мәгълүмат буенча, иртәнге җидегә шәһәрдә 23 өзеклек теркәлгән. Шул сәбәпле 63 йортта су бирү туктатылды. Җылылык челтәрләрендә хәл яхшырак түгел - 14 өзеклек булу сәбәпле 71 йорт зыян күрде".

Җылылык челтәрләре предприятиесе КЭР-Холдинг белән берлектә системаны модернизацияләү буенча эшләр алып бара. 5 километр озынлыкта торбалар заманча суүткәргечкә алыштырылды. Валерий Гурьянов әйтүенчә, җитештерүче бу яңа торбаларга 50 еллык гарантия бирә. Тукай урамындагы 41 һәм 41а йортларында индивидуаль җылылык пунктлары урнаштыруга әзерлек эшләре бара.

- Беренче чиратта җылылык челтәрләрендәге аварияләрне бетерәбез. Сүгеп тә, елап та шылтыратучылар бар. Барыгыздан гафу үтенәм. Бу - бүген генә килеп туган проблема түгел. 80 процентка таушалган челтәрләр зур күләмдә эш таләп итә. Бүген киңәшмәгә килгәндә генә Нефтьчеләр проспекты белән Тынычлык проспекты чатында су агып ятуын күрдем. Торбаның ресурсы беткән, тик менә суны ябып эшкә тотынсаң - алабугалылар ай ярымга кайнар сусыз калачак. Ә җылылык челтәрләрнең бүгенге көндә төп максаты - җылыту сезонына әзерләнү, - диде В.Гурьянов.

Шулай ук киңәшмәдә мәгълүмат чараларына әлеге проблеманы бер яклы яктыртканга үпкә белдерелде.

Кечкенә генә "мәгълүмат чарасы" вәкиле булуыма карамастан, мин беренче чиратта шушы шәһәрдә яшәүче дә бит әле. Искергән, чергән торбаларны һичшиксез алыштырырга кирәк, ә моның өчен суны туктатмый булмый. Акыл белән боларның барысын да бик яхшы аңлыйсың. Тик менә ачу кабарганнан-кабара бара. Бер көндә генә туган проблема түгел бу, әлбәттә. Моңа кадәр дә түрәләр ел саен фәлән километр торба алыштырдык, фәлән миллион сум акча сарыф иттек дип отчет биреп торды. Хәзер менә шул эшләрнең "уңай" нәтиҗәсен күрәбез. Иске торбаларның ямалып кына киредән куелганын, бер искене бераз яңарак искегә алыштырып акчаны "списать" итүләрен дә халык күреп-белеп торды. Хәзерге ПТС һәм шәһәр җитәкчелеге дистә еллар череп яткан торбаның өзелгәненә гаепле дә түгел югыйсә. Сабыр итәргә, көтәргә генә кирәк. Без бит сабыр халык. Түзик, җәмәгать.

"Гаилә киңәшмәсе"ннән соң, бил каешларын бераз кыскалап булса да икенче җәйгә без дә бойлер алып куярга булдык. Икенче җәйгә, Алла бирса, мин дә сабыр булыгыз дип үгетләп, ПТСның һәр ямаган ямавына "афәрин" дип кул чабып алкышлармын.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев