Әфьюн сатучыларны җинаять өстендә тоттылар.
Наркотиклар сату белән шөгыльләнүче ике алабугалы шушы көннәрдә Яр Чаллыда кулга алынган. Тикшерү вакытында алардан яңа буын наркотик матдә салынган пакетлар тартып алынды, дип хәбәр итә Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.
1976 һәм 1986 елгы ике граждан хокук саклау органнары күзенә эләгә һәм алар артыннан күзәтү оештырыла. Алар автомобильдә шәһәрдән шәһәргә күчеп, гражданнарны наркотик белән тәэмин итә. Клиентлар белән очрашмыйлар, әфьюн салынган пакетның бәясе һәм аны калдыру урыны турында бары тик СМС аша гына килешәләр. Тыелган тауар өчен акча "Электрон кошелекка" терминал аша күчерелә. Наркотик сатучыларны тоткарлаган вакытта алардан бик күп мобиль телефон тартып алына, ә автомобильне тикшергәндә наркотик салынган 18 пакет табыла. Тоткарланучыларның берсе моңа кадәр урлау һәм талаулар өчен берничә мәртәбә хөкемгә тартылган, ә бу исә яңа җәза срогы билгеләгәндә исәпкә алыначак. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Аның барышында җинаятьнең башка детальләре дә ачыкланачак.
Алия Кәримова
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.