Буш кашык авыз ерта
Бурычка батканнар Бүген без утсыз, газсыз, кайнар сусыз яши алуыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма безгә шушы уңайлыкларны тудырган оешмалар халыктан һәм бу хезмәтләрдән файдаланган предприятиеләрдән акча ала алмый тилмерә. Ә кемнәрнеңдер битарафлыгы, сансызлыгы аркасында намуслы кулланучылар тилмерергә мәҗбүр була.
Кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүче "Татэнергосервис" ААҖ җитәкчесе Василий Кайнов кулланылган хезмәтләр өчен шактый әҗәтләре җыелган предприятие исемнәрен гомумшәһәр киңәшмәсендә санарга мәҗбүр булды.
Предприятие 101 мең әбүнәчегә хезмәт күрсәтә, аларның күпчелеге, ягъни 39 проценты безнең районда яшәүчеләр.
Бүгенге көндә предприятиенең 82 миллион сум дебиторлык бурычы бар. Шәһәр предприятиеләренең кулланылган электр энергиясе өчен 60 миллион сум бурычы җыелган. Аның сүзләренчә, төп бурычлылар: Алабуга җылылык челтәрләре - 21 миллион сум, "Алабуга Су каналы" ААҖ - 8,7 миллион сум, "Пыяласүс" ҖЧҖ 6 миллион сум бурычка баткан. Шунысы да кызык һәм кызганыч, "Домуправ" һәм "Гарант", "Жилсервис" ЧЖЭУ кебек идарәче компанияләр ике арада төзелгән килешүне үтәми икән. Әлеге компанияләрнең предприятиегә 2 миллион сумнан артык бурычы бар.
Акча кая китә икән соң?
Боларны ишеткәннән соң, Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш мәсьәләсен күтәрүен хупламый булмый. Әлбәттә, аны күптән кузгатырга кирәк иде. Бу - халыкның теңкәсенә тиеп беткән, теш сызлавына әйләнгән мәсьәлә.
Зур идарәче компанияләрнең соңгы өч елда майтарган эшләрен тикшерү барышында колаклар үрә торырлык фактларга юлыкканнар. РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев билгеләп үткәнчә, ачыкланган төп бозулар арасында коммуналь хезмәт күрсәтү бәяләренең нигезсез арттырылуы һәм ТКХ өлкәсендәге акчаларның чит илгә "аяклануы" кебек фактлар бар. Ә без идарәче компания җитәкчеләренең кыйммәтле чит ил машиналарында җилдерүенә аптыраган булып ятабыз. Хәер, узган елларда халыктан җыелган 24 миллион сум акчаның билгесез юнәлештә "очып китүе" өчен берәү дә җавап бирмәде, барысы да шома гына үтте дә китте. "Ата караклар" өчен бездә әле законнар "язылмаган", чөнки законнарны алар үзләре әмәлли.
Халыкка чыгу
Әлбәттә, предприятие хезмәткәрләре әҗәтләрне кайтару буенча даими эш алып бара: рейдлар үткәрә, усалларча түләмәүчеләрнең эшләре судка юллана. Предприятиедә гражданнарны кабул итү оештырылган.
Артыгын түләмибез
Хәзер электр счетчикларындагы күрсәткечләрне интернет аша гына түгел, 8-917-900-12-12 номерына СМС хәбәр юллап җибәрергә дә була, диде В.Кайнов. Узган елларда халык ОДНга тотыла торган акчаның күплегеннән зарлана иде, быел ул гомумйорт күрсәткечләре буенча бер кешегә уртача 5,4 киловатт-сәгать туры килә башлаган.
ТӨНГЕ ЭНЕРГИЯ ОЧСЫЗГА ТӨШӘ
В.Кайнов, кышкы вакытка күчү туктатылганлыктан, ике тарифлы счетчикларны кабаттан программалаштыру кирәклеген искәртте. Аларны программалаштыру 1 ноябрьгә кадәр башкарылырга тиеш, ә физик затларга ул 2012 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Моның өчен Стахеевлар урамы, 14 нче йорт адресы буенча килеп гариза язарга кирәк.
Бүгенге көндә төнлә энергия куллану тарифы 50 процент тәшкил итә.
Аның очсызлыгы күпләрне җәлеп иткән иде: төнлә кер юасың, фатир җылытасың... Кинән әйдә, рәхәтен күр! Ә менә алга таба тарифның үзгәрүе бар.
Әйтергә кирәк, счетчикларны программалаштыру түләүле башкарыла.
Бу мәсьәлә киләсе планеркада яңадан күтәреләчәк, чөнки аңлашылып бетмәгән нәрсәләр шактый. Башкарма комитет җитәкчесе И.Хафизов әйтүенчә, күпчелек регионнарда ул бушлай эшләнә икән. Тик ни сәбәптәндер берничә өлкәдә, шул исәптән Татарстанда да, моннан акча эшләп калырга булганнар, ахры.
Ш.Задә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев