Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Нуриев Александр Епанешниковның тол хатыны белән очрашты

Ватан Геройлары көне алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Россия Федерациясе Герое алабугалы Александр Епанешниковның тол хатыны белән очрашты.

Очрашу бик җылы, дустанә шартларда үтте. Чәй табыны артында тормыш, гаилә һәм балалар, Алабуга турында сөйләштеләр, кешеләрнең яшәеше яхшырак булсын, үз шәһәрләре белән горурлану хисе сүнмәсен өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

– Барыгызны да әлеге истәлекле дата – Ватан Геройлары көне белән котлыйсым килә. Бу көн кешенең билгеле бер шартларда иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алуы турында сөйли. Александр Епанешников үрнәгендә шушы сыйфатларны балаларыбызда да тәрбияләргә мөмкин. Минем ирем дә очучы булырга хыялланган гади малай иде, ул бик тырышты һәм үз максатына иреште, – дип уртаклашты безнең белән Россия Федерациясе Героеның тол хатыны Нелли Епанешникова.

Исегезгә төшерәбез, 1993 елның августында “Энгельс – Астрахань” маршруты буенча очыш ясаганда “АН-12” хәрби-транспорт самолетының двигателе эштән чыга, һәм ул нәкъ торак район өстенә төшә башлый. Ләкин Александр Епанешников җитәкчелегендәге экипаж самолетны читкә юнәлтә ала. Самолет шартлый, бөтен экипаж һәлак була, әмма башка бик күп кешеләрнең гомерләре коткарыла.

Күктә Александр Николай улы 4 мең сәгать вакыт үткәргән. Үлеменнән соң бер ел үткәч, аңа Россия Герое исеме бирелә. 1995 елдан Александр Епанешников исемен ул 1971 елда тәмамлаган 3нче мәктәп йөртә. Соңрак мәктәп янындагы скверда геройга бюст куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев