Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Уңышлы чыгыш ясадылар

Җиңел атлетика манежында сәламәтлеге чикләнгән кешеләр спартакиадасы булып узды. Әлеге спорт ярышы инвалидлар декадасы кысаларында үтте.

Спартакиадада 4 төркем катнашты, аларның һәркайсы билгеле бер предприятие данын яклый иде: “Алабуга УкупрПласт”, Алабуга психоневрология интернаты, саңгыраулар җәмгыяте һәм инвалидлар җәмгыяте.

Катнашучыларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Марс Сафин һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алабуга оешмасы рәисе Раил Шәрәфиев сәламләде. Алар спортчыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Барлыгы спартакиадада 40ка якын кеше катнашты. Алар 60 метрга йөгерүдә, армрестлингта, урыннан сикерүдә  һәм гер күтәрүдә ярышты. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды, катнашучыларның кайберләре берьюлы ике-өч спорт төрендә югары күрсәткечләргә иреште. Мәсәлән, КАИдан Айзат Гатауллин армрестлинг, гер күтәрү һәм яткан килеш штанга күтәрүдә 1нче урыннарны алды.

Алабуга психоневрология интернаты директоры Рәшит Рәхмәтуллин бүлешкәнчә, ярышлар бик уңышлы үткән, өстәвенә, ул җитәкләгән медучреждение спортчылары призлы урыннар алган. Әйтергә кирәк, бу аларның спорт өлкәсендә беренче казанышлары түгел. Интернатта яшәүчеләр Санкт-Петербугта дартс буенча, шулай ук Сочида үткәрелгән футбол ярышларында катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев