Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Качаклармы, караклармы?

Алабуга районы, Покровка авылында яшәүчеләр 25 мең сум акчаларыннан колак каккан. Киң күңеллелекләре аркасында алар уяулык дигән нәрсәне онытып җибәргән.

7 август иртәсендә барысы да яхшы кебек тоелган югыйсә. Өлкән яшьтәге авыл кешесе аягына басып йөри алса, шуңа шөкер итеп, хуҗалык эшләренә тотына. Ә менә көн уртасы җитүгә, авылда ниндидер шикле кешеләр күренә башлагач та, (10-15 кеше) әле беркемдә бернинди шик уянмый. Алар, өйдән-өйгә йөреп, хуҗалардан ярдәм итүләрен сорый, хәлләренә керүләрен үтенә. Бу йортны да читләтеп үтми сәфәрчеләр.

- Иң элек өйгә берничә бала иярткән ике яшь чегән керде, алар тормыш авырлыгыннан зарландылар, бәрәңге, сөт сорадылар. Аннан соң өлкәнрәге пәйда булды,- дип сөйли йорт хуҗасы.

Чакырылмаган кунаклар үзләрен Дагыстан кешеләре дип таныштыра, имеш, аларны су баскан, шунлыктан күченеп йөрергә туры килә икән. Әлеге сөйләшүне ишетеп, йорт хуҗасы да алар янына чыга һәм нидәндер шикләнеп, аларның дагыстанлылар түгел, бәлки гади чегән икәнлекләрен әйтә.

Алар шунда ук яңадан-яңа әкият уйлап чыгарырга тотына һәм үзләрен көрдләр дип атый.

Сөйләшү барышында балалары әледән-әле эчәргә су сорый - аңлашыла ки, монысы инде чегәннәрнең яраткан алымы, алар шул рәвешле башкаларның игътибарын читкә юнәлтә. Шулай итеп зыян күргән ханым ун мәртәбәләп су китерергә мәҗбүр була. Җитмәсә, чегәннәр даими рәвештә аның алдында яулык болгап тора. Монысы да очраклылык түгел ич. Карт чегән хатыны йорт хуҗасының игътибарын читкә тарту өчен, аннан арба төзәтү өчен дип тимерчыбык сорый.

Соңгы исәптә авыл халкы 24 мең сум акчасыннан колак кага. Юкса алар сандыкка яки урын-җир арасына яшерелгән була. Әлбәттә, авыл халкы акча югалганын тиз генә белә алмый, чөнки чегәннәр аларның барысын да алып бетермиләр, ә акчаны санап карарга йорт хуҗаларының башына да килми.

- Шунысы гаҗәпләндерә, авылга дистәдән артык чит кеше килеп тә, халык аларга игътибар итми һәм берәү дә полициягә хәбәр җиткерми. Бу күптән түгел республикада булып үткән тетрәндергеч вакыйгалардан һәм күпсанлы аңлатулардан соң бит! Күрәсең, без уяулык дигәннән бигрәк, башкаларны кызгана, жәлли торган нечкә күңелле халыкка әйләнеп беткәнбез. Әгәр әлеге гаиләнең зур суммада акчасы югалмаса, алар да бу турыда хәбәр итмәгән булыр иде әле.

-Әйтергә кирәк, Дагыстанда бернинди су басу дигән нәрсә булмады ,- ди Алабуга шәһәр-район эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.

Сәрия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев