Ни хәлең бар авыл?
"Алабуга нуры" газетасында "Ни хәлең бар авыл?" дигән яңа рубрика ачып җибәрергә уйлыйбыз. Монда безнең газетны алучы татар авылларындагы яңалыклар, аларның тормышы, кешеләре хакында сүз барачак. Әгәр дә сездә кызыклы берәр яңалык туган икән, һич соңармый безгә хәбәр итегез. Бу хакта район халкы да белеп торсын.
Морт
Амбарлар тулы, күңелләр көр
Мортлыларның күңеле тыныч. Һава торышының ирек бирмәве нәтиҗәсендә, быел бәрәңге басуда калыр инде, дип башта кәефләре кырылган булса да, 16 октябрьдә алар икенче икмәкне алып бетергәннәр. Безнең халык "Калган эшкә кар ява" дияргә яратса да, бу соңаруның нәтиҗәсе сөенечле булган. Алар бары йодрык кадәрле, йомры гәүдәле бәрәңгеләр генә казыган. Ә бәрәңгене сентябрь башында алучылар аның ваграк булуыннан зарланганнар иде. Агрофирмага бәрәңге алуда укучылар зур булышлык күрсәткән. Моның өчен һәр укучыга акча түләнәчәк, ә мәктәпкә рәхмәт йөзеннән бушлай - 2 тонна бәрәңге, 10 килограмм ит, 2 капчык борчак бирелгән.
Илмәт
Чиста булу - зур осталык
Татар авыллары элек-электән чиста, төзек, пөхтә булулары белән аерылып торган. Быел район башлыгы Геннадий Емельянов тәкъдиме буенча, авыл җирлекләрендә чүпне теләсә кайда түгүгә нокта кую максаты белән, контейнерлар куела башлады. 8 октябрьдә Илмәт авылына да шундый чүп контейнерлары куелган. Аларның саны киләчәктә 12 булачак икән, әле хәзергә 7сен авылның төрле урыннарына урнаштырганнар. Чүп савытлары атнага 2-3 тапкыр, ягъни тулу белән бушатыла. Аны бушату, чиста тоту өчен куйган компания җаваплы. Әлеге хезмәт өчен бер кешегә якынча 25 сум акча түләргә туры киләчәк. Бу эш исәп-хисап кассасы аша эшләнә, шуңа да түләү турындагы квитанцияләр почта аша һәркемгә аерым җибәрелә.
Тигез юллар - безнең хыяллар
Ядегәр белән Илмәт арасына халык күптән "дүрт күз" белән көткән асфальт юл түшәлгән. Эш узган атнада төгәлләнгән, юл төзекләндерү өчен акча федераль программа буенча күчерелгән. Бу юл Көек авылы башыннан алып Илмәткә кадәр килә, ул якынча 3,5 километрны тәшкил итә.
Дөм-дөм
Җырлый чишмә челтер-челтер
Дөм-дөмлеләр изге хезмәттә. Авылда чишмәләр, юллар, зиратлар төзекләндерелгән. Әлегә бер чишмәне төзекләндереп, аны буралап алганнар, улагын яңартканнар. Исәпләре - яз җитүгә, чишмә кырын аллы-гөлле чәчәкләргә күмү. Мал-туар, кош-корт кереп таптамасын өчен, хәзер аның тирәсен коймалап алу мәшәкате белән йөриләр.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!
Череп, инде авар хәлгә житкән Айталан авылы зиратының коймалары тимер челтәр (сетка) белән әйләндереп алынган. Бу эш авыл җирлеге акчасына башкарылган. Узган ел сеткасын алган булсалар, быел баганаларын кайтартканнар һәм үзләре коймалаганнар. Айталан авылына газ һәм су үткәрү проектын әзерләү эше ахырына якынлаша.
Юллар, юллар... силкәлтәсез юллар
Юллар - авыл җирендә иң төп проблема. Шәһәрдә яшәүчеләр терт-терт асфальттан йөргәндә, авыл халкы әле шактый еллар пычрак ерып җәфа чикте. Хәзер, шөкер, авылларга да асфальт, я булмаса таш юл салынган. Ләкин авыл хуҗалыгы авыр йөк транспорты йөргәнгәме, алар тиз ватыла. Дөм-дөмдә дә шул ук хәл. Әле шушы көннәрдә генә алар Тукай урамындагы юлның беркадәр өлешенә вак таш җәеп, чокыр-чакырларны тигезләп бетергән. Моның өчен акчаны район җирле бюджетыннан алганнар. Юлның калган өлешен икенче елга рәтләргә уйлыйлар.
Юраш
Яшьләр көчлерәк
18 октябрьдә Юраш авылы мәктәбендә укучылар һәм укытучылар арасында шахмат бәйгесе узган. Нәтиҗәләр куанычлы, җиңү - укучылар ягында. Афәрин!
Иманнары нык, күңелләре изге
Юрашлылар авылдагы ике зиратны да корыган агач, чүп-чардан арындырып, ялт итеп куйган. Шунысы куандыра, әлеге өмәдә һәркем үзе теләп катнашкан. Узган ел яңа койма белән әйләндереп алынган зиратның быел коймаларын буяганнар, ә икенче зиратка яңа койма тотканнар. Әлеге изге эш өчен акча авыл халкы, читтә яшәүче юрашлылар һәм авыл җирлеге ярдәме белән җыелган.
Киләсе елга май аенда алар Салавыч авылындагы зиратны да чистартып, яңа коймалар белән әйләндереп алырга тели. Шуңа да Салавыч авылында туган яки әби-бабалары бу зиратта җирләнгәннәрнең өмәгә кайтып, әлеге саваплы эштә катнашуларын көтәләр.
Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев