Язучыны хөрмәтләделәр
22 ноябрьдә шәһәр мәдәният сараеның кече залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, язучы, тарихчы-эзләнүче Гөлзадә Әхтәмованың 70 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсе үтте.
Язучыны котлау өчен Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, укучылар, укытучылар, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре вәкилләре һәм аның якташлары, курсташлары килгән иде.
Кичә барышында тамашачы Казаннан килгән язучы, шагыйрь Мөхәммәт Мирза һәм Газинур Морат, Чаллыдан "Мәйдан" журналы редакторы, язучы Вахит Имамовның чыгышларын, аларның шигырьләрен рәхәтләнеп тыңлады. Беренче татар гимназиясе укучыларының биюләрен карады, язучы сүзләренә язылган җырлар ишетте.
Язучы-шагыйрәнең юбилее уңаеннан аңа район башлыгы Геннадий Емельянов кул куйган Мактау язуы тапшырылды. (Газетаның киләсе санында бу турыда тулырак укый алырсыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев