Ата-аналар укытучыны яклый
Хәрби эш дәресләрен алып баручы Михаил Семеновка карата җинаять эше кузгатылган, дип яза республикада нәшер ителә торган кайбер мәгълүмат чаралары.
Тикшерү юрамаларыннан күренгәнчә, 2011 елның 23 сентябрендә мәктәпнең хәрби эш җитәкчесе 3 нче мәктәпнең 5 "К" сыйныфында хәрби әзерлек дәресе вакытында ике укучыга карата тәрбия максатларында "хәрби чыныгу" алымы куллана (армиядә солдат билгә кадәр чишендерелә, калганнары яныннан йөгереп үтешли учлары белән аның тәненә кагыла-суга). Материаллардан күренгәнчә, балаларга карата бу җәза стройда сөйләшкән өчен билгеләнгән.
Әмма шәһәребездә билгеле кеше буларак, Михаил Семеновны хезмәттәшләре генә түгел, ата-аналар да яклап чыкты. Укучыларыбыз игътибарына соңгыларының шәһәр җитәкчелегенә юллаган хатларыннан өзекләр китерәбез.
"Без, 3нче урта мәктәпнең 5 нче кадет сыйныфы ата-аналары, кадет сыйныфының тәрбияче-офицеры Михаил Вадимович Семеновны яклап, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Педагогның балаларга карата рәхимсезлеге турында ишетеп бик гаҗәпләндек.
Тулы җаваплылык белән сезгә шуны җиткерәбез, Михаил Вадимович, балалар өчен дип, җанын-тәнен биреп эшли. Ул һәр баланы, шул исәптән тәрбиягә авыр бирелә торганнарны да, тәрбияли, дөрес юлга бастыра. Ул балаларга бик игътибарлы, сизгер күңелле, аңа дисциплиналылык, таләпчәнлек хас. Шушы ук сыйфатларны ул балалардан да таләп итә.
Ул төзегән авторлык программасы нигезендә эшләп, укытучы җитәкчелегендә балалар бер ел эчендә ныгый, чыдамлы, түземлегә әйләнә, техникалары камилләшә. Спортчыларга хас җыйнак, тәртипле, төз гәүдәле кадетлар үз тәртипләре белән башкаларга үрнәк булып тора. Михаил Вадимович - балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше үрнәген күрсәтүче дә.
Нәкъ менә аның инициативасы белән шәһәребездә кул көрәше буенча республика һәм Бөтенроссия ярышлары оештырыла. М.Семенов шәкертләре анда һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы елларда Михаил Вадимовичның Ватаныбызны лаеклы саклаучылар тәрбияләве күз алдында: хәрби частьлардан килгән Рәхмәт хатлары әнә шулар турында сөйли. Без алга таба да балаларыбызны Михаил Вадимович кебек педагоглар тәрбияләвен телибез. Әлеге вакыйганы шәхсән үз контролегезгә алуыгызны сорыйбыз".
Әлеге хатны ата-аналар комитеты рәисе һәм аның әгъзалары имзалаган.
Укытучыга булган хөрмәт һәм рәхмәтләрен белдереп, ата-аналар безнең редакциягә дә мөрәҗәгать итте. Кайберләренең балалары хәзер армия сафларында хезмәт итә. Без аларның кайберләре белән телефон аша хәбәрләштек.
"Мин гомерем буе Михаил Вадимовичка рәхмәтле булачакмын, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте,- ди Рабис Салахов.- Хәзер мин контракт буенча Чечен Республикасының Ханкала шәһәрендә хезмәт итәм. Моңа кадәр армия хезмәтен Нальчикта үттем. Ул чакта разведка ротасында һәм менә хәзер дә миңа мәктәптә Семенов биргән белем һәм күнекмәләрем нык ярдәм итә. Минем белән бергә "Яшь десантчы" клубында шөгыльләнгән башка егетләр дә шул фикердәдер дип уйлыйм, чөнки Михаил Вадимович безне физик яктан ныгыту белән генә шөгыльләнмәде, бәлки катлаулы тормыш хәлләрендә безгә ярдәм итте, чыдам булырга өйрәтте. Бу очракта мин аны бөтен күңелемнән хуплыйм-яклыйм. Аңа зур сәламемне һәм рәхмәтемне җиткерсәгез иде".
Ләйсән Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев