11 декабрь 2019 яңалыклары
-
Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады
Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.
-
Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән
Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
Җиңел атлетика манежында сәламәтлеге чикләнгән кешеләр спартакиадасы булып узды. Әлеге спорт ярышы инвалидлар декадасы кысаларында үтте.
-
ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятли
Илшат Әминов “Россия иҗтимагый телевидениесе”ндә тапшырулар күрсәтү буенча бурычларны билгеләп узды.
-
Ата-ананың алимент буенча бурычлары булган очракта нәрсә эшләргә?
Алабугада балаларына алимент түләмәүче ата-аналар белән эш буенча комиссия утырышы булып узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова, опека органнары вәкилләре, прокуратура һәм суд приставлары катнашты.
-
"Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары бүләк уйната
Уйнату шартлары буенча 2020 елның беренче яртыеллыгына редакциядән, шәһәр Мәдәният сараеннан яки Үзәк китапханәдән алу белән “Новая Кама” яки “Алабуга нуры” район газеталарына язылырга кирәк.
-
Җырны юлдаш итеп
Яшәүнең төп максаты итеп кем нәрсәне сайлый бит. Бик күп җырлар авторы, гомере буе Алабуга мәдәният көллиятендә укучыларга белем биргән нечкә күңелле, җыр-моңга гашыйк шәхес Владимир Мироваев өчен җыр гомер юлдашына әверелгән. Моның шулай булуы шиксез, бу нәкъ шулай.
-
Рөстәм Нуриев Александр Епанешниковның тол хатыны белән очрашты
Ватан Геройлары көне алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Россия Федерациясе Герое алабугалы Александр Епанешниковның тол хатыны белән очрашты.
-
Алабугалылар ишегалларының нинди булачагын хәл итә
Алабугада “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” дигән проектын тормышка ашыру эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын булдыруга халык мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды.