Безне ишеттеләр һәм кул суздылар
Инде хәбәр ителгәнчә, Казанда узган авыл җирлекләре башлыклары съездында авыл проблемалары һәм аларны хәл итү юллары күтәрелде.
Әйтергә кирәк, ил хакимияте авылны күтәрү, халык җелегенә тигән аеруча мөһим проблемаларны якын елларда хәл итеп бетерү мәсьәләсен даими күтәрә башлады. Әмма һәр нәрсә акчага килеп терәлгәнлектән, юллар салу, аларны төзекләндерү, авылның экологик хәлен яхшырту, кадрларны авылда беркетеп калдыру, яшьләрне торак белән тәэмин итү өлешчә генә хәл ителеп килде. Соңгы елларда районда күпчелек авылларда үзәк урамнарда асфальт юллар барлыкка килде, башкаларына таш җәелде, яшь белгечләр өчен йортлар салынды. Тик болар әле өлешчә башкарылган эшләр генә. Авыл проблемалары моның белән генә бетми. Соңгы елларда авыл мәктәпләренең ябылуы үзе шактый мәшәкать тудырды. Әлбәттә, чиновниклар өчен түгел, авыл халкы өчен. Беренчедән, мәктәп беттеме, яшьләрне авылда калдырам димә. Икенчедән, сабыеңны кара таңнан күрше авылга җибәрү кемгә күңелле. Хәер, авыл халкы үзе дә бу мәсьәләдә пассивлык, битарафлык күрсәтте. Кайбер районнарда халык министрларга да, президентка да хат юллады, күпләре шул рәвешле мәктәпләрен саклап та калды. Мәктәпләрне оптимизацияләү вакытлы гына күренеш, 2014 елдан тагын балалар арта башлаячак, алар тагын эшли башлаячак, дисәләр дә, күңел шикләнеп тора. Икенче проблема - фельдшерлык пунктларында эшләүче шәфкать туташларының кирәкле даруларны сатарга хокукы бетерелү кулга сукты. Авыллар картайды, күпчелек халыкның дару препаратлары белән генә көн күрүе берәүгә дә сер түгел.
Авыл җирлекләрендә эш алып баручы җитәкчеләргә дә зур бурычлар йөкләтелгән, вәкаләтләре зурдан булса да, алар кулында акча юк. Авыл җирлеге өчен төп проблемаларның барысы да шул ук акча мәсьәләсенә барып төртелә: халык суга тилмерә, юлсыз интегә, медицина ярдәме күрсәтү дә ташка үлчим. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган, дигәндәй, республикада җирлек башлыкларын сайлап куйганнан соң гына да инде аларның яртысы эштән кул селтәгән. Менә шуларның барысын искә алып булса кирәк, республика хакимияте җирлек башлыкларының башына төшкән авыр таякны бераз җиңеләйтмәкче. Хәер, Рәсәй Хөкүмәте башлыгы да авыл җирлекләренә игътибарны арттырырга, аларга ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлады кебек. Белгород һәм Владимир өлкәләрендә үткәрелгән очрашуларда ул җирле хакимиятнең вәкаләтләрен арттырырга, аларга акчалата ярдәм күрсәтергә кирәклегенә басым ясады.
Съездда катнашкан Илмәт һәм Иске Юраш авылы җирлекләре башлыклары белән сөйләшкәннән соң, без бу съездның җирлек башлыкларына канат куйганын аңладык, чөнки алга таба болай эшләп һәм мантып булмаячак.
Илмәт авыл җирлеге башлыгы Илфат Шакиров әйтүенчә, республика хакимияте җирлек башлыкларының проблемаларын яхшы аңлаган хәлдә, аларга йөз белән борылырга, матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә булган. Мәсәлән, Илмәт авыл җирлегенә Фиат машинасы бирелү - үзе бер шатлык.
- Моңа кадәр авыл җирлекләре башлыкларын штрафлар салып интектерсәләр, алга таба аларга киртә куелачак. Еш тикшерүләр, салым белән буулар җирлекнең болай да юк акчасын суырса, алга таба ул бәлаләрдән котылырбыз, дип шатланып кайттык,- ди Илфат Әнвәрович.
Иске Юраш авылы җирлеге башлыгы Ринат Юнысов та республика хакимияте тоткан курстан канәгать калган:
- Ниһаять, безнең проблемаларны күрделәр, "ишеттеләр", ди ул. Без съездда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлаган хәлдә, алга таба эшебезнең бераз булса да җиңеләячәгенә төшендек. Хәер, без "Яңа Юраш" агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару сәбәпле, авыл җирлегенә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп хәл итә киләбез. Һәркемгә дә мондый бәхет тәтеми, бик тилмереп эшләүчеләр бар,- ди ул зур канәгатьлек белән.
Чыннан да, әгәр Рәсәй хөкүмәте дә, республика хакимияте дә урындагы хакимиятнең ролен күтәрергә теләп кул суза икән, нигә әле аларга киңрәк вәкаләтләр бирмәскә, аларның матди хәлен яхшыртмаска? 70-80 яшьлек Сабира апалар, Шәрифулла бабайлар гозерләрен йомышлар өчен югарыдагыларга түгел, бәлки җирле хуҗаларга юл тота бит.
Ш.Габиди
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев