Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Өч иге­зәк­нең ту­ган кө­не!

Як­шәм­бе көн­не Ала­бу­га­да яшәү­че өч иге­зәк­кә бер яшь бу­ла. Бу ва­кыт эчен­дә Ари­на, Али­на һәм Ан­ге­ли­на үр­мә­ләр­гә, җыр­лар­га һәм та­гын әл­лә нин­ди һө­нәр­ләр­гә өй­рән­гән. "Я­ңа Ка­ма" һәм "А­ла­бу­га ну­ры" га­зе­та­ла­ры бе­рен­че­ләр­дән бу­лып үз уку­чы­ла­ры исе­мен­нән күп ба­ла­лы га­и­лә­не кот­лар­га ашык­ты.

- Әни­ләр кө­нен­дә баш­ка бер­кем дә ми­нем ке­бек бә­хет­ле тү­гел­дер, - дип сөй­ли иге­зәк­ләр­нең әни­се На­деж­да Фа­ты­хо­ва. - Чөн­ки нәкъ ме­нә шу­шы көн­не без­нең күп­тән кө­тел­гән өч­лә­тә бә­хе­те­без дөнь­я­га кил­де. Шә­һәр­дән бү­ләк­кә өч бүл­мә­ле фа­тир да ал­дык. Ан­да җы­лы, ма­тур, тик ирем ко­ман­ди­ров­ка­да ча­гын­да (ул "Т­ранс­тех­сер­вис"­та эш­ли), ми­ңа үзе­мә ге­нә ба­ла­лар бе­лән авыр­рак бу­ла, шу­ңа кү­рә бу ва­кыт­та мин әни­ләр янын­да яшим. Өй­дә ба­ры­сы да өчәр: өч би­ек өс­тәл, өч ба­ла­лар кро­ва­те, ба­ры тик ко­ляс­ка гы­на ике. Өч урын­лы­ны әти-әни та­ба ал­ма­ган, шу­ңа кү­рә алар­ның бер­се - ике, ә икен­че­се бер ба­ла­га исәп­лән­гән. Ба­ры тик уен­чык­лар ба­за­ры гы­на - го­му­ми.

Сүз уңа­ен­нан, әгәр сез өч урын­лы ча­на ясау­чы ос­та­ны бе­лә­сез икән, аның ад­ре­сын 7-86-11 те­ле­фо­ны аша хә­бәр итә ала­сыз. Иге­зәк­ләр мо­ның өчен сез­гә рәх­мәт­ле бу­ла­чак.

Уян­гач та кыз­лар көй­сез­лән­мә­де, ба­ры тик зур кы­зык­сы­ну бе­лән та­ныш бул­ма­ган ке­ше­ләр­не кү­зәт­те: кү­рә­сең, жур­на­лист­лар игъ­ти­ба­ры­на алар ин­де ту­ган­нан ук ия­ләш­кән. Әни­лә­ре исә алар­ны чи­рат­лап гор­шок­ка утырт­ты.

- Йөк­ле ва­кыт­та ук мин йө­реп бе­те­рә ал­мам дип ку­рык­тым, яшем дә бит 35тә иде. Со­ңын­нан ни­чек тәр­би­я­ләр­мен дип бор­чыл­дым. Тик ба­ры­сы да үзен­нән-үзе ба­ра, ак­рын­лап кы­на үсә­без. Жур­нал­лар укыйм, әни бе­лән, та­биб­лар, дус­ла­рым бе­лән ки­ңәш­лә­шәм. "Ба­ла­лар тү­гел бу - фә­реш­тә­ләр", - ди­ләр ми­ңа та­ныш­ла­рым. Без әле­гә йөр­ми­без, уты­ра һәм үр­мә­ли ала­быз.

Бе­рен­че ка­раш­ка кыз­лар бер-бер­сен­нән бер­ни бе­лән дә ае­рыл­мый ке­бек, тик нык­лаб­рак ка­ра­саң - бер­се­нең күз­лә­ре зур­рак, икен­че­се - бөд­рә чәч­ле, ә ба­ры­сын­нан ал­дан­рак ту­га­ны - шун­да ук ел­мая, ә иң кеч­ке­нә­се әле һа­ман са­га­еп ка­рый һәм дул­кын­лан­ган­да ко­ла­гын то­та.

  • Кыз­ла­рым ха­рак­тер­ла­ры бу­ен­ча да ае­ры­ла­лар, - ди На­деж­да. - Али­на баш­ка­лар­дан ал­дан­рак үр­мә­ли баш­ла­ды, кыю һәм хә­рә­кәт­лә­нер­гә яра­та. Ан­ге­ли­на уен­чык­лар яра­та. Ари­на... Ә Ари­на­да ба­ры­сы да аз-аз­лап җы­ел­ган, ул ба­ры­сын­нан да ях­шы­рак ашый, - дип ел­мая кыз­лар­ның әни­се. - Кыз­лар бер­гә­лә­шеп ашый­лар, җыр­лар җыр­лый­лар һәм бер­гә­лә­шеп елый­лар да. Мо­ны­сы, мө­га­ен иң авы­ры­дыр. Озак кы­на бер-бер­се­нә йок­лар­га бир­ми­ләр. Теш­лә­ре чык­кан­ны са­га­еп көт­тек, тик ба­ры­сы да ях­шы, ты­ныч уз­ды. Хә­зер кыз­лар­ның һәр­бер­сен­дә си­ге­зәр теш бар.

Иге­зәк­ләр­нең әти­лә­ре алар­ны бик яра­та. Кыз­лар да аңа зур мә­хәб­бәт бе­лән җа­вап би­рә һәм әти­лә­ре кая да бул­са кит­кән ва­кыт­та са­гы­нып кө­теп ала­лар. Са­бый­лар­ның бе­рен­че ту­ган көн­нә­ре­нә әни­лә­ре өч күл­мәк тек­кән: Али­на­га ал, Ари­на­га са­ры һәм Ан­ге­ли­на өчен яшел­не. "Бер үк төс­ле бул­ма­сын­нар иде, - ди На­деж­да. - Ни ки­я­сен үс­кәч үз­лә­ре сай­лар­лар".

  • Сө­е­неч зур әл­бәт­тә. Бор­чы­луы да өч­лә­тә шул, - ди кыз­лар­ның әби­се Ни­на Ка­пи­то­нов­на. - Боль­ни­ца­да без­гә, сез­гә һәй­кәл ку­яр­га ки­рәк ди­ләр. Тик шун­дый зур бү­ләк би­рел­гән­гә шө­кер итер­гә ки­рәк.
  • Бу ел авыр бул­ды дип әйт­мәс идем. Зур­рак кы­ен­лык­лар көт­кән идек. Хә­зер ин­де кыз­лар йө­ри баш­ла­гач, төр­ле як­ка йө­гер­сә­ләр ни­чек то­тыр­быз дип бор­чы­ла­быз. - дип ел­мая На­деж­да. - Шу­лай бул­гач баш­ка ха­тын-кыз­лар­га да мин ике­лә­тә һәм өч­лә­тә бә­хет те­лим. Тор­мыш­та мог­җи­за өчен урын бу­лыр­га ти­еш!

На­лия Ка­сый­мо­ва

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев