Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ата-ананың алимент буенча бурычлары булган очракта нәрсә эшләргә?

Алабугада балаларына алимент түләмәүче ата-аналар белән эш буенча комиссия утырышы булып узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова, опека органнары вәкилләре, прокуратура һәм суд приставлары катнашты.

Бу көнне аларга үз проблемалары белән өч кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның берсе – өч бала анасы, ул килеп туган хәлдә ничек эш итәргә кирәклеге турында киңәшләшергә килгән.

– Минем беренче иремнән ике балам бар. Элеккеге иремә алиментка гариза биргән идем, ләкин каенанам башкару кәгазен кире алырга үгетләде, улы урынына үзе ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Әмма чынлыкта мин бернинди ярдәм алмыйм. Олы улым укырга керде, өч баланы үземә генә тәрбияләү авырга туры килә, – дип зарланды ул. Белгечләр аңлатканча, һәр ата-ананың бурычы – үз балаларын тәрбияләү, һәм әлбәттә, бу хатын-кыз алиментлар түләтү өчен яңадан документлар тапшырырга хокуклы.

Икенче алабугалыны ул тәрбиягә алган балага әнисе алимент түләмәве борчый. Әлеге эшне алып баручы суд приставы аңлатканча, әлеге әнинең аннан башка тагын дүрт балигъ булмаган баласы бар. Октябрьдә аның кече баласына өч яшь тулган һәм аны административ җаваплылыкка тартканнар инде.

– 2015 елда ул алиментлар түләргә мәҗбүр ителде һәм 2016 елда бала хисабына түләүләр вакыт-вакыт килеп торды. Ананың тагын дүрт баласы булу хәлне катлауландыра. Бу очракта туганнарын җәлеп итү генә кала, – диде суд приставы һәм бүгенге көндә вәзгыять приставлар контролендә икәнлеген әйтте.

Әйтергә кирәк, әлеге проблемалар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев