Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл уңганнарга таяна

Алабуга районы Морт авылында яшәүче Фирдәвес Әмиров ындыр табагында 35 нче сезонын эшли.

Ул - комплекслы ашлык киптерә торган чистарту агрегатлары өчен җавап бирә. Аның хезмәт биографиясендә агроном, склад мөдире, механик кебек һөнәрләр бар. Роберт Зарипов Фирдәвес Әмировның ярдәмчесе. Аларны хезмәт берләштерде. "Пенсиядә булуыма карамастан, дустыма ярдәм итәргә булдым", - ди ул. Авыл хуҗалыгында бар эшкә кулы килешеп торган, алтын куллы кешеләр аз түгел. Шуларның берсе - Гайнулла Нурисламов. Ул бар җиргә җитешә: тракторга ашлык төяргә дә булыша, җиһазлар төзексезләнеп "киреләнеп" киткәндә дә ул ярдәмгә килә. Икмәкне, авыл хезмәтчәннәренең эшен хөрмәт итеп эшли һәм яши.

Рәсемдә: Гайнулла Нурисламов.

Ләйсән ГАПТРӘШИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев