20 октябрь 2011 яңалыклары
-
Ата-аналар укытучыны яклый
Хәрби эш дәресләрен алып баручы Михаил Семеновка карата җинаять эше кузгатылган, дип яза республикада нәшер ителә торган кайбер мәгълүмат чаралары.
-
Балалар өйдән ник китә?
Алабугада 14 яшьлек мәктәп укучысының югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Бәлки, чыннан да, качкандыр? Аның кайдалыгы, өйдән китү сәбәпләре кебек үк, әлегәчә билгеле түгел. Аның эзләү барышына хәтта социаль челтәрләр дә кушылды.
-
Ни хәлең бар авыл?
"Алабуга нуры" газетасында "Ни хәлең бар авыл?" дигән яңа рубрика ачып җибәрергә уйлыйбыз. Монда безнең газетны алучы татар авылларындагы яңалыклар, аларның тормышы, кешеләре хакында сүз барачак. Әгәр дә сездә кызыклы берәр яңалык туган икән, һич соңармый безгә хәбәр итегез. Бу хакта район халкы да белеп торсын.
-
Буш кашык авыз ерта
Бурычка батканнар Бүген без утсыз, газсыз, кайнар сусыз яши алуыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма безгә шушы уңайлыкларны тудырган оешмалар халыктан һәм бу хезмәтләрдән файдаланган предприятиеләрдән акча ала алмый тилмерә. Ә кемнәрнеңдер битарафлыгы, сансызлыгы аркасында намуслы кулланучылар тилмерергә мәҗбүр була.
-
Шахматка өйрәтү дәресләре
Алабугада шахмат уены буенча ачык дәресләр старт алды. Бу көннәрдә алар шәһәр һәм район мәктәпләренең һәркайсында уза. Беренче дәрес 9 нчы мәктәптә узды. Монда шәһәрнең беренче җитәкчеләре дә катнашты. Дәрестә Хоттабыч әлеге борынгы уенның килеп чыгуы һәм аның үзендә фәнне дә, сәнгать белән спортны да берләштерүе хакында сөйләде.
-
Кайда уңай, шунда сайла!
Алабугада үз сайлау участокларына килә алмаучыларга беркетү (открепительный) таныклыклары бирелә башлады.
-
Тоткын хакы.
25 октябрьдә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау вәкиле белән берлектә Россиянең ТР буенча җәзаларын үтәтү Федераль хезмәте җитәкчесе халыкны кабул итә.
-
МИЗның яңа җитәкчесе
" "Алабуга" МИЗ генераль директоры итеп Тимур Шаһивәлиев билгеләнде.