Алабуга нуры

Мунча эчендә казино

19 лотерея автоматы соңгы ике-өч атнада шактый алабугалыны "чишендергән". Уен салоны сәламәтләндерү үзәге бинасында урнашкан булган.

Әле күпләр уен бизнесының Алабугада популяр һәм легаль вакытларын хәтерлидер. Бу вакыт эчендә азартлы уеннарга хирыс кешеләрнең берничәсе үз-үзенә кул салган, күп гаиләләр таркалган. Кулга алынган дистәләгән җинаятьче, бары тик уен автоматында уйнар өчен, хокук бозуга баруын таныган.

2009 елның 1 июленнән уен бизнесы, махсус зоналардан кала (икътисад зоналары белән бутамаска!), барлык Россия территориясендә тыелды. Алабуга интернет-салоннарыннан уен автоматларын алдылар. Хәер, уен автоматларының кайбер хуҗалары, җиңел табыш китерүче техниканы яхшырак вакытларга кадәр яшереп калдырган дигән шик тә бар. Менә шундый казинолар шәһәрдә елына бер-ике тапкыр ачыклана.

Алабугадагы уен салоны эшчәнлеге турында алынган оператив мәгълүмат буенча полициядә тикшерү эше башланды. Хәбәр ителгән фактлар расланды: Төзүчеләр урамындагы "Афродита" сәламәтләндерү үзәгендә (күптән түгел - җәмгыяви мунча) лотерея автоматлары эшләп килгән. Кичке алтылар тирәсендә хокук саклаучылар үзәк бинасына керә. Шуны да әйтергә кирәк, мунчага йөрүчеләрдән аермалы буларак, автоматларда уйнаучыларга бинага арткы яктан очсыз гына бәягә керү тәкъдим ителә. Хокук саклаучылар икенче катта урнашкан бүлмәдә мавыгып акчага уйнаучы биш ир-атка тап була. Операция барышында 19 уен җиһазы берәмлеге тартып алына. Легаль булмаган бизнес хуҗасы исә урында булмый, алабугалы полиция бүлегенә соңрак, повестка буенча килә. "Азартлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү" маддәсе буенча аңа 5 меңгә кадәр штраф яный.

Эчке эшләр бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче инспекторы Любовь Бикмуллина сүзләре буенча, "Афродита" алабугалыларны ике- өч атна дәвамында "чишендергән".

-Әлеге проблемага битараф калырга ярамый, - ди Любовь Бикмуллина, алабугалыларга мөрәҗәгать итеп, - әгәр сез шәһәрдә уен салоны эшләвен беләсез икән, бу турыда полициягә хәбәр итәргә ашыгыгыз! Сезнең мәгълүмат кемнеңдер акчасын гына түгел, тормышын да саклап калырга ярдәм итәчәк.

...Төзүчеләр урамы, 21нче йорт. Бинаның арткы ягында, "Чит кешеләргә керү тыела!" дип язылган ишектән башка бернинди күрсәткечләр юк. Икенче катта - өч ябык ишек, икесе - зәңгәр төстә, берсе - ак. Бу ишектә шалтырату төймәсе, сөйләшү җайланмасы, "глазок" һәм "Без күчтек!" дигән язу бар.

Налия Касыймова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: