Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Бүләккә бер чиләк туңдырма

"2011 ел Идел буе укучысы" титулы 3нче мәктәпнең 9 яшьлек укучысы Вика Чернышовага бирелде. Кызга бүләккә нетбук, рюкзак, туңдырма һәм спонсорлардан призлар тапшырылды.

2012 елның язында Вика Мәскәүдә узачак "Россия укучылары" конкурсында катнашырга әзерләнә. Ә инде Россиянең иң яхшы шәкерте илне "Ауропа укучысы" конкурсында тәкъдир итәчәк. Ул җәен Испаниядә узарга тиеш.

Яр Чаллыда оештырылган беренче регионара ачык конкурска Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Уфа, Сибай, Алабуга, Нефтекамск, Оренбург һәм Яңа Чабаксардан йөздән артык кеше җыелды.

Сайлап алу турында укучылар сәхнәдә "визитка" тәкъдим итте. "Мин - укучы" темасына язылган эсседа алар үзләре, омтылган хыяллары, максатлары, киләчәккә планнары турында сөйләде. Конкурсның икенче этабында катнашучылар Идел буе халыкларының милли киемнәре буенча үз проектларын яклады.

Мәктәп формасы киеп үткәрелгән фотосессия вакытында жюри, конкурста катнашучыларның камера алдында эшли белүләрен бәяләде, ә "жюри белән интервью" конкурсында балалар аралашу күнекмәләрен күрсәтте. Иң азактан һәр яшь төркеменә "брейн-ринг", "пресс-конференция" кебек аерым биремнәр бирелде.

Кыз бик сәләтле: укырга да җитешә, "Жозефина" мода театрында шөгыльләнә, спорт биюләренә дә вакыт таба, чәчәкләр ясау секциясе һәм керамика түгәрәгенә дә йөри. Моннан тыш, Вика төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм олимпиадаларда катнаша, әнисе белән төрле эшләнмәләр ясый.

Мин җиңәрмен дип ышанмадым да. Финалга да чыга алмам дип уйладым, - дип сөйли Вика. - Хәзер мин бик шат. Кайбер катнашучылар белән танышырга һәм дуслашырга да җитештем. Минем өчен иң җиңеле эссе язу булды, ә иң кыены - интеллектуаль конкурс иде. Барысына да җитешү - кыен, әлбәттә. Кайвакыт нәрсәне дә булса калдырырга да туры килә. Мисалга, мин конкурста катнашкан вакытта, бал биюләре буенча ярышлар узды. Мин анда бара алмадым.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев