14 август 2012 яңалыклары
-
“Ишегалды бәйрәмнәре”н үткәрү графигы
15-30 августта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында 18.00-20.00 сәгатьтә Алабугада "Ишегалды бәйрәмнәре" үтәчәк.
-
Мөгаллимнәр фестивале
16-18 августта Казан федераль университетының Алабуга институтында мәктәп укытучыларының III Бөтенрәсәй фестивале үтәчәк.
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары җитештерү нәтиҗәләренә ирешкәне өчен "Алабуга ит-консерв комбинаты"ның консервлар цехы хезмәткәре Галина Нуретдинова ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Качаклармы, караклармы?
Алабуга районы, Покровка авылында яшәүчеләр 25 мең сум акчаларыннан колак каккан. Киң күңеллелекләре аркасында алар уяулык дигән нәрсәне онытып җибәргән.
-
Авыл уңганнарга таяна
Алабуга районы Морт авылында яшәүче Фирдәвес Әмиров ындыр табагында 35 нче сезонын эшли.
-
Без икенче урында
Татарстанның уңайлы шартлар тудырылган торак пунктлары билгеле булды.
-
Идарәче компанияләр һәм ТСЖлар чыгымнарын күрсәтәчәк
Үткән атнада алабугалыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаларның кая китүен аңлаттылар. Хакимият бинасында ТР Инвестицион эшчәнлеккә дәүләт заказы һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер белән очрашу булды.
-
Керик әле урманнарга...
Быел "Түбән Кама" милли парк" территориясендә янгын чыгу очраклары теркәлмәгән.
-
Аварияләр саны артты
Законнарны санга сукмый торган, әхлакый-этик нормаларның ни икәнлеген белмәгән 90 нчы елларда туган яшьләр рульгә утырды. Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган брифингта әнә шуны танырга мәҗбүр булдылар.
-
“Мөселман диетасы” дип аталган китап дөнья күрде
Бу китапта мөселман кухнясының бөтен серләре ачыла. Китап авторы Кемаль Озер (Төркия) хезмәтен Коръән киңәшләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең ашау-эчү буенча әдәбенә нигезләнеп язган.