Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Балалар өйдән ник китә?

Алабугада 14 яшьлек мәктәп укучысының югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Бәлки, чыннан да, качкандыр? Аның кайдалыгы, өйдән китү сәбәпләре кебек үк, әлегәчә билгеле түгел. Аның эзләү барышына хәтта социаль челтәрләр дә кушылды.

Эзләү бара

"1996 елның 7 ноябрендә туган Камилә Котлыбаева эзләнә.

Аерым билгеләре: уртача буйлы, караңгы-кучкыл чәчле, ачык көрән төстәге пальто, кара чалбар һәм караңгы зәңгәр кеда кигән. Үзендә спорт формасыннан башка берни юк".

Шушы эчтәлектәге белдерүләр барлык җирле вакытлы матбугат чараларына һәм социаль челтәрләргә җибәрелгән.

4 нче гимназия укучысы Камилә 4 октябрьдә билгесез юнәлештә өеннән чыгып китә, дус кызлары әйтүенчә, үзе белән хәтта кесә телефонын да алмаган. Аны һәммәсе - туганнары, дуслары, укытучылар эзли. Интернет-сайтларда бу турыда нинди генә юрамалар юк, әмма берәү дә аның кайда икәнлеген төгәл генә әйтә алмый. Дуслары һәм туганнары аны иркәләп Кэми дип атап йөртә.

Кайт, КЭМИ!

Интернет-сайт блогларында кызның югалуы турында актив фикер алышулар күрергә мөмкин.

14 октябрь, 16 сәгать

"Камилә Котлыбаеваны эзләүдә катнашырга теләүчеләрнең барысын иртәгә Дурова һәйкәле янында көтәбез..."

16 октябрь, 21.10

"...хастаханәдә булса, полициягә әллә кайчан хәбәр итәрләр иде инде..."

18 октябрь, 14.36

"Моның дөреслегенә инанмасам да, хәзер инде барысына ышанырга әзер... Күрәзәче хатын Кэминың егете аннан акча сораган, ә ул үзендә акча юклыгын, әти-әниләреннән сорамаячагын әйткәч, егет аны төртеп җибәргән. Кыз бәрелеп, аңын югалткан. Хәзер ул ниндидер өйдә, аңына килә башлаган, әмма үзенең кайдалыгын һич аңлый алмый икән. Янында ниндидер хатын бар, ул Кэмины сөйләштерергә омтыла, әмма ул дәшми, имеш..."

18 октябрь, 15.55

"Кэми Казанда"

18 октябрь, 16.00

"Гомумән алганда, ул инетка чыккан, аны күреп алганнар, әмма кайдалыгын төгәл белгели алмаганнар..." (Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, шушы ук көнне ул "Мой мир" битендә "Мегаполис" уен кушымтасын урнаштырган).

18 октябрь, 18.32

"Кэми, кайт, яисә бар да тәртиптә дип, язып җибәр... Әгәр нәрсә дә булса эшләгәнсең икән, мин сине күптән гафу иттем, әгәр сине рәнҗетүче булса, мин аны кимерәчәкмен. Мин аңлыйм, кире кайту җиңел түгел, әмма кирәк!.."

19 октябрь, 19.31

Алдагы язмага каршы бик тә гаҗәп җавап килде: "Борчылма, барысы да яхшы!!!"...

Әйе, бездә балаларның озак югалып торуы сирәк күренеш. Аның барысы да тәртиптә икәненә бик тә ышанасы килә. Тик менә дуслары әйтүенчә, соңгы вакытта аның нервлары бик какшаган булган. "Нервлар күгәрә, чөнки алар тимердән. Җыеп кына әйткәндә, алар минем теңкәмә тиеп бетте..." дип язган иде ул интернеттагы битендә.

Балалар ни өчен өйдән китә?

Психологлар бу уңайдан берничә сәбәп китерә. Иң нык таралганы - начар компания. Бер генә үсмер дә бу бәладән хали түгел.

Еш кына үги ана яки үги ата, кечкенә эне яки сеңелләрдән көнләшү сәбәп була ала. Өйдән китү ул - башкаларның игътибарын үзеңә тарту.

Эмоциональ, ярсып китүчән балаларда ул гадәттә "вәзгыяти" характерда - ата-аналар белән каршылыкка кергәч була. Бу "тәрбияви" максатларда кулланыла һәм ата-аналарны куркыту өчен эшләнә. Әгәр беренчесе уңышлы чыкса, ул аны даими корал итеп файдалана.

Камилә белән булган хәлнең сәбәпләре ачык түгел, бары тик гоманлау һәм юрамалар гына бар.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев