Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугалылар ишегалларының нинди булачагын хәл итә

Алабугада “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” дигән проектын тормышка ашыру эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын булдыруга халык мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды.

Ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу җәй көне үк башланды, ул вакытта бу уй-ниятләр генә иде, ә хәзер инде халыкка әзер эскизлар тәкъдим иттеләр. Әмма бүген дә бу мәсьәлә буенча бәхәсләр тынмый – кемдер яңа балалар мәйданчыгын тели, кемгәдер машина кую өчен урын кирәк, өченчеләр эскәмияләр һәм яшел үсентеләр күбрәк кирәк, дип саный.

Безнең шәһәрдә программада катнашу исемлегендә 250дән артык ишегалды, шуларның 69ы 2020 елның 1 сентябренә инде тапшырылырга тиеш. Шимбә көнне Тынычлык проспекты буенча 31 һәм 33 санлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу вакытында район башкарма комитеты Рөстәм Нуриев тә эш күләменең зурлыгын билгеләп үтте. Әлеге ишегалды ике йортка исәпләнгән булса да, алардан күбрәк кеше файдалана, чөнки әлеге микрорайонда кеше күп яши, шәһәрнең бу өлешендә тормыш кайнап тора. Янәшәдә үк Нефтьчеләр проспектындагы  ун катлы 19нчы санлы йорт. Ишегалды мәйданы 13418 квадрат метрга якын; ике йортта – 13 подъезд, 283 фатир.

– Балалар мәйданчыгы монда һичшиксез булачак, ләкин машина кую урыннары мәсьәләсен дә карарга кирәк. Бу кечкенә киңлекне дөрес итеп бүлү зарур, мондый күләмдә газоннар кирәкме-юкмы, анысын уйларга кирәк, бәлки, аны киметеп, куерак итеп яшеллек утырту яхшырактыр, – дип тәкъдим итте Рөстәм Нуриев.

Очрашу вакытында халык актив рәвештә үз позицияләрен күрсәтте һәм проблемаларга зарланып кына калмады, ә аларны хәл итү юлларын да тәкъдим итте – мәсәлән, берсе машинаны вакытлыча куеп тору урынын күрсәтте, икенчесе аны төзекләндерү өчен ишегалды территориясен генә түгел, ә аннан читтәге киңлекне да карарга мөмкин булуы турында әйтте. Анда урыннар да җитәрлек, шуңа күрә биредә балалар мәйданчыгы һәм ял итү өчен сквер оештырырга була. Гомуми җыелышта халык үз ишегалдында нәрсә күрергә теләвен билгеләп үтте.

− Район җитәкчелеге белән очрашудан без канәгать. Бүген без үзебезне борчыган сорауларны бирдек һәм җаваплар алдык. Ишегалды, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүгә тотынуларына без бик шат. Бездә, чыннан да, урыннар күп, әмма барысы да ташландык хәлдә, ә планлаштырылган эшләр башкарылса, бу хәл шунда ук үзгәрәчәк, мондый ишегалдында яшәү рәхәт булачак. Кемдер безнең турыда уйласа, безнең дә нидер эшләргә теләк туа; әгәр берәүгә дә кирәкми икән, күңел төшә. Без вак-төякләрне эшлибез − әйтик, подъезд янында чәчәкләр утыртабыз; ә хәзер инде зур үзгәрешләр көтелә, – дип белдерде Тынычлык проспекты буенча 33нче йортта яшәүче Валентина Лебедева.

Билгеләп үтик, башка йортларда яшәүчеләр белән киләсе очрашу бүген кич була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев