Сораулар һәм җаваплар
Бүген Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов адресына төрле эчтәлекле һәм юнәлешле сораулар бик күп килә. "Халык белән ачыктан-ачык эшләү һәм һәр кешенең яшәешен уңайлы итәргә тырышу"- район башлыгының төп сәясәте әнә шундый, ә бу һәр сорау контроль астына алына һәм килгән сорауларны башлык шәхсән үзе карый дигән сүз. Җитәкчеләр...
Төзелеш
Алабуга районының торак пунктларында яшәүчеләр юлларга, су белән тәэмин итү, төзекләндерү һәм авыл җирендә төзелеш турында күп төрле сораулар бирә.
Рәсәй Федерациясенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча, "2012 елга кадәр авылның социаль үсеше" Федераль социаль проект кысаларында, авыл җирлекләре башлыклары һәм "Энергостройкомплект" һәм "УНиК" Җаваплыклары чикләнгән җәмгыятьләр белән берлектә Алабуга районы торак пунктларының инженер челтәрләрен проектлау башкарыла.
Бехтерево авыл җирлеге буенча Гари авылында газүткәргеч, Бехтерево торак пунктында сууткәргеч, "АлАЗ" берләшмәсенең сәнәгый мәйданчыгыннан Бехтерево торак пунктына кадәр суүткәргеч төзүгә документлар әзерләнгән.
Куклек авылында "Тузган торакны бетерү" программасы буенча төзелгән йортларны су һәм газ белән тәэмин итү буенча проект эшләре төгәлләнү алдында. Поспеловода йортларны газ белән тәэмин итү челтәрләрен проектлау шулай ук тәмамланып килә. Проект-смета документациясе булу төрле Программаларда катнашу мөмкинлеген бирә. 2012 елга Алабуга районы торак пунктларында инженер челтәрләрен төзүгә заявкалар Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы Министрлыгына тапшырылган.
Танайка авылында газ белән тәэмин итү челтәрләрен төзү төгәлләнгән, өйләргә газ бирелгән. Бехтерево һәм Колосовка торак пунктларында шулай ук газга бәйле сораулар хәл ителгән. Иске Юраш авылын газ белән тәэмин итү буенча Главгосэкспертизадан уңай нәтиҗә алынган һәм заявка ТР авыл хуҗалыгы министрлыгына финанслауга кагылышлы сорауларны хәл итү өчен җибәрелгән.
Танайка-2 микрорайонының (Наратлык, Балан, Швалев, Болгар урамнары, Танайка тыкрыгы) шәхси застройщиклары газүткәргечне әйләнә буенча төзү һәм аларга урам газүткәргечләрен тоташтыру соравы белән мөрәҗәгать иткән иде. Халыкның әлеге үтенече буенча "Газсервис автоматика" ҖЧҖ подрядчигының кредит средстволарына проект эшләнгән һәм Танайка шоссесы, Сөембикә урамы һәм Швалев урамы буйлап өлешчә газүткәргеч төзелгән.
Алабуга һәм Алабуга районы объектлары төзелеше вакытында объектларны проектлау эшләре дә башкарылды. Бүгенге көндә Илмәт - Ядегәр - Көек, М-7 "Волга" - Черенга, Яковлево - Иске Анзирка - Бессониха, Костенеево - Свиногорье һәм М-7 - Тарловка юлларын реконструкңияләү буенча проектлар да эшләнгән.
Мәгариф
Икенче мәктәпне кайчан ачалар? Ремонт эшләре туктатылган дигән имеш-мимешләр бар. Бу дөресме?Мәктәпне ачарлар дип ышанам. (Р.Р. Сәлимуллина)
Җавап
Икенче мәктәп 3 ел дәвамында ташландык хәлдә булды, балалар укуга яраклаштырылган бинада белем ала. Моңа кадәр финанслау турында сорау хәл ителмәгән иде, менә хәзерге вакытта 92 миллион сум акча бүленде. Мәктәптә ремонт эшләре тулы куәткә бара. Хәзер бинаны өр-яңа җиһаз белән тәэмин итүгә өстәмә средстволар табылды.
Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләренең материаль-техник базасы яхшыртыла. Балалар бакчасы һәм мәктәпләрне ремонтлауга бу елда 7 миллион 832 мең сум акча сарыф ителгән. Хлыстово мәктәбен төзекләндерүгә 3 миллион 600 мең сум тотылды. Мәктәпләрне җиһазландыру яхшырды: 2 миллион 358 меңгә биш предмет бүлмәсе, бер миллионнан артык сумга 21 интерактив такта, 553 мең 194 сумга 12 яңа теплица сатып алынды.
Сәламәтлек саклау
4 нче мәхәлләдә барлык белгечләре булган поликлиника кайчан булыр? (О.В. Пономарева)
Җавап
2020 елга кадәр Алабуга шәһәренең сәламәтлек саклау үсеше программасы проектына шәһәрнең ерак районнарында диагностик база һәм тар белгечләр консультациясен оештыру мөмкинлеге булган гомум практика табибларының офис тибындагы поликлиника филиаллары булдыру кертелгән. Мондый офисларны 4/5 мәхәлләсендә һәм УПП ВОС янәшәсендә булдыру планлаштырыла.
Стоматологик поликлиникада бушлай кабул итүгә язылу бик кыен. Язылу иртәнге 7 сәгаттә башлана, тик чиратны биштән үк алып куялар һәм килүчеләр талон ала алмый, чөнки талоннар бер көнгә 14 кешегә генә исәпләнгән. Поликлиникада нибары ике табиб бушлай кабул итүне алып бара. (О.В. Пономарева)
Җавап
ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, ""АлСтом" стоматология поликлиникасы", Алабуга шәһәре һәм районы халкына бушлай стоматологик медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре Программасын тормышка ашыруда катнаша. Дәүләт гарантияләре Программасын тормышка ашыру өчен планлы бирем бирелә. Ул үз эченә планлаштырыла торган ярдәмне һәм биремне үтәү өчен кирәкле штат берәмлеге санын кертә. 2010 елда ""АлСтом" стоматология поликлиникасы" ябык акционерлык җәмгыяте планны 102,4 процентка, 2011 елның ун аенда - 107,4% үтәгән. Поликлиника хезмәткәрләренең бер өлеше халыкка ОМС кысаларында, ягъни бушлай хезмәт күрсәтә. Тик менә стоматология хезмәтләренә булган ихтыяҗ ОМС мөмкинлекләреннән артып китә, шул сәбәпле табибларның икенче өлеше бары тик түләүле хезмәтләр генә башкара.
Дәүләт гарантияләре Программасы кысаларында стоматологик ярдәм күрсәтү тәртибе:
1. Беренчел стоматологик хезмәтләр регистратурада алдан язылу буенча күрсәтелә. Кабул итүгә көн саен, дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге җидедән язылырга мөмкин.
2. Ашыгыч стоматологик ярдәм чиратсыз күрсәтелә. (Ике табиб ике сменада кискен теш авыртуы буенча кабул итә).
Кабат килгән пациентларны чираттагы кабул итүгә дәвалаучы табиб яза. Авылда яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларны телефон буенча чиратка язалар. Йөри алмаучы пациентларны өйләрендә һәм үзәк район больницасында дәвалау каралган. Шәһәр мәктәпләрендә план буенча укучыларны санацияләү үткәрелә. Бала көтүчеләргә диспансер күзәтүе Төзүчеләр урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Диагностик үзәктә бушлай үткәрелә.
Теш протезлау, региональ дәрәҗәдәге льготниклардан тыш, түләүле нигездә башкарыла.
ОМС килешүләре буенча поликлиника бер көнгә 250 пациентка хезмәт күрсәтә. Безнең практикада чиратка язылу телефон буенча башкарылган вакытлар да булды. Тик теге яки бу сәбәпләр аркасында бу уңай нәтиҗәләргә китермәде, киресенчә, язылган кеше килмәгән очракта табиблар тик торырга мәҗбүр була. Теш табибына күренү белән нинди дә булса кыенлыклар туган очракта, ярдәм сорап өлкән администраторга, генераль директор урынбасарына һәм баш табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чишелмәс сораулар булмый. Җаваплы кешеләрнең исем-фамилиясе, вазифасы, бүлмә номеры һәм хәтта фотосы урнашкан стендны керү ишеге янындагы фойеда күрергә була.
Спорт
Беренче спорт мәктәбендә хоккей бүлегендә 7 яшьтән 12 яшькәчә балалар шөгыльләнә. 16 яшькә кадәр булган хоккей мәктәбен булдырып булыр иде микән? (М.Ф. Мусаев)
Җавап
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уставы буенча спорт төрләре буенча теләсә кайсы бүлеккә балаларны туплау 6 яшьтән 18 яшькә кадәр башкарыла. Беренче спорт мәктәбендә хоккей бүлегендә 6-14 яшьлек балалар шөгыльләнә. Киләсе елда өйрәнү-тренировка төркеменең өлкән составын 15 яшьлек тәрюияләнүчеләр тәшкил итәчәк. Һәм шулай 18 яшькә кадәр.
Ни өчен шәһәрдә волейбол секциясе юк? Юкса яхшы тренерлар да бар, спортның бу төре артык чыгымлы да түгел?(Е.В. Григорьева)
Җавап
"Олимп" спорт мәктәбендә волейбол секциясе бар. Анда теләге булган һәркем языла ала. Балаларны 11-12 яшь төркемнәренә кабул итәләр. Барлык тернировкалар 8 нче мәктәптә сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 15.00 - 16.30 вакыт аралыгында үткәрелә. Барлык сораулар буенча Т. Гыйззәт урамы, 29 адресы буенча урнашкан "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә яки 3-60-24 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев