Аварияләр саны артты
Законнарны санга сукмый торган, әхлакый-этик нормаларның ни икәнлеген белмәгән 90 нчы елларда туган яшьләр рульгә утырды. Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган брифингта әнә шуны танырга мәҗбүр булдылар.
Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм анда зыян күрүчеләр санын киметү буенча максатчан федераль һәм республика программалары эшләнүгә карамастан, аларның саны кимемәде, киресенчә узган елга карата арта төште. Алабуга районы да бу мәсьәләдә искәрмә була алмады.
Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының транспорт бүлеге җитәкчесе Евгений Николаев һәм ЮХИДИның теркәү-имтихан алу бүлеге баш инспекторы Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, быелның җиде аенда гына да 94 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 27 кеше һәлак булган, 131е төрле җәрәхәт алган. Җитмәсә үлүчеләр саны икеләтә артып киткән - күңелсез, җан әрнеткеч статистика әнә шундый. Юкса юллар асфальтланган, юл билгеләре куелган, ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган.
Шәһәрдә аварияләр еш кабатлана торган урыннарны да искә төшереп үтәргә кирәк: алар - Чапаев урамы белән Әйләнеч шоссе кисешкән урын (АТП янында),Тынычлык проспекты белән Нефтьчеләр урамы чаты (ГДК), Төзүчеләр урамы белән Т.Гыйззәт урамы чаты (ЖБИ заводы). 4 нче микрорайонда соңгы тукталыштагы борылыш та куркыныч урыннарның берсе булып тора. Казан трассасында Мурзиха тирәсе (992-997нче км), Поспелово авылы яны (1004-1008 нче км), Морттан Лекаревога кадәрге арада аварияләр еш кабатлана.
Аварияләр санының һаман арта баруына шәһәр эчендә генә түгел, бәлки аннан читтәге юлларда хәрәкәт тыгызлыгы зур йогынты ясый, чөнки ел саен машиналар саны арта һәм алга таба да шулай булырдыр, мөгаен. Юл-транспорт һәлакәте вакытында кайсы да булса бер машина йөртүченең тизлекне дөрес сайламавы һәм машина белән идарә итә алмыйча авария ясау очраклары шактый. Җитмәсә "лихачлар"ның кайберләре исәбендә 20дән артык кылынган "гөнаһлар исемлеге" кара сакал булып сөйрәлә: болар беренче чиратта штрафларны түләмәү, исерек килеш руль артына утыру, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәч тә руль артына утыру. Сүз уңаена шунысын да әйтергә кирәк, машина номерын буяп, икенчесен ясау шаукымы да киң таралып бара. Шуңа күрә башкалар игътибарлырак булсын иде (кирәк булса ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда закон бозучы машиналар рәсеме бар).
Беренче чиратта боларның барысы да шоферларның, шулай ук җәяүлеләрнең дә хокукый наданлыгына бәйле. Бу бәладән котылуның бердәнбер юлы: үсеп килә торган буынны - мәктәп укучыларын һәм мәктәпкә керергә әзерләнә торган балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә төшендерү.
P.S. 2013 елның 1 апреленнән халыкара коммерциячел йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән (машина йөртүченең эш режимы һәм ялын күзәтү приборы) тәэмин итмәгән өчен җаваплылык кертелә. Ә шәһәрара пассажир автобуслары тахографлар белән генә түгел, бәлки иминлек каешлары белән дә җиһазланырга тиеш. Кайбер төр транспорт чараларына әлеге җиһазларны кую мәҗбүрилеге быелның 23 гыйнварыннан ук кертелде инде.
Наилә Баязитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев