25 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Ни хәлең бар, авыл?
Афәрин Авыл җирлеге башлыкларының VI съездында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районның 4 авыл җирлеге башлыгына "Fiat" автомобиле бүләк итте. Дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге автомобильләргә сертификатны район башлыгының беренче урынбасары Валерий Чершенцев Илмәт авыл җирлеге башлыгы Илфат Шакиров, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Кашиев, Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Наталья...
-
Җиңелмәс держава
Ярышларда катнашу өчен сугыш сәнгатенең 14 төре тәкъдим ителгән иде.
-
Өч игезәкнең туган көне!
Якшәмбе көнне Алабугада яшәүче өч игезәккә бер яшь була. Бу вакыт эчендә Арина, Алина һәм Ангелина үрмәләргә, җырларга һәм тагын әллә нинди һөнәрләргә өйрәнгән. "Яңа Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары беренчеләрдән булып үз укучылары исеменнән күп балалы гаиләне котларга ашыкты.
-
Безне ишеттеләр һәм кул суздылар
Инде хәбәр ителгәнчә, Казанда узган авыл җирлекләре башлыклары съездында авыл проблемалары һәм аларны хәл итү юллары күтәрелде.
-
Сораулар һәм җаваплар
Бүген Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов адресына төрле эчтәлекле һәм юнәлешле сораулар бик күп килә. "Халык белән ачыктан-ачык эшләү һәм һәр кешенең яшәешен уңайлы итәргә тырышу"- район башлыгының төп сәясәте әнә шундый, ә бу һәр сорау контроль астына алына һәм килгән сорауларны башлык шәхсән үзе карый дигән сүз. Җитәкчеләр...
-
Язучыны хөрмәтләделәр
22 ноябрьдә шәһәр мәдәният сараеның кече залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, язучы, тарихчы-эзләнүче Гөлзадә Әхтәмованың 70 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсе үтте.
-
Җем-җем итеп балкыр утлар
Узган ел Алабуга урамнарының Яңа елга бизәлеше белән кемнәр генә канәгат булды икән?! Урамнардагы җем-җем утлар, матур шарлар эленгән биек чыршы, кыш бабай, кар кызы сыннары менә шулар күңелдә яңа ел рухы тудыра да инде. Быел Алабуганың бизәлеше тиешле таләпләргә туры килеп һәркемнең күңеленә һуш килерлек булыр дип фаразлана. Шуңа...
-
Әфьюн сатучыларны җинаять өстендә тоттылар.
Наркотиклар сату белән шөгыльләнүче ике алабугалы шушы көннәрдә Яр Чаллыда кулга алынган. Тикшерү вакытында алардан яңа буын наркотик матдә салынган пакетлар тартып алынды, дип хәбәр итә Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.
-
Бүләккә бер чиләк туңдырма
"2011 ел Идел буе укучысы" титулы 3нче мәктәпнең 9 яшьлек укучысы Вика Чернышовага бирелде. Кызга бүләккә нетбук, рюкзак, туңдырма һәм спонсорлардан призлар тапшырылды.
-
Сагынып килдек сине, белем йорты!
Узган атнада Алабуга мәдәният-сәнгать училищесы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан шәһәр мәдәният сараенда юбилей кичәсе үтте.
-
Алабуга – үсештә
Ел саен ТР Икътисад министрлыгы җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре буенча мониторинг уздыра. 2010 елның эш нәтиҗәләре буенча Алабуга районы Саба һәм Әлмәт районнарыннан гына калышып, өченче урында. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Социаль-икътисадый үсеш палатасы җитәкчесе Ирина Тимофеева чыгыш ясады.
-
Мунча эчендә казино
19 лотерея автоматы соңгы ике-өч атнада шактый алабугалыны "чишендергән". Уен салоны сәламәтләндерү үзәге бинасында урнашкан булган.