Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Керик әле урманнарга...

Быел "Түбән Кама" милли парк" территориясендә янгын чыгу очраклары теркәлмәгән.

Милли паркның гомуми мәйданы 26601 гектар тәшкил итә, шуның 1972 гектары - тыюлык зонасы, 4327 гектары - аеруча саклана торган, 8200 гектары рекреацион зона булып исәпләнә. Милли практа 74 кеше хезмәт куя, учреждениедә 6 янгын сүндерү машинасы, 2 трактор һәм бер су ташый торган машина бар. Бу турыда "Түбән Кама" милли парк" федераль дәүләт учреждениесе директоры Айрат Имамов сөйләде.

- Быел парк территориясендә янгын чыгу очрагы теркәлмәде. Беренче яртыеллыкта тыюлык территориясен җыештыру буенча 400 экологик десант үткәрелде. Парк хезмәткәрләре урман һәм болыннарның үсемлек һәм хайван төрләре составын өйрәнә, Ауропа программасы буенча ерткыч кошларны боҗралау эше алып бара, "Кызыл китап"ка кертелгән җәнлекләрне мониторинглау үткәрә. "Түбән Кама" паркы территориясендә юкка чыгу куркынычы янаган хайваннарның өч төре бар, - диде җитәкче.

Алабуганың Нефтьчеләр проспектындагы 125 нче йортта урнашкан табигать музее милли парк территориясе составына керә. Ярты ел эчендә бу музейда 400 кеше өчен 28 экскурсия үткәрелгән.

- Паркта территорияне һәм урман хуҗалыгы эшчәнлеген саклау бүлеге эшли, - дип ассызыклады Айрат Имамов. - Территорияне саклау, парк режимын үтәүне тикшерү вазифаларын дәүләт инспекторларының өч мобиль төркеме, Алабуга һәм Чаллы урман хуҗалыгы участокларының дәүләт инспекторлары башкара. Быел дәүләт инспекторлары тарафыннан 239 мең сумга 326 административ беркетмә төзелде, - диде житәкче.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов яр буен чүпләгән өчен төзелгән беркетмәләрнең аз булу сәбәпләре белән кызыксынды.

- Тәртип бозуны раслау өчен кешенең чүпне ташлаган вакытын фотога төшереп алырга кирәк. Ә бу катлаулы эш. Ял итү зонасы булганга канәгать булмаучылар да бар, - дип җаваплады Айрат Имамов.

- Пляжны арендага сез бирәсез, ә тәнкыйть сүзләрен без ишетәбез, - дип канәгатьсезлек белдерде район башлыгы.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев